Логотип Идель
Ялкын

РӘМИС ӘХМӘДИШИН ҖЫРЛАР ӨЧЕН ИСЕМЕН АЛЫШТЫРЫРГА ДА ӘЗЕР

Бүгенге көндә җырлар яздыручы һәм аларны интернет челтәре аша тыңлаучыларга ирештерүче яшь башкаручылар күбәя. Үзләрен музыка өлкәсендә сынап карарга теләүчеләрнең зыяны юк шикелле, әмма халык барысын дә тәнкыйтьләргә ярата. Хәрби хезмәт вакытында да үзен иҗатка багышлаган Рәмис Әхмәдишинның “Ай, кызлар “ җыры күп кенә яшьләрне кызыксындырды.

Дөрес, иҗат итү өчен ул “Роман Дишин” исемен сайлаган. Спорт белән бәләкәйдән ныклап мавыккан татар егетенең тормышы ничек җыр белән бәйләнгән икән соң? Әлеге һәм башка сорауларны Рәмиснең үзенә юлладык.


— Рәмис, бүгенге көндә син хезмәт итәсең, ә музыка өлкәсенә ничек кереп киттең?
— Мин үзем Башкортстанда туып-үстем. Музыка белән соңгы елларда гына шөгыльләнә башладым. Укудан соң хәрби хезмәткә алындым. Аннан кайткач Башкортстанның Благовещенск шәһәрендә яшәдем. Шул чорда җырлар белән ныклап кызыксынып киттем һәм музыкага мәхәббәт уянды да. Минем өч туган абыем Җәлил Гайбадуллин танылган җырчы. Ул мине җыр серләренә өйрәтә, иҗади яктан киңәшләр бирә. Рәсәйгә елга бер кайтканга күрә еш күрешеп булмый. Мин хәрби хезмәтне Урта Азиядә узам. Шушында ук танылган артистлар белән хезмәттәшлек итәбез. Дустым Баһадир Жураев белән бергә эшлибез. Мин музыканы чын-чынлап яраттым. Үз өстемдә күбрәк эшлисе, җырлыйсы, җыр аша фикеремне җиткерәсем килә.


1


— Исемеңне нигә алыштырырга булдың?
— Үз исемемне танытыр өчен иҗат итмим, шуңа да җырларга туры китереп сәхнә өчен “Рома Дишин” исемен сайладым. Армиядә “Рома” дип дусларча эндәшә башладылар, шуннан сөйләмгә кереп калды инде, ә чын фамилиям Әхмәдишин.  Дуслар да шушы исемгә ияләште хәзер, ә әти-әниләр һәм туганнар Рәмис диләр. “Mikki_M” дип тә җырлый башлаган идем, тик хәзер исемне “Рома Дишин” дип калдырасым килә. Бу тәхәллүс рус телендә җырларым булганга күрә сайланды. Мин ике телдә дә иҗатны алып барырга тырышам. “Ай, кызлар” җыры әлегә татар телендә башкарылган беренче иҗат җимешем. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова әниләргә багышлап тагын бер татарча җыр иҗат итте, алга таба аны яздырырга ниятләп торам.


— Армия бүгенге көндә күпчелек егетләрдә тискәре фикер тудыра. Син бу өлкәдә калырга ничек тәвәкәлләдең?
—  Контракт буенча 2014 нче елдан бирле Урта Азиядә хезмәт итәм. Армия бит ул тәртипкә өйрәтә. Спорт ягыннан да монда гел шөгыльләнеп торасың. Чын ир-егетләр һөнәре булганга да тартылганмындыр. Армиядә дуслык бик мөһим, шуңа монда  гомерлек дуслар табыла да.  Алга таба да хәрби юнәлеш буенча укырга керергә теләк бар. Башка илдә хезмәт иткәнгә күрә белем алу ягын бик кайгыртып булмады.


— Сәнгать белән хәрби хезмәт арасында сайлау туарга мөмкинме?
— Алга таба андый сайлау туачак та. Әлегә мин буш вакытымда иҗат итәм. Үземнең сәхнәгә чыгу теләге зур, шуңа да бу елны Баһадир Жураев белән җәйгә таба Өфедә концерт оештырырга ниятлибез. Әлегә бергә әзерлек эшләрне алып барабыз, җырлар яздырабыз. Март аенда минем контракт төгәлләнә һәм аннары соң кире Өфегә юнәләм. Шунда “Ай, кызлар” җырына клип та төшерәсе килә. Әлеге җырдан соң иҗатым белән кызыксынучылар күбәйде.


— Чит илдә булсаң да татар җырларын тыңлыйсыңмы?
— Татар эстрадасыннан Илназ Бах, Нәфкать Нигъмәтуллин җырлары бик ошый. Аларның җырларын тыңлаганда да үзенә күрә дәрес алам һәм башкару ягын камилләштерергә тырышам.  Салават Фәтхетдиновны балачактан тыңлап үстем. Аның җырлавын бабам бик ярата иде, шуңа да Салаватның җырлары ничектер күңелгә җылылык биреп тора. Мин мондагы татар егетләре белән дә еш аралашам. Бергә булганда үзебезнең мәдәниятне саклау җиңелрәк.


— Беренче тапкыр җырны нинди тәэсирләр белән яздырдың?
— Беренче булып “Я с тобой” җырын яздырдык. Мин бит җырны килдем дә, җырладым һәм шуның белән яхшы язма әзер була дип уйлый идем, тик бу эшкә безнең тулы көнебез китте. Хәзер генә артист тормышы асылына төшенә башладым, авырлыкларын үз иңеңдә татыгач кына аңлыйсың икән. Үз көчең белән генә эш иткәндә яңа проектларны башлау бик авыр. Шушы тырышлыкларны аңламыйча, иҗаттан читтә булган кешеләр дә төрле начар сүзләр әйтеп торганда икеләтә күңел төшә. Мин җырларым белән керем алырга ашкынмыйм, беркемгә дә аларны махсус тыңлатмыйм. Җырлавымны үзем өчен башлаган шөгылем дип кабул итәм. Миңа бу юнәлеш ошый, шуңа да иҗат итәм, ә шушы эшкә күпме тырышлык киткәнен үзең генә беләсең.


— Әти-әниең һәм туганнарың иҗатыңа ничек карый?
— Әти-әнием ерак булсалар да җырларымны интернет аша тыңлап баралар. Үзенчә бәялиләр, хуплыйлар. Без гаиләдә биш бала. Апам кияүгә чыгуга Удмуртиягә күченеп китте. Мин икенче бала, ә энекәшем бүгенге көндә шулай ук хезмәт итә һәм алга таба да минем кебек контракт буенча армия сафларында калырга исәпли. Кечкенә сеңелләремнең берсе беренче сыйныфта укый, икенчесе балалар бакчасына йөри.


— Сине бәләкәйдән үк чын ир-егет итеп тәрбияләделәрме?
— Без тәрбияне авылда, бабам янында алдык. 8-9 яшьләрдә үк печән чаба башладым, атта йөрергә өйрәндем. Бабам чын егетләрчә тәрбия бирүгә бик зур өлеш кертте. Кечкенәдән үк хәрби хезмәткә әзерләп тәрбияләделәр. Мин спортны яратам, эчмим, тартмыйм. Бәләкәйдән үк чаңгыда шудым, йөгерү, баскетбол белән шөгыльләндем. Хәзер дә эштән соң җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Барлык дусларны да спортка өндим.


//Гонг.тв//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев