Логотип Идель
Ялкын

ПРЕЗИДЕНТ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ...

Мәктәптә укыганда һәркемнең киләчәктә кем булуы хакында теләк-хыяллары була...

...дип санала. Ә менә әле үзеңнең кем булып эшләргә теләвеңне белмәсәң, күңелеңә ошаган һөнәрне сайламаган булсаң нишләргә? Бергәләп җавап эзлик.

Синең күңелеңә яткан, осталыкларыңа туры килеп торган киләчәктәге һөнәрең нинди икәнен белү өчен иң беренчедән шуны аңлау кирәк: әлеге процесс эзлекле, шундук, бер мизгелдә хәл ителә торган түгел. Кинәт кенә, иртән теш чистартканда гына моны хәл итәргә ярамый, һәм бу болай хәл ителми дә. Гомумирәк күзаллаудан кечерәк, таррак әйберләргә күчәргә кирәк.

Адым №1. Күңел кая тартканын билгелибез

Шәхси кызыксынулар дигән төшенчә бар, күңелгә ятышлы шөгыльләр һәм осталык-сәләтләр бар. Нәкъ менә шушылар сиңа туры килгән һөнәри юнәлеш һәм даирәне төгәлләштерергә ярдәм итәчәкләр.

Адым №2. Һөнәр турында күбрәк мәгълүмат җыябыз

Гомуми һөнәри юнәлешне билгеләдек. Хәзер инде иң мөһиме – эш тәкъдимнәре, вакансияләр базарын өйрәнү, әлеге һөнәр турында сайтлар, матбугат, форумнардан төрле мәгълүмат алу. Бу профессия үлеп баручылардан яки торгынлыкка эләккәннәрдән түгелме икән, киләчәктә перспективалары ничегрәк, тармакта хезмәт хакын ни күләмдә түлиләр – боларның барысын да тәфсилләп белеш. Шушы белгечлек буенча эшләгән кешеләр белән аралашу да комачауламас.

Адым №3. Мотивация нинди?

Һөнәр сайлаганда мотивацияңне дөрес билгеләү дә зур әһәмияткә ия. Син иҗади яктан ачылырга, үзеңне күрсәтергә телисеңме? Әллә сиңа баштан ук күп акча китерә торган эш якынмы? Яки синең дөнья яулап алу буенча амбицияләрең шулкадәр көчле ки, син хәтта 4-5 ел буш шулпа чөмереп торырга да риза? Боларның бөтенесе дә берьюлы килгән һөнәрләр бик сирәк.

Адым №4. Һөнәр өчен ниләр кирәк?

Еш кына хәзерге заман һөнәрләре берничә тармактан осталык, күнекмәләрнең булуын таләп итәләр. Һәм аларның кайберләре өчен хәтта әле белгечлекләр дә уйлап тапмаганнар. Әйтик, ясалма интеллект проектлары өстендә эшләүчеләргә кайдан диплом алырга? Шуңа күрә дә күп очракларда бары тик югары уку йорты тәмамлау, белем алу гына җитми. Син сайлаган һөнәр өчен нинди күнекмәләр һәм белемнәр кирәк икәнен билгелә, аларны нигез һәм өстәмәләренә бүл.

Адым №5. Югары белем алу

Шушыларны эшләгәннән соң гына югары белем алу йортын сайлыйбыз, белгечлекне тәгаенлибез. Өстәмә курсларга йөрү, өстәмә күнекмәләр алу да зарур. Гомумән, төрле өйрәтмә видеолар карау, подкастлар тыңлау, һөнәр буенча чыганаклардан өстәмә белемнәр эстәү дә комачауламас. Мәктәпне дә һөнәри кыйблага туры килерлек итеп оештырсаң яхшы булыр.

Адым №6. Оялма

Синнән “Кем буласың килә?” дип сорыйлар, ә син дәшмисеңме? Бу бер дә акыллы тактика түгел, дустым. Әлбәттә, әти-әниең синең шөгыльләреңә, сәләтләреңә дә карый алалар, тик нигә үзеңә ошаган әйберләрне ачыктан-ачык әйтмәскә?

Нәтиҗә

Төрле һөнәрләр турында мәгълүматың никадәр күп булса, шулкадәр яхшы. Аралаш, укы, һөнәри күргәзмәләргә йөр, WorldSkills хәрәкәте барышын даими күзәтеп тор (моның өчен сиңа “Ялкын” да бик яхшы ярдәмче булачак!). Бер генә һөнәргә уй-фикереңне очлап куйма – эзлә, сайлан, һәм һичшиксез үз дигән профессияне табачаксың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев