Логотип Идель
Ялкын

"ОЛИМПИАДНИКЛАР ӨЧЕН МАХСУС КУРС"

2016-нчы ел башыннан ук «Сәләт» берләшмәсе өчен бик кызу башланып китте. Күптәнге традиция буенча «Сәләт» активистлары һәр дүшәмбе җыелыш уздыралар. «Волга» яшьләр үзәгендә фән олимпиадаларына әзерләү «Сәләт-Олимп» мәктәбе уздырдык. Мәктәп Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф; яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы; Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә үткәрелде. Математика, җәмгыять белеме, информатика фәннәрен Татарстанның иң яшхы мөгаллимнәре укытты. Нәтиҗәләрен исә ирешкән уңышларыннан гына күзаллап булыр, тик бүгенгә шунысы мәгълүм: мәктәп программасыннан барлык катнашучылар да, әйдаманнар, укытучылар, проект җитәкчесе дә канәгать калды.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР:

Уку-укыту программасы: көненә 8-9 сәгать.

Фәннәр буенча укучыларның бүленеше: математика – 40%; җәмгыять белеме – 40%; информатика – 20%.

Милли чагыштырма: татарлар – 65%, руслар – 35%.

Мәктәпнең иң әрсез «Сәләт»лесе – Виолетта, 13 яшь, «Сәләт»кә 13-нче тапкыр килгән.

Мәктәпнең символы – үсеп зур имән булачак чикләвек.nju5WpH3Q0Y

Надир Курамшин, Мәктәпнең җитәкчесе:

* 4 көн бер сулышта үтеп китте! Укудан тыш тимераякта шудык, хоккей уйнадык, гитарага кушылып җырлар җырладык. Командама рәхмәт! Катнашучыларга киләчәктә дә укуларында уңышлар теләп калам! Күңелегездәге илһам чишмәсе беркайчан сүнмәсен, фәнгә тартылуыгыз югалмасын, планнарыгызны чынга ашырырга энергиягез җитсен! Үзегезне бары уңай яктан гына күрсәтегез, үсегез, укыгыз һәм беркайчан да ирешкәнегездә туктап калмагыз! Мәктәп ел саен үткәрелә торган булачак, монысы берсүзсез. Елдан-ел нәтиҗәләр бары уңай якка гына үзгәрсен. Киләчәктә предмет саннарын да арттырырга телибез. X2uZ6IhB4bI

Рөстәм Әхвәрдиев, техник фәннәр кандидаты, матемитикадан республикакүләм БДИ буенча комиссия рәисе, югары категорияле эксперт, Мәктәпнең математика укытучысы:

* Тулаем алганда, балаларның потенциалы яхшы. Комплекслары да юк, бу зур плюс. Олимпиадаларда үз эшебезнең нәтиҗәсен күрербез дип өметләнеп калам. Балалар белән аралашу күңеллерәк тә, авыррак та. Аларны нинди бар,

шундый итеп кабул итә белергә кирәк. Миңа Мәктәп бик ошады, тик бик җиңел булмады. Мин укытучылар белән бик еш эшлим. Шуңа да аларның киләсе минутта ниндиерәк сорау бирәчәкләрен алдан ук чамалап торам. Ә менә балалардан ни көтәсен, беркайчан да белеп булмый! (Көлә) Барлык катнашучыларга да зур уңышлар һәм югары дәрәҗәләргә ирешүләрен телим! Афәрин!cR0zgFn9f0A


Вероника Сизая, Мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы:

* Смена бик ошады. Эшләргә җирлек, омтылырга максат бар. Иң мөһиме – кызыксыну булсын. Балалар хәзер үз күзләре белән күреп өйрәнергә яраталар. Шуңа да яңа уен технологияләре кулланырга тырыштым. Алар ярдәмендә материал тагын да җайлырак үзләштерелә. Уку процессы да күпкә кызыклыракка әверелә. Балалар бик әйбәт сайлап алынылган иде. Әйдаманнар эшчәнлеге дә бик ошады. «Сәләт»нең икенче гаилә икәненә инандым. Рәхмәт, «Сәләт»! Сезнең белән беренче тапкыр гына эшләдем, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм! Интрига тудырдыгыз, чынлап әйтәм!(Көлә) Катнашучыларга исә бары уңышлар гына теләп калам, авырлыклардан курыкмагыз! Әти-әниләргә киңәшем: уку гел күңелле генә бармый, бу гадәти күренеш, ә балаларны моңа әзерләргә кирәк. Уку ул – тырышлык дигән сүз. Барлык балалар да бик максатчан иделәр, барысы да үзләре теләгәнчә булыр!Adplh6TxngM

Игорь Смирнов, өлкән әйдаман:

* Минем өчен бу мәктәп үзенчәлекле булды. Беренче тапкыр үземне өлкән әйдаман ролендә сынап карадым. Балаларның яше төрле булуга карамастан, дустанә һәм җылы мохит хөкем сөрде. Сменаны бер-беребезне аңлап, күңелле итеп үткәреп җибәрдек. Барыгызга да рәхмәт!NbnKp5mmlwE

Сева Куйбиде, катнашучы, Әлмәт (профиль – математика):

* Смена бик кызыклы иде. Бик күп кызыклы кешеләр белән таныштым. Бу минем, гомумән, фән аланнарында гына түгел, ә балалар лагерендә беренче тапкыр катнашуым. Миңа ошады! Укытучылар да, әйдаманнар да бик мөлаем иде. Бик күп яңа әйберләр белдем.q70vWuLAH08

Алинә Хәмидуллина, катнашучы, Казан (профиль – җәмгыять белеме):

* Смена бик ошады! Инде күптәннән мондый смена кирәк иде дип саныйм. Чөнки биредә без тулысынча үзебезне күрсәтә, үсә алабыз. Укытучылар шәп! Темалар да бик белеп сайланылган иде: алар өстендә озак вакыт уйланырга була. Әлбәттә инде, смена танышуларга бай булды. Яраткан әйдаманнарымны кыш көне дә күрә алу бәхетенә ирештем. Смена кыска вакытлы гына булса да, бер гаилә кебек якынайдык, дуслаштык. Тагын киләчәкмен. Алла бирса!4yarDt8DmnM

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев