Логотип Идель
Ялкын

ОКСАНА ИЛЬЮП: ЯҢА АЧЫШЫМ УЛ!

Октябрь ахырлары. Көннәрнең үз агышы белән бара торганнарының берсе иде. Бар да гадәти: кешеләр, уйлар, хатлар...


Һәм нәкъ менә шул көнне гадәтилекне зир-зәбәр китереп бер хат килеп җитте. “Берникадәр вакыт элек сезнең җырларыгыз мине иҗатыма хас булмаган яңа пьеса иҗат итәргә илһамдырды...” - дигән сүзләр белән башланып киткән иде ул. Саф татар теле, искиткеч матур сүзләр белән тулган хат тулысынча игътибарымны яулады.


“...Мондый тәэсир астында язылган әсәрнең аһәңле, моңлы җырсыз яме юк. Һәм рөхсәт итсәгез... җырларыгызны пьесада кулланыр идем...” - дип яза иде бер дә көтелмәгән хат авторы.


“Менә бит, кемнедер илһамландырам да икән” дигән кыю уйлар, горурлык һәм һичшиксез кызыксыну шул ук мизгелдә “Әлбәттә рөхсәт!” дигән карар чыгарды. Тик шулай да үземне тыеп, иң әүвәл пьесаны укып чыгарга булдым.


Әсир калдым... Чынлап! Укып чыкканнан соң дөньямны онытып берничә минут уйга батып утырдым. "Кайтыр юлга чыккан идем" диеп аталган әсәр Алабуга егетенең БЕРЕНЧЕ пьесасы иде...


Белеме буенча юрист, автосалон директоры булып эшләп йөргән егет шул кадәр нечкә итеп саф татар телендә (!!!) уй-фикерләрен тасвирлавы күңел кылларымны тибрәтте. Ә аннары... Ә аннары аның урыс телендә китаплары бар икәнне күрдем. Һәм аның дөньясы минем өчен колач җитмәселек зур икәнлеген аңладым.



Яңа ачышым ул!


Әйткәндәй, ул егетнең исеме Артур Шәйдуллин һәм аның "Кайтыр юлга чыккан идем" пьесасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә драматургия өлкәсендәге "Яңа татар пьесасы-2016" конкурсында катнашты һәм “Өмет” номинациясендә жюриның махсус бүләгенә лаек булды ?
Шундый искиткеч кызыклы, сәләтле, бай рухлы, ап-ачык кешеләр белән танышуыма мин язмышыма мең рәхмәтлемен!


Артур, ә сиңа ихластан алдагы көннәреңдә дә иҗади уңышлар һәм күңел күтәренкелеге телим!


Ә мин...


...сиңа илһам өстәп торырмын ?


Оксана Ильюп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев