МАХСУС 18 СЕНТЯБРЬ ӨЧЕН: САЙЛАУ. НИЧЕК ТАВЫШ БИРЕРГӘ?
Бүген Татарстанда күп кенә яшүсмерләргә моңарчы гомерләрендә бер тапкыр да эшләмәгән эшне эшләргә туры килә. Сайлауга барырга һәм тавыш бирергә. Төгәл итеп әйтсәк, 33 мең яшүсмергә. Син дә шулар арасында булсаң һәм сайлау участогына барыргамы-юкмы икәнен һаман хәл итә алмый утырсаң, бу язманы укып ал. Ул кайбер сорауларыңа җавап табарга булышыр.
1. Үзем белән нәрсә алып барырга?
- Паспортны! Бу - сайлауга үзең белән алып барырга кирәкле бердәнбер документ.
2. Сайлау урынына килгәч нишләргә?
- Комиссия янына киләсең, паспортыңны күрсәтәсең һәм, бюллетень алгач, сайлаучылар исемлегенә кул куясың. Бу исемлеккә синең паспорт мәгълүматлары да языла.
3. Бюллетеньне бозсам...
- Бюллетеньдә бер генә шакмакка тамга салырга ярый. Ике кандидат яисә ике партия исеме янына тамга салынган бланклар бозылган дип санала. Ялгыш шакмакка тамга салып, аннары аны бозып, яңа тамга куясың икән, тавышың исәпкә алынмаячак. Шундый хәлгә тарысаң, бу турыда комиссия әгъзасына әйт. Алар иске бюллетеньне бозылган дип табарга тиешләр. Сиңа, кабат имза куйдырып, яңа бюллетень бирәчәкләр.
4. Кем өчен тавыш бирүемне белдермәс өчен бюллетеньне урталай бөкләргә ярыймы?
- Ярый гына түгел, кирәк хәтта. Бу турыда бюллетеньдә дә язылган. Ләкин бланкларны аралаучы махсус комплекс (КОИБ) ярдәмендә тавыш бирсәң, бөкләргә ярамый. Бу җайланма тавышларны автомат рәвештә саный. Шуң күрә бюллетеньдәге маркировканың күренеп торуы мөһим. Мондый бланкны санаучы җайланмага язулы ягын аска каратып кертеп җибәрү шарт. Шулай эшләсәң, кем өчен тавыш бирүең дә күренми.
5. Сайлауның гадел узуын кем күзәтә?
- Күзәтүчеләр, комиссия әгъзалары, журналистлар һәм кандидатлар үзләре дә. Күзәтүчеләрне сайлауда катнашучы партияләр һәм кандидатлар билгели. Алар сайлау барышына катнаша алмый, бары күзәтә генә.
6. Кагыйдә бозу турында кемгә зарланырга?
- Мисал өчен, син сайлау урынына килдең, ә исемлектә фамилияң янына инде кемдер кул куйган, ди. Бу ялгыш яки махсус эшләнгән булырга мөмкин. Ялгыш булса, комиссия беркетмә төзеп, имзаны дөрес түгел дип табарга тиеш. Комиссия һәм аның рәисе бу мәсьәләне хәл итү өчен бернәрсә дә эшләмәсә, полициягә мөрәҗәгать итәсе булачак.
7. Сайлау участогы ябылырга 5 минут кала гына килеп җитсәм.
- Тавыш бирергә өлгерәсең барыбер. 20.00 сәгатькә кадәр участокка килеп җиткән һәркемнең тавыш бирергә хакы бар.
8. Урамда таныш түгел кешеләр яныма килеп, кем өчен тавыш бирүемне сораса?
- Бу сораштыру уздыручы социологлар булырга мөмкин. Гадәттә, алар бейджиклар таккан була. Сорауларына җавап бирергәме, бирмәскәме икәнен син үзең хәл итәсең.
9. Сайлауга бармасам.
- Бу – син күпчелек фикеренә кушыласың дигән сүз. Сайлау синнән башка гына узачак. Дәүләт Думасында синең мәнфәгатьләрне кем яклаячагын башка кешеләр хәл итәчәк. Закон нигезендә, сайлау күпме кешенең килүенә карамастан узган дип санала.
10. Сиңа безнең фикер кызык булса.
- “Ялкын”лылар һәр нәрсәгә карата үз фикереңне булдыру һәм аны белдерү бу тормышның иң мөһим кагыйдәләренең берсе дип саный. Шуңа күрә күбесе тавыш бирергә барды инде бүген. Ә калганнары кичкә таба барырга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев