Логотип Идель
Ялкын

«ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНӘ МӘСКӘҮ, САНКТ-ПЕТЕРБУРГ, ЕКАТЕРИНБУРГ, КАЗАН ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘРЕ БӘЯ БИРӘЧӘК


"Һөнәр" VII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале спектакльләренә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Казан тәнкыйтьчеләре бәя бирәчәк. Фестиваль 7-13 декабрьдә Казан театрларында үтә.

«Һөнәр»дә традиция буенча яшь режиссерлар куйган спектакльләр катнаша. Фестивальдә катнашучы режиссерлар арасында үз эшләрен беренче мәртәбә тәкъдим итүчеләр дә, дәүләт театрларында режиссер булып эшләүчеләр дә, шәхси театраль инициатива белән катнашучылар да бар. “Һөнәр”нең һәр спектакленнән соң Россия тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышу үтә. Катнашучы режиссерлар фикеренчә, тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәяләнү, тамашачының, коллегаларының фикерләрен ишетә алу фестивальнең төп өстенлекләреннән берсе.

Быел "Һөнәр" фестивале спектакльләрен Россиядә танылган дүрт театр тәнкыйтьчесе бәяли:

Александр Вислов – театр тәнкыйтьчесе, "Вопросы театра" журналының редактор урынбасары, ГИТИСта театр факультеты мөгаллиме, 2014/2015 сезон "Алтын битлек" Бөтенроссия театраль премия-фестиваленең экспертлар советы рәисе (Мәскәү);

Татьяна Джурова – театр тәнкыйтьчесе, "Петербург театраль журналы"ның интернет-блог редакторы, “Алтын битлек” премия-фестивале эксперты, сәнгать фәннәре кандидаты  (Санкт-Петербург);

Олег Лоевский – театр тәнкыйтьчесе, "Реальный театр" Бөтенроссия театр фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары, К.С.Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты (Екатеринбург);

Нияз Игъламов – театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире (Казан).

"Һөнәр" VII Бөтенроссия театр фестивале спектакльләреннән соң фикер алышу ачык форматта үтә – тәнкыйтьчеләр генә түгел, теләге булган һәркем фикере белән бүлешә ала.

Исегезгә төшерәбез, "Һөнәр" VII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале 2015 елның 7-13 декабрендә Казанда үтә. Фестивальдә Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән режиссерлар катнаша. «Һөнәр» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, "Әкият" курчак театрының Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин һәм  Рус яшь тамашачылар театрында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев