АЛИНӘ ВАСИЛЬЕВА: МИН ГАШЫЙК БУЛДЫМ
Кулыма ап-ак ромашка алдым. Аның нечкә-нечкә таҗлары, кояш кебек сары күзләре мине әсир итте.
Үзем дә сизмәстән: "Ярата, яратмый..." - дип, ромашканың ак "чәч"ләрен өзгәли башладым. Мин өзәм... ә аның таҗлары кимегәннән-кими бара. Мине әсир иткән озын чәчләре тиз генә юкка чыкты. Ул мине ярата! Тик мин шатланырга да, еларга да белмәдем. Мин гашыйк булган ромашка үлде. Мин аны үтердем...
Ромашканың җир өстендә яткан сары күзләре дә, таҗлары да миңа мескен булып тоелдылар. "Нишләдем мин?! Нишләдем?!" - шундый уйлар мине тиз арада камап алды. Мәхәббәтем, ромашкага булган сөюем, бер минутта күңелемнән хисләр чишмәсе булып тирә-юньгә түгелде. Битемнән берәм-берәм күз яшьләре тәгәрәде. "Ярата! Яратмый.." - дип һаман үзалдыма сөйләнеп озак утырдым. Ялгыштым, бик ялгыштым. Матур, болай да кыска гомерле чәчәкне өзеп ялгыштым.
Мин сиңа гашыйк идем... Сиңа... Чәчкәгә... Исеңдәме?.. Эх, юк шул, исеңдә түгел. Син, минем мәхәббәтем, хисләремне күптән оныттың инде. Ә мин юк... Онытмам да... Ишетәсеңме?.. Беләм, ишетәсең...
***
Калыдырмадым сине язларымда,
Сөяргә мин сине ашыктым...
Елак көзләремнән инде туйдым,
Бәхет бакчасына ашыктым...
Тездем мәрҗәннәрдән сөюемне
Мең мәртәбә инде ялгыштым.
Кыска гомер агышларында кабат
Мине сөясең диеп алдаштым.
Тупас җанның кабат ышанчын
Акламады сөю тамчысы.
Күкләремдә кабат сиңа ишарәләп
Куркып уйный яшен камчысы...
Алинә Васильева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев