Логотип Идель
Ялкын

«МИҢКӘЙ» ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП ЧЫКТЫ



Татарстанның Беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дип аталган татарча китап дөнья күрде. Әлеге үзенчәлекле китапның авторы – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рабит Батулла.


 Шул китаптан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез.

«Миңкәй» – Минтимер Шәймиевнең сабый чактагы кыскартылган исеме…
Адәм баласының холкын, гамәлләрен, фикер юнәлешен борынгы ата-бабалардан калган йолалар билгели. Ана теле, йола, гаиләнең игелекле гамәлләре баланың рухына мәгънәви нигез булып ята. Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем берни дә эшли алмый. Чөнки булачак шәхеснең баш очында ата-бабаның кылыч кебек үткер кисәтү йоласы эленеп тора.

Үзен белә башлаганнан бирле Минтимернең беренче ачык хатирәләре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булды.Сугыш башланган чакта аңа нибары дүрт яшь иде.

Табын янына җыелгач, хатирәләр башлана. Ни өчен әти-әнисе Хантимер, Минтимер исемнәре кушкан балаларына? Баксаң, аларның кыз балалары күп булып, ир оланнары туган бере үлә барган икән. Андый очракларда тагын йола ярдәмгә килә: Үлмәс, Тансыкбай, Яшәр кебек исемнәр пәйда була. Тимер кебек чыдам, нык, сәламәт булсын дигән өмет белән ата-ана оланнарына  Хантимер, Минтимер исемнәре куйдырган.

Минтимергә авыр, бик авыр иде. Ә иң авыр – ялгызлык! Күпме дусларың, сөекле хатының була торып, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп, бер бушанып алырга ярар иде. Юк, ярамый шул. Мәскәүдә ул бигрәкләр дә ялгыз. Кайчак Минтимер үзен чынбарлык тормышта түгел, ниндидер аңа таныш булмаган, аңа каршы мохиттә яшидер кебек тоя иде…

Минтимер Шәймиевнең өскә күтәрелә баруы коммунистик режимның гөрләгән чагына, совет властенең иң куәтле дәверенә туры килде.  Колхоз-совхозлар гөрли, нефть миллиардлап кына суыртыла, заводлар корыла, анда-санда бөек төзелешләр барлыкка килә. Социалистик илләр белән дуслык шәп. Ләкин иң гаҗәбе шунда ки: шушы шау-шулы уңышлардан баш әйләнгән чагында эчкечелек арта барды илдә….

 

//Сабантуй//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев