Ялкын
"МАТРОСКИН БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ЯШИ!"
Ул «Простоквашино» мультфильмындагы Матроскин түгел, ә минем Матроскиным. Аңа 2 яшь. Матроскин безнең лапаста яши. Мин аны бик нык яратам, ул да мине ярата. Ныграк иркәләп җибәрсәң, ул ияләнеп китә һәм үзен тыгын да ныграк яратуларын таләп итә башлый. Мин аны күрсәм, Матроскин, дип бер генә дәшәм, ул шунда ук минем яныма мыраулый-мыраулый очып диярлек килеп җитә.
Матроскин – сары йомшагым ул минем. Кыланмышлары үзенең! Мин фотога төшергәндә, ул үзен модельләрчә тота, нинди генә позаларга басмый инде. Җитмәсә, матур төшә...
Иии... яратам да соң үзен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
-
19 апреля 2024 - 16:17
«ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
Нет комментариев