Логотип Идель
Ялкын

«МАШИНАҢ ЯХШЫ ЭШЛИМЕ?»

Син көн дә бер үк будильник тавышына яисә янәшәңдә яңгыраган “Улым/кызым/энем/сеңелем (кирәкле эндәш сүзне куй), тор инде!” дигән тавышка күзләреңне ачасың.

Көндәгечә, юынасың, киенәсең, чәй эчәсең һәм өеңнән чыгасың. Үтә таныш сукмактан мәктәп ягына кузгаласың, яисә һәр язуы ятланып беткән тукталышта автобус көтәсең. Һәм менә инде беренче дәрес башлана, укытучы яңа тема аңлатырга керешә, ә син әле дә уянып җитмәгән. Бу кичә дә шулай иде, бүген дә, иртәгә дә – кыскасы, гадәти халәт.

Хикмәт тә шунда!

Безнең күп кенә гамәлләребез гадәткә керә, без аларны автомат рәвештә эшлибез, шуңа күрә баш мие артык каударланмый да, йокымсырау халәтендә кала. Ләкин күнегелгән программадан бераз гына читкә тайпылу аны уятып җибәрергә мөмкин. Исеңә төшер, будильник шалтырамый калса яисә автобус вакытында килмәсә, ничек ыжгырып эшли башлый ул, мәктәпкә вакытында барып җитүнең ничәмә-ничә вариантын тәкъдим итә! Кыскасы, зиһен машинасы белән кырысрак булырга кирәк. Юк, мин “режимнан тайпылырга!” ише куркыныч адымнарга өндәмим сине. Бары тик режимдагы кайбер пунктларны катлауландырырга гына тәкъдим итәм. Әзерме? Алайса, киттек.

Көтелмәгән кыенлыклар

Уянгач та, күзләреңне ачма. Өлгерерсең. Юыну бүлмәсенә кадәр күзеңне йомып бар, ишеккә, стеналарга бәрелмәс өчен, хәтереңне эшкә җик – син бу юлны көн дә үтәсең ләбаса. Булдыра алсаң, юынганда да, душ кергәндә дә күзләреңне ачма. Исеңә төшер: сабын кайда тора, сөлге кайда эленгән? Син кайсы кулың белән язасың? Уңы беләнме? Алайса тешләреңне сул кул белән чистарт. (Сулагай булсаң, киресенчә, уңы белән.)

“Хәерле иртә!” – синең тавыш белән

Иртәнге чәй вакытында телевизор карау гадәтең бармы? Бик яхшы! (Күзләреңне ачсаң да була инде.) Әлбәттә, ТНВ алып баручылары матур сөйли, ләкин аларны соңрак тыңларбыз. Телевизорның тавышын сүндереп куй. Хәзер нәрсә сөйләүләрен аңларга тырыш, үзең сурәткә туры китереп сөйләп кара. Сиңа янәшәңдәгеләр дә кушылса, бу бик күңелле уенга әверелергә мөмкин. Һәм, кара аны, мавыгып китеп, чәеңне суытма!

Киемеңә карап

Игътибар иткәнең бармы, нәрсә киюеңә бәйле фикер йөртү рәвешең дә үзгәрә. Әйтик, классик киемдә син һәр нәрсә турында җитди, кануннардан тайпылмыйча фикер йөртергә тырышасың, мәсьәлә чишкәндә, аны яңа үткән теоремага туры китерәсең. Киемең ирекле стильдә булса, мәсьәлә бөтенләй башка юл белән чишелә, җавапларың да китап фикереннән бәйсезрәк була. Кыскасы, әгәр дә көндәлек форманы башка киемгә алыштырып булмый икән, киемеңнең ниндидер элементын булса да үзгәртеп тор. Бу фикерләвеңә дә хөрлек өстәр.

Зомби сукмагы

Зомби кебек көн дә - көн дә гәүдәңне өстери торган сукмактан башка йөрмәскә тырыш. Һәрхәлдә, кайда нинди таш ятканын, нинди чокыр казылганын онытканга кадәр. Озынрак булса да, урау юллар сайла, өйдән дә иртәрәк чыгарга күнегерсең. Иртәнге маршрутны үзгәртү моңарчы игътибарыңнан читтә калган урыннарны ачуга, тирә-юнегез географиясен өйрәнүгә китерер. Һәм ул урамнарда югалып калмас өчен, баш миеңне эшкә җигәргә туры килер.

Хәлләр? – Нормальны...

Һәм, ниһаять, син мәктәптә! Менә дәрес буласы класска килеп керәсең. Партадашың шунда ук: “Сәлам! Ничек хәлләр?” Син: “Сәлам! Нор-...” Тукта! Син нәрсә, башкача җавап белмисеңме? Ничек соң ул – нормально? Бер генә тапкыр булса да бу сорауга оригинальрәк җавап табып кара әле. Кыенмы? Әйдә, әйдә, кабыз машинаңны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев