"МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ РЕСПУБЛИКА ПРЕМИЯЛӘРЕ ҮЗ ИЯЛӘРЕН ТАПТЫ"

7 нче ноябрь  көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында беренче тапкыр Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе тапшырылды. Әлеге премия Татарстан Республикасы театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә. Премиянең ике елга бер генә тапкыр бирелүе бүләкнең кыйммәтен һәм кадерен тагын да арттыра.

Бүләкләү тантанасын Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Татарстанның артказанган артисткасы Алсу Каюмова алып бардылар. Тантанага килүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

2015 нче елның Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләренә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Гомәр Мәрданов, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Рөстәм Галиев лаек булдылар.

[gallery size="full" ids="4494,4493,4492"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    3002
    1
    32
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2395
    0
    19
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1863
    0
    16

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019