Логотип Идель
Ялкын

МАГИСТРАТУРА: ПЛЮСЛАР ҺӘМ МИНУСЛАР

10 август - күпчелек Россия вузларына магистратурага укырга керү өчен документларны шушы көнгә кадәр тапшырырга мөмкин. Статистика мәгълүматларына карасаң, магистр булырга теләүчеләр елдан ел арта бара. Бакалавриат яисә магистратура юлын сайларгамы? - шундый сайлау алдында торучылар өчен "Ялкын" ахыргы вариантның уңай һәм тискәре якларын барлады.



МИНУСЛАР



  1. Магистратурага керсәң, уку вакыты озая. 4 ел белем эстәп, бакалавр дәрәҗәсен алганнан соң да өстәмә 2 ел укыйсы бар бит.

  2. Магистратурага имтиханнар биреп керәсе. Гадәттә, 3 имтихан тапшырырга туры килә.

  3. Магистратураны бетергәндә шулай ук дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшыру һәм магистр диссертациясе яклау каралган. Ә ул гадәти уку курсы ахырында языла торган дипломнан катлаулырак, диләр.

  4. Магистратурада укыганда фәнни эш белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Моңа фәнни мәкаләләр язу һәм бастыру да керә.


магистратура


ПЛЮСЛАР



  1. Магистратура сиңа өр-яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирә. Үзеңә туры килми торган белгечлек сайлавың ачыкланса, бакалавр дәрәҗәсе алганнан соң, магистратурага бөтенләй башка юнәлеш буенча укырга керергә мөмкин. Тиешле имтиханнарны тапшырып, әлбәттә.

  2. Магистратурада да бушка уку мөмкинлеге бар. Мәсәлән, КФУда 200дән артык магистр программасы бар. Узган ел магистратурага 2627 кеше кергән, шуланың 1565е бюджет хисабына белем ала. Быел магистратурада түләүсез уку мөмкинлеге 1500 кешегә биреләчәк.

  3. Магистратура 2 елга армиядән "отсрочка" бирә.

  4. Фән белән шөгыльләнүне дәвам итәргә теләүчеләр, магистратурада укыганда ук үзләрен фәнни даирәдә таныта ала. Түбәнрәк курс студентларын укыту мөмкинлеге дә бар. Магистратура бетерүчеләргә аспирантурага керү дә җиңелрәк.

  5. Магистр дипломы бөтен дөньяда санга сугыла. Чит илгә китеп эшләргә телисең икән - рәхим ит! Магистр дипломына ия булучыларга бернинди тоткарлык та юк.

  6. Дәүләт хезмәтен башкару турында хыяллансаң ("җитәкче", "ярдәмче (киңәшче)", "белгеч" вазыйфаларында), магистратура тәмамлау мәҗбүри хәтта. Бу яңалыкны бүген журналистларга КФУның укыту эшләре буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте. Бу хактагы закон 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев