Логотип Идель
Ялкын

«М» ‒ ДИМӘК, «МУРАКАМИ»

«Миллениум» күпере төзелгәннән бирле казанлылар аның «М» хәрефендә нинди генә яшерен мәгънәләр табып бетермәде. Минтимер Шәрип улы Шәймиев дип тә, президентыбыз Миңнеханов дип тә, Казан мэры Илсур Метшин дип тә баш ватты халык, Мәскәү эше түгелме бу дип... Хафага төшүчеләр дә табылды. Ә мин күпердәге «М» хәрефенең нәрсә аңлатканын хәзер төгәл беләм: «М» ‒ димәк, Мураками!

Чөнки «Сират күпере»нең чираттагы кунагы ‒ «Голос» проектындагы үз кешебез, Леонид Агутинны татар теленә гашыйк иттерүче Диләрә Ваһапова. Рәхәтләнеп сыныйбыз хәзер үзен!

Эльнар Байназаров.: «0 км» дигән җырыгызда сез Невада ярлары турында искә аласыз. Төгәлрәк әйтегез әле, Неваданың ничә яры бар?

Диләрә Ваһапова: Алар кү-ү-үп. Һәм һәркемнең ‒ үзенеке! Чынлыкта Невада штатының чүл уртасында урнашканлыгын һәм берничек тә ярлары була алмавын мин яхшы беләм. Һәрхәлдә, география укытучысы шулай өйрәтте. Ә мин менә шундый тискәре инде, Неваданың ярлы булуын телим!

Э.Б.: Телевизордагы Билан тормыштагысыннан нык аерыламы?

Д.В.: Икесе дә шәп егет. Телевизордагысын беләсез – бик тә эмоциональ, ачык күңелле, тормыштагысы да нәкь шундый. Шул ук «Вау!», «Ух!», «Да-да!»лары белән... Мин үзем сәхнәдә бөтен энергиямне чыгарып бетерәм дә, өйдә, киресенчә, тыныч, эмоциясез диярлек. Чынбарлыкны аек акыл белән кабул итәргә тырышам.

Э.Б.: Диманың әбисе ‒ татар, сезнең ‒ әтиегез... Тамырларыгыз турында сөйләшеп өлгермәдегезме әле?

Д.В.: Өлгердек ди! Наставниклар белән очрашуларыбыз биш минуттан да азрак, анда да музыка турында гына сөйләшәбез. Пелагея белән дә сөйләшергә һич җай юк.

Э.Б.: «Мураками»дагы егетләр сезне Биланнан көнләмиме?

Д.В.: Ник көнләсеннәр инде?! «Голос»та катнашуымның төркемебезгә файда гына китерәчәген аңлыйлар ич. Алар, гадәттә, вакытымны төрле вак-төяк, чит эшләргә сарыф итүемне кичермиләр. Менә шушы интервьюдан көнләшәләр, мәсәлән. (Көлә.)

Э.Б.: Билан сезне «Голос»тан Казанга ничек җибәрде соң?

Д.В.: Без анда читлекләргә ябылып яшәмибез бит, репетициягә кадәр ирекле һәммәбез дә. Әлегә минем чиратым килеп җитмәде, менә үзем укыган Казан дәүләт энергетика университетына студентлар алдында чыгыш ясарга кайттым.

Э.Б.: «Мураками»да җырлаучы сеңелегез белән сез ниндирәк мөнәсәбәттә? «48 кг мерзости» дигән китап аңа багышланганмы?

Д.В.:  Юк, әлбәттә, юк! Бу китап – мин үзем. Ә сеңелем белән без ‒ кыска аякта, ләкин бу елдан башлап ул «Мураками»да җырламаска булды. Сәбәбе: өч баласы. Әле тагын алып кайтам дип ышандыра! Бөтен буш вакытын балаларына багышларга булды ул.

Э.Б.: Ә үзегез? Сез дә бит әни...   

Д.В.:  Кызым Фелиция һәр концертымда ‒ иң кадерле тамашачы. Дөрес, аның әлегә сайлау иреге юк, әнкәсе кая барса, ул да ‒ шунда. Мин үзем дә нәкь шулай үстем: әнием Опера-балет театрында эшләгәндә, аның белән эшкә йөри идем, шунда йоклыйм, шунда ашыйм дигәндәй...

Э.Б.: Көннәрдән бер көнне Җирдәге бөтен ир-атлар юкка чыкса... Дөньяны нәрсә көтә?

Д.В.:   Ил дилбегәсен бер дә уфтанмыйча хатын-кызлар үз кулына алыр иде. Чын ир-атлар хәзер бармак белән генә санарлык. Ә кызлар, киресенчә, көчле, әрсез, шул ук вакытта йомшак күңелле, нәфис тә. Мин һәрвакыт кызлар өчен җан атып торырмын, ахрысы, кызлар миңа күбрәк ошый.

Э.Б.: «Әни, карават астында кемдер бар» - кызыгыз сезгә шулай дисә, нишләрсез?

Д.В.:    Караватны күчереп, астында беркемнең дә юклыгын ачыклар идек. Кемдер булса – танышыр идек. Мин сюрпризларны, хәтта күңелле булмаганнарын да, бик яратам.

Э.Б.: Татар теленә мәхәббәт тарихыгызны сөйләгезче...

Д.В.:    Мин Ленинградта туганмын, шуңа карамастан, туган шәһәрем дип Казанны саныйм, җырларымны да аңа багышлыйм. Татар теле көмеш чишмә кебек челтерәп торган аһәңе белән җәлеп итә. Миңа, беләсезме, «Сәләт»тәге татар теле ошый. Җәүдәт абыйның сәлкешләренә дәшүен күргәннән соң, Илназ Сафиуллин җырларын тыңлаганнан соң, бу телгә гашыйк булмау мөмкин түгел! Татар теле белән мәхәббәтем озакка сузылырга һәм бик хисле булырга охшап тора. Татар теле ул тирамису кебек – нәрсәдән ясалганын белмисең дә, әмма телеңне йотардай тәмле...

Э.Б.: «Симпсоннар», Спрингфилдта туасы урында, Казанда тусалар, аларның тәне нинди төстә булыр иде?

Д.В.:    Яшел дисәм, артык баналь җавап булачак инде. Ярар, тәннәре нинди төстә икәнлеген белмим, ди. Ә менә алардан нинди ис аңкыганын әйтә алам: җиһандагы иң татлы ризык – татар милли ризыклары, туган йорт исе. Һәм татар Симпсоннары сыра эчеп, кичләрен барларда үткәрмәс иде. Сан ягыннан да алар күбрәк, шактый күбрәк булыр иде...

[gallery size="full" ids="4261,4257,4256,4259,4258"]

Фотолар Диләрә ВАҺАПОВА архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев