Логотип Идель
Ялкын

ЛЕВ НИКОЛАЕВИЧ ТОЛСТОЙНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

20 ноябрь көнне 12.00 барыбызны да Лев Николаевич Толстойны хәтеребездә яңартсак иде,  Толстой скверында бөек язучыны искә алу кичәсе узачак, тантанасына мәдәният Министрлыгы барыгызны да чакырып кала . Биредә аның гомер юлына кабат күз төшерү, истәлекләре белән танышу һәм һәйкәленә чәчәкләр китерү көтелә.

Толстой рухы исән!


Лев Толстой шәһәребезгә беренче тапкыр 1841 елда аяк баскан. 1844 елда Университетка укырга керә. Баштарак философия бүлеменең көнчыгыә телләре бүлеген сайласа, бер елдан, юриспруденциягә юнәлә. Ләкин 1847 елда Казанан китәргә мәҗбүр була, университетны да тәмамламый, билгеле.

Шунысы мөһим, язучының сүзләренә караганда, Казан шәһәрендә узган еллары аның өчен аеруча кадерле һәм мөһим. Биредә ул язырга тырышып карый, каләмен сыный. Тормыш белән йөзгә йөз очрашкач, кайбер фикерләре үзгәрә, нәтиҗәдә, әдәбият тарихын үзгәртә ала торган шәхес, бөек язучы мәйданга чыга.

Толстойның Казаннан китүе Казан белән хушлашуы түгел! Алар арасындагы рухи җеп елдан-ел ныгый бара гына. Шуңа да сукмагы бирегә әле тагы берничә тапкыр алып килә Л. Н. Толстойны. Казанның урамнары әле дә рухын, язучы сулаган һаваны саклый кебек. Әгәр чарага килә калсагыз, сез дә моны тагы бер тапкыр тоя алырсыз. Көтеп калабыз...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев