Логотип Идель
Ялкын

«КЫЗЫЛГА КЫЗЫККАННАР ДӘҮЛӘТЕ»

Яратылышыннан алып бүгенге көненә кадәр кешелек дөньясы табыну объектларын табып кына тора: әле потлар ясый,  әле табигать күренешләрен илаһилаштыра, әле төрле  агымнар уйлап чыгара, культ әсбаплары тудыра. Бүгенге күзлектән караганда, элгәре  «изге»ләштерегән дини әсбаплар инде бик примитив күренә. Ләкин кайчандыр алардан да курыкканнар, шуларга табынганнар. Соңрак, цивилизация үсеше белән, дини кысаларга сыймый торган төрле материяләр, җисемнәр, сәнгать әсәрләре дә табыну объектына әверелгән.

Атеистлар нәрсәгә табына?

Шулай да дөнья тарихында башкалардан күптөрле үзенчәлекле яклары, шул исәптән «культ» сүзен үзләренчә аңлаулары белән дә аерылып торган территория булган. Бу территория – Совет Социалистик Республикалары Союзы – 1922 елда оешкан дәүләт формациясе.

Атеистик карашларны алга сөргән һәм һәр процесска, материягә үз карашы булган дәүләттә культның шундый мөһим роль уйнавы – сәер дә, шул ук вакытта, табигый да күренеш. «Культ» сүзен ишетүгә, күбебез канлы еллар дәвамында илдә хөкем сөргән шәхес культын исенә төшерер. Дөрес, тик моннан кала СССРда яшь коммунистик дәүләтне беренче көннәреннән үк озатып килгән, үзенә күрә бу дәүләтнең брендына әверелгән, ә дәүләтнең үз эчендә культ ролен башкарган тагын бер мөһим символ була. Бу – кызыл төс.

Большевиклар шәрехләвендә кызыл төс – эшчеләрнең эксплуататорларга каршы көрәштә түккән канына ишарә. Азрак таралган шәрехләүдә исә –  революцион көрәш, эшчеләр хәрәкәте төсе, ирекле тормыш өчен көрәштә халык түккән кан символы. Кызыл әләм тарихы Урта гасырларга (б.э. VIII г. – Гроганадагы «Кызыл әләм восстаниесе», Иран, 778-779 гг.) барып тоташа. 1792 елда исә кызыл әләм Парижда – монархиягә каршы  халык восстаниесе вакытында күтәрелә. «Азатлык өчен көрәштә түгелгән кан» мәгънәсенә ул 1832 елгы Париж восстаниесеннән соң гына ирешә.

1918 елның июлендә РСФСР Конституциясендә революцион Кызыл Флаг дәүләт флагы һәм хәрби флаг буларак теркәлә. Ләкин ВЦИК декреты нигезендә ул үз функцияләрен инде 1918 елның 14 апрелендә үк башкара башлый.

Кызыл йолдызның биш почмагы

Артыкка киткәндә, кызыл төс ярсыта, ачуны чыгара. Ләкин шул ук вакытта ул стимуллаштыручы, активлаштыручы, дуслык, ышаныч хисләрен куәтләүче төс тә. Үз-үзеңә ышаныч, гамәл кылуга этәргеч, көч төсе дә әле ул. Болардан чыгып, совет чорының тагын бер символы – биш почмаклы кызыл йолдыз турында дә әйтеп үтәсе килә.

Биш почмаклы кызыл йолдыз – коммунизм символы, киләчәк символы. Киң таралган мәгънәви укылышында – Җир шарының кешеләр яши торган биш континенты һәм эшче кулындагы биш бармак. Әллә ни киң таралыш алмаган аңлатмасы да бар. Йолдызның биш почмагы коммунизмга баручы биш социаль төркемгә ишарәли: яшьләр (киләчәк кешеләре), армия (социализмның яклаучысы), сәнәгать эшчеләре (куллану товарлары җитештерүчеләр), авыл хуҗалыгы эшчеләре (азык әзерләүчеләр) һәм интеллигенция (коммунизмга барып җитү максатында тәнкыйть белән тормышның теориясен һәм практикасын камилләштерүчеләр). Шул рәвешле, Кызыл йолдыз коммунистларда фәнни-техник һәм социаль яктан югары үсеш алган цивилизация символы булып тора.

Бар дөньяга билгеле дәүләт символларыннан кала, СССР идеологиясендә кызыл төснең эзотерик мәгънәсенә бәйле күп кенә башка объектлар да билгеле. Менә аларның берничәсе: СССР җыелма хоккей командасын башта Көнбатышта, аннары үз ватаннарында да «Кызыл машина» дип йөртәләр. СССР гражданнарының паспортлары нигездә кызыл тышлы. Дәүләт армиясенең рәсми атамасы – Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һ.б.

Җете кызыл тиз уңа?

Табыну өчен сайланган кызыл төс совет илендә чын мәгънәсендә мистик гәүдәләнеш ала: тарихын сугыш, революция, кан һәм җәбер белән башлап, фән, мәдәният һәм сәнгатьтә моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләргә ирешкән дәүләт язмышы халыкларның шулай ук кансыз гына узмаган азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәше белән тәмамлана.

[gallery size="full" ids="3663,3659,3660,3661,3664,3662"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев