Логотип Идель
Ялкын

КЫЗЛАР ОҖМАХЫ

    37 ел эчендә цивилизация үзәгенә әйләнгән Дубай бөтен дөньяга билгеле. "Парижны күрергә һәм үлергә" дигән гыйбарә яши бит. Менә-менә, Дубайны да гомердә бер тапкыр балса да күрергә кирәк. 


Телевизорда түгел, чынбарлыкта


Менә без Шардж аэропортында. Температура +20 (ә бездә ‒20 иде). Автобус безне Дубайга алып китте. Мондагы матурлык һәм чисталыкны сөйләп аңлатырлык кына түгел! Шәһәр чәчәкләргә һәм яшеллеккә күмелгән.


Аэропортта ук гаҗәпкә калдырган нәрсә: милләтләр төрлелеге. Һәм иң кызыгы – һәрберсе милли киемнән. Монда аллы-гөлле сари кигән һинд кызлары, озын туника кигән, маңгайларына кызыл тидергән, колакларына алка таккан һинд ирләре, озын ак күлмәкле пакистан егетләре, кап-карага чорналган иран хатын-кызлары, кысык күзле филиппинлылар, кап-кара афроамериканлылар – барысы да очрый. Телевизордан «Сәяхәтчеләр клубы» тапшыруын караган кебек. Аерма тик шунда: мин телевизорда түгел, ә чынбарлыкта!


Дубайга килеп төштек. «Al Bustan Center & Residence» (безнеңчә «Әл Бостан» була инде) кунакханәсе. Беренче катында ‒ Париждагы «Версаче» модалар йортының фирма кибетләре. Мондагы күлмәкләрнең, аксессуарларның затлылыгына хәйран булып йөрдек.


1_1Фестивальләрнең була төрлесе...


Дубайда булган һәр минутны истә калырлык итеп үткәрергә тырыштык. Шуңа көнебез сәяхәтләрдә узды. Бу шәһәрдә дөньяның иң биек бинасы булган Хәлифә манарасы бар. Без 124нче катка (бу әле соңгы кат түгел!) хәтле менеп, шәһәрне өстән күрү бәхетенә ирештек.


   Бу манара каршында ярты сәгать саен өчәр минут җырлаучы фонтаннар бар. Алар дөньяда бердәнбер. Фонтаннар Майкл Джексон, Уитни Хьюстон кебек легендар шәхесләрнең иң атаклы җырларын «башкара».


Dubai Mall («Дубай Молл») сәүдә үзәгендә дә булдык.  Ул бүгенге көндә җир шарындагы иң зур һәм затлы сәүдә-күңел ачу үзәкләреннән исәпләнә. Монда мең ярымга якын бутик урнашкан, Дубай Молл үзенең шопинг фестивальләре белән дан тота. Armani, Chanel, Nina Ricci, Pierre Cardin... – саный китсәң, очына чыгып булмый. Бирегә дөньякүләм танылган һәм гарәп дөньясында югары бәяләнеп, безгә артык таныш булмаган брендлар үзләренең иң соңгы коллекцияләрен тәкъдим итәләр. Кызлар өчен чын мәгънәсендә оҗмах инде! Безгә уңыш бигрәк тә юмарт елмайды: ташламалар чорына эләктек.


13 дерхамны ничек янчыкта калдырырга?


Ә кичке Дубайның гүзәллеген тасвирлар өчен гомумән сүз табып бетереп булмый! Әйтерсең, шәһәр төрле төсләргә кереп балкучы чәчәк лампалары эчендә утыра. Без шәһәрнең бер ярыннан икенче ярына көймәләрдә йөздек. Алар биредә такси хезмәтен башкара.


Мондагы төп базар Nasser Square («Насер сквер») дип атала. Бу бик зур бер квартал. «Насер сквер» 4 олы базардан гыйбарәт: каплаулы Дейка базары, Мөршид базары, Уасл һәм Наиф базарлары. Бер урамда ‒ электротехника, бер урамда ‒ сәгатьләр, бер урамда ‒ тукымалар, бер урамда сумкалар сатыла. Ул тун кибетләренең күплеге!


Сату нокталары урнашкан урамнарда, лабиринттагы кебек, адашырга мөмкин. Әйтүләренчә, бу квартал Россиядән килгән туристларның иң яраткан урыны. Сату-алу процессы да бик җанлы. Чөнки Дубайда уңышлы сатып алу өчен кибетче белән бәхәсләшә белу осталыгына ия булу кирәк. Дөрес бәхәсләшсәң, 25 дерхамлык (1 дерхам – 8 сум 50 тиен) товарны 12 дерхамга алып була.


dubai_2


Өч бүлмәле фатир – бушка!


Ил Берләшкән Гарәп Әмирлеге дип аталса да, сан ягыннан беренчелекне һинд халкы алып тора. Алардан соң – пакистанлылар һәм филиппинлылар. Бу ил гражданлыгына ия булган гарәпләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: дөньяга килгән һәр баланың банкта ачылган счётына 25 мең доллар салына, өйләнгәндә, бушка өч бүлмәле фатир бирелә, чит илләрдә түләүсез югары белем алу, бушлай дәвалану мөмкинлеге дә бар. Әмма җирле халык, ягъни гарәпләр, бик аз. Биредә яшәгән гарәпләр турында хәтта алар бер-берсен танып беләләр, дигән сүз дә йөри. Сүз генәме, чынмы – анысын үзем тикшереп карамадым. Әмма дәүләтнең үз җирле халкына карата булган кайгыртучан мөнәсәбәте сокландырды.


Хөкүмәтнең кайгыртуын тойганга, халыкның иртәгәге көнгә ышанычы зур. Алар үз дәрәжәләрен белеп яши: беркайчан ашыкмыйлар, сүгенмиләр. Бер атна дәвамында без бер генә ачулы кеше дә күрмәдек! Хәер, җирле халык кына түгел, килгән милләтләр өчен дә монда бик рәхәттер кебек. Һәрхәлдә, шундый тәэсир калды.


 


dubai_3Безнең түрәләрне Дубайга җибәрергә кирәк! 


Дубай метросы турында сөйләми кала алмыйм. Ул бездәге кебек жир астыннан түгел, ә машина юлы өстендә төзелгән каплаулы күпер эченнән йөри. Вагоннар автомат идарәгә көйләнгән. Кичен метродан шәһәрнең матурлыгына хозурланып барасың. Метро идәннәре бик чиста, аларда хәтта утырып барырга да була.


   Адым саен җыйнак итеп төзелгән мәчетләр очрый. Алар кичен утларын кабызалар да сихри балкыш таратып утыралар. Гарәпләр – чын мөселманнар. Дин, бездәге кебек, кешедән аерылып тору, нидер исбат итү өчен генә тотылмый, дин ‒ аларның канында, яшәешендә. Алар башкача яшәүне күз алдына да китерә алмый. Монда сүгенмиләр, кибетләрдә тәмәке, спиртлы эчемлекләр (шул исәптән сыра да) сатылмый. «Аракы сатмасаң, хөкүмәт казнасы бөлә», ‒ дип лаф орган безнең ил түрәләрен Дубайга тәҗрибә тупларга җибәрергә кирәк.


Соңгы модельдәге «Тойота»да җилдерә...


Ислам динен тотучы гарәпләр өчен ял көне – җомга. Ул чын мәгънәсендә ял көне. Төштән соң гарәпләр гаиләләре, туганнары белән паркка ял итәргә чыга. Ирләр ашарга хәстәрли, хатын-кызлар җай гына әңгәмә кора, балалар рәхәтләнеп уйный. (Сүз уңаеннан: бездәгедән аермалы буларак, Дубайда балаларга ачулану, кычкыру дигән нәрсә гомумән юк).


    «Исламда хатын-кыз хокуксыз» дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Әмма атна буе европача салынган коттеджларында балаларын тәрбияләп кенә яшәгән (монда балалар бакчалары юк, чөнки хатын-кызлар эшләми), кичен ирләре белән җитәкләшеп сәүдә үзәкләрендә йөргән, җомга көнне гаиләсе белән табигатьтә рәхәтләнеп ял иткән, соңгы модельдәге «Тойота»да җилдергән, соңгы модель iphoneнан сөйләшкән гарәп хатын-кызларын күргәч, кызгану түгел, соклану, хәтта көнләшү хисләре уяна. Монысы ‒ әнием ясаган нәтиҗә. «Нәселне дәвам итүче хатын-кызга булган мөнәсәбәт җәмгыятьнең чын йөзен күрсәтә», ‒ диде ул, Дубайдагы көнкүрешне күреп кайткач.


Тизлек, диңгез һәм кимсетелгән татар теле


Килгән-килгән, Абу-Дабиның Яс утравында урнашкан Ferrari World («Мир Феррари») паркына да бармыйча калмадык. Феррариларда җилдерү генә түгел, ә башка күпсанлы аттракционнар да бар монда – җаның ни тели, шуны сайлый аласың. Тизлек яратучылар өчен менә дигән урын! «Мир Феррари» паркы дөньяда ябык бина эчендә урнашкан иң зур тематик парклардан санала. Аны Франциянең «Диснейленд»ына тиңлиләр.


Мин монда диңгезгә гашыйк булдым. Тәэсирләрем әле дә хәтердән юылмаган: фирүзә төсендәге чиксезлек күк зәңгәрлеге белән кушылган... Ап-ак ком... Акрын генә диңгезгә керәм. Хәйран салкын. Ни дисәң дә, без барганда, Дубайда да кыш иде бит. Әмма эчкәрәк керсәң, су җылы: диңгез төбендә җылы чыганаклар бар, күрәсең.


Дубайда төп аралашу теле – инглиз теле. Инглизчә белмәсәң, син чукрак һәм телсез. Инглиз телен тырышып-тырмашып өйрәнергә кирәк икән, дигән нәтиҗә ясап кайттым үземә. Сез дә колагыгызга киртләп куегыз!


Хәер, без рәхәтләнеп үз телебездә дә сөйләштек. Әле милли киемнәрдән дә булсакмы?! Казанда дәрәҗәсе һәм кадере булмаган татар теле Төркиядә һәм Гарәп Әмирлекләрендә бик горур яңгырый. Димәк, татар телен башка милләтләр түгел, ә без үзебез – татарлар түбәнсетәбез. Монысы да – әнием нәтиҗәсе.


P.S. Дубай никадәр генә хозур булмасын, әнием дә, мин дә өйгә кайту көнен өзелеп көттек. Әтиебезне, урак койрыклы Актүшебезне, мәгърур кыяфәтле мыравыбыз – Йолдызны, тәрәзә каршында жим чүпләүче кошчыкларыбызга кадәр сагындык! Туган якка кайткач, мин теге атаклы гыйбарәне үзем өчен болай үзгәрттем: «Дубайны күрергә һәм... кайтырга».


    dubai_4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев