Логотип Идель
Ялкын

КЫЗЛАР ДУСЛЫГЫ: 3 НАЧАР КЫЗ

Игътибар иткәнең бардыр: ир-атлар дуслыгы турында, хатын-кызларныкы белән чагыштырганда, шигырьләр дә, җырлар да күбрәк язылган. Хатын-кыз дуслыгы юк ул, дигән фикерләр дә бар хәтта. Эш шунда: кызлар хисчәнрәк була, бәхәс һәм конфликтларны бик авыр кичерә шул. Әйе, алардан бөтенләй үк качып котылып булмаса да, моңа омтылырга кирәктер. Ләкин дуслашу өчен гаять четерекле холыклы өч начар кыз турында алдан белеп тору хәерле. Алар – елак, гайбәтче һәм көнчел кызлар.

кызлар 1Елак: гади очрак


Кайбер кызлар үзләре үк эчкерсез һәм шикләнмичә күңелен бушата торган дуслар эзли. Һәм баштарак шундый «рәнҗетелгән»  дусты янында үзен ышанычлы, көчле һәм зирәк киңәшче итеп тоя. Ни дисәң дә, якын кешеңнең хисләрен һәм борчуларын уртаклаша алу яхшы гамәл бит. Әмма бу кеше һәрвакыт үзен шулай бәхетсез, кимсетелгән һәм ташланган итеп тоя икән, иртәме-соңмы, ул сине туйдырачак һәм хәтта ачуыңны китерә башлаячак. Бертуктаусыз кемнедер көйләү-тынычландыру белән генә шөгыльләнәсе килми, кайчакта күңел ачасы да килә ләбаса. Онытма, кеше шатланып яшәргә тиеш, һәм син үзенең ялкаулыгы һәм төшенкелеге аркасында яшәүдән тәм таба алмаган кешене үз яныңда түзеп торырга бурычлы түгел.

Иң мөһиме – шуны аңлау: күпчелек очракларда дустың үзе гаепле түгелме һәм син аңа хәлне үзгәртергә чынлап та булыша аласыңмы? Әгәр икенче сорауга уңай җавап бирсәң, эшкә тотын. Вариантлар күп төрле. Әйтик, аны берәр әйбәт егет белән таныштыр, бергәләп фитнеска йөрергә яисә театраль студиягә язылырга тәкъдим ит. Әгәр аны мәңгелек депрессиясеннән тартып чыгарырга омтылуың ниндидер нәтиҗәләргә китергән икән, син үзең белән горурлана аласың. Әгәр юк икән, ул елагыңа күз яшьләрен сөртеп торырдай икенче «әни» эзләү мөмкинлеген калдыр.

Гайбәтче: авыр очрак


Дустыңда гайбәтләр белән кызыксыну гына түгел, чып-чын һәвәслек сизсәң, уйлап кара: үзеңнең дә аның ачы теленә эләгү ихтималың юкмы? Анысы, чәй янында танышларының «гаепләрен» санап чыгу – һәр хатын-кыз компаниясенә хас сыйфат та бит, ә менә дустыңа гына ачкан сереңне, бер-ике көннән, бик тә үзгәртелгән хәлдә, башкалардан ишетү ничек?

Гадәттә, буш күңелле кешеләр гайбәт сата. Нинди дә булса мәгънәле эш белән шөгыльләнергә иренгән, тормышы тәэсирләргә ярлы булган кызлар шөгыле ул. Сиңа шундый дус белән күңеллеме? Монда ике юл бар: я ул кыз белән аралашуларыңны «сәлам-сәлам» дәрәҗәсендә генә калдырасың, я инде аны мондый сүз йөртүләренең күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәге турында кисәтәсең. Әлбәттә, кеше, ялгышып, ярамаган сүзне ялгыш ычкындырган булырга һәм аның гайбәт булып таралачагын күз алдына да китермәскә мөмкин. Монысы – башка мәсьәлә. Ләкин дустың һаман да элекке тактикасын дәвам итә һәм, холкын үзгәртеп, телен тыя белми икән, нәтиҗәләр ясау – үзеңә кала.

кызлар 2Көнчел дус: өметсез очрак


Мөнәсәбәтләрегезгә Көнчелек дигән «кунак» кереп кысылса, ярдәм итү бигрәк тә авыр. Монда сүз дустыңның яңа күлмәгенә яисә супермодалы туфлиләренә «нечкә генә төрттерүләр» рәвешендәге көнләшү турында бармый. Иң начары – дустың синең артта:«ә мин аннан кай ягым белән ким»,  «нинди шәп егетне эләктергән, ә миңа ник бәхет елмаймый», «мин гел игътибардан читтә калам» ише сүзләр сөйләп йөрсә. Бу нинди дуслык инде, көнчелектән – начарлыкка бер генә адым. Үзең дә уйлап кара: дустыңның уңышларына һәм җиңүләренә син соң ихластан сөенәсеңме? Шулай да, мөнәсәбәтләрегезне бозганчы, дустың белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырышып кара. Бәлки, ризасызлык сәбәбен юкка чыгару әллә ни авыр да түгелдер. Мәсәлән, син бик стильле киенеп, ул клубта синең янда үзен кайтышрак хис итсә, тыйнаграк киен. Яисә аңа әллә ни кыйммәтле булмаган матур киемнәр сайларга булыш. Шулай да, тырышлыгың юкка гына булып, дустың көнчелегеннән көя икән, аның белән аерылышуың яхшырак булмасмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев