Логотип Идель
Ялкын

КЫТАЙ МӘКТӘБЕ: 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

Кытайлы булу авыр. Синең кебекләр 1 миллиардтан артык булганда, үзеңнен юлыңны табу җиңел түгел. Ләкин Кытай балаларына бу бер дә авыр түгел. Чөнки алар инде 1нче сыйныфтан бирле эшли башлый.

Сезгә Кытай мәктәпләрендә инглиз телен укыткан укытучыдан бу ил мәктәпләре турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

1.​ Кытайның күп кенә мәктәбендә җылыту системасы юк, шуңа укытучылар өс киемнәрен салмый.

Илнең үзәк һәм көньяк өлешләре җылы климатка исәпләнгән. Кыш көне дә биредә җылыныр өчен бердәнбер мөмкинлек – кондиционерлар. Балаларның мәктәп формасы да мондый – спорт костюмы (киң балалклы чалбар һәм куртка).

2. Кытай мәктәпләрендә көн саен зарядка ясыйлар һәм линейкага җыялар.

Мәктәп иртәсе зарядкадан башлана, аннары укучылар линейкага жыела. Анда төп вакыйгадлар турында хәбәр итәләр. 3нче дәрестән соң балалар күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр ясый. Иртәнге зарядкадан кала, көндезгесе дә бар әле аның. 14.00дә балалар классларда яки коридорда физик күнегүләр ясый.

3. Озын тәнәфес 1 сәгать дәвам итә.

Бу вакыт эчендә балалар ашханәгә барып, ашап килергә өлгерә. Әгәр мәктәптә ашханә юк икән, аларга ризыкларны ланч-боксларда алып киләләр. Бөтен мәктәпләрдә дә укытучыларны БУШЛАЙ ашаталар. Әбәт, гадәттә, бер итле һәм ике яшелчәле ризыктан, дөге һәм аштан тора. Кыйбатлы мәктәпләрдә моңа өстәп, җиләк-җимеш һәм йогырт та бирәләр. Әбәт вакытыннан соң укучыларга черем итәргә 5 минут вакыт бирелә.

4. Укытучыларга хөрмәт белән карыйлар.

Мисал өчен, аларга «укытучы Чжан», дип эндәшәләр. Кайбер жирләрдә укытучыга баш ия гадәте дә бар.

5. Күп кенә мәктәпләрдә физик җәза бирү гадәте бар.

Ниндидер ялгышлыгы булса, укытучы укычыга кулы яки күрсәткеч таяк белән сугарга мөмкин. Мәктәп гадиерәк булган саен, бу гадәт тагын да киңрәк тарала.

6. Класста укучыларның өлгереш рейтингы эленеп тора.

Бу укучыларга үзенә күрә бер стимул булып тора. Яхшы укыган яки үзен тәртипле тоткан өчен махсус «йолдызлар» бирү кагыйдәсе дә бар. Дәресләрдә сөйләшеп утырган яки начар тотса, баллар алына.

7. Кытай балалары көн саен 10 сәгатьтән артык укый.

Дәресләр 8.00дән 15.00–16.00гә кадәр дәвам итә. Балалар өйгә кайткач, өй эшләрен кичке 9-10га кадәр әзерли. Ял көннәрендә балалар өстәмә дәресләргә йөри. Әгәр бала башлангыч мәктәптән соң имтихан тапшыра алмаса, аңа университетка юл ябык.



8. Мәктәпләр дәүләтнеке һәм шәхси төрләргә бүленә.

Шәхси мәктәпләрдә уку аена 1000 долларга кадәр җитәргә мөмкин. Белем бирү дәрәҗәсе дә югарырак аларда. Инглиз телен өйрәнүгә бик зур игътибар бирәләр.

9. Белем бирү системасы механик рәвештә истә калдыруга нигезләнә.

Балалар күләмле материалларны ятлый. Укытучылар да автоматик рәвештә сөйләүне таләп итә. Бүген башка белем бирү системалары да популярлаша бара. Мисал өчен, Монтессори или Вальдорфныкы.

10. Ярлы гаиләләрдән булган тыңлаусыз яки укырга теләмәгән балаларны мәктәптән алып, кунг-фу мәктәпләренә озаталар.

Алар анда интернат шартларында яши, бәхет елмайса, база белемен алып чыга. Бу мәктәпләрдә балаларны тырышырга, дисциплиналы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Мәктәпне тәмамлаганда, алар кунг-фу остазы булып чыга.

Чыганак: www.adme.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев