Логотип Идель
Ялкын

КҮҢЕЛ - САЛАВАТ КҮПЕРЕ

Җәй.. эссе! Көндезен барлык балалар елгаларга, күлгә таралышып бетәләр. Мөгаен, бу җәйге челләдән котылуның бердәнбер нәтиҗәле юлыдыр. Кояш батканчыга кадәр урамнан бер баланы табып алам димә.Тик Асияне генә абыйлары үзләре белән елгага ияртми. “Бәләкәй” икән бит ул... Нинди бәләкәй булсын! Аңа бит инде тиздән дүрт яшь тула. Шулай да Асия аларга үпкәләмәде, ул аларны бик каты ярата иде.



Бу көн эссе булуга да карамастан, абыйсы белән апасы су коенырга бармыйча, көнне бары тик Асия белән генә үткәрергә булдылар. Аларга бик күңелле иде. Һәм һич көтмәгәндә яңгыр ява башлады, әмма күктә болыт юк, кояш шат нурларын сибә . Шундый матур күренеш иде бу... Ә Асия өчен беренче дә әле. Яңгыр туктауга ук, апасы белән абыйсы Асияне урамга алып чыктылар, ә анда аларның урамындагы бөтен балалар җыелган иде инде. Ул гына да түгел, урамда олылар да бар. Бөтен җирдә бәйрәм һавасы. “Барысы да нидер көтә? Нәрсә микән ул?” - дип уйлады Асия.


дети


- Салават күпере! - дип кычкырып җибәрде балаларның берсе, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча.


- Салават күпере?! Нәрсә соң ул? - диде Асия, аптырашта калып. Моңарчы аның бу сүзне ишеткәне юк иде бит. Ләкин Асиягә җавап бирүче булмады һәм ул абыйсы янына юнәлде.


- Абый! Абый! Ә нәрсә ул салават күпере?


- Салават күпере? Хмм... Ничек аңлатырга соң сиңа? Салават күпере – ул, дөньяның бер могҗизасы. Күрәсенме ул нинди матур, ничә төсе бар... Шушы төсләр безнең тормышыбызны яктырта...


- Фонарь кебекме? Караңгыда курыкканда, фонарь белән яктыртып җибәргәч, бөтен куркулар да кача, һәм бөтен җир яктырып китә бит. Шулаймы?


- Әйе, шулай.


- Бөтен кешенең дә тормышлары төрле төсләр белән яктырамы? Шуңа алар бик каты шатланамы?


- Әйе, сеңлем, нәкъ тә шулай, - диде абыйсы, Асияне кочаклап.


Асиянең күңелендә тагын бер салават күпере чыкты. Ул күктәгесеннән дә яктырак иде. Һәм ул салават күпере бер мизгеллек кенә түгел, ә гомерлеккә. Бер кешенең дә күңелдәге салават күпере турында ишеткәне юктыр. Аптырарлык та түгел, чөнки аны “бәхет” дип йөртәләр. Әйе, Асия бәхетле иде. Аның шундый якыннары булу, могҗизалар якында гына булу белән ул бик бәхетле иде.


Алинә Әхтәмҗанова - Саба районы Түбән Шытсу мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев