Логотип Идель
Ялкын

КУЛЫМНЫ ҖИДЕ ТАПКЫР КИСТЕМ!

Студентка нәрсә кирәк? Кайберәүләр акча, дияр. Икенче берәүләр, тамак турында кайгыртып, ашарга дип җавап бирер. Өченчеләре исә бетмәс-төкәнмәс маҗара, дип нәтиҗә ясар. Ә менә мин сезгә шәхси тәҗрибәмә нигезләнеп әйтәм: студент кешегә сулар һава шикелле боларның өчесе дә кирәк. Өчесе дә!

 

Акчасыз һәм ашамыйча күпмедер тора алырмын әле. Ә менә маҗарасыз – никак, дуслар, никак! Янда Лианчо (Лиана Мәрдәнова – «Ялкын»ның җан дусты, штаттан тыш хәбәрчесе) шикелле батыр йөрәкле иптәшләр булганда, маҗаралар һәрчак янәшә йөри.

Ходайның бер бирмеш көнендә Лиана белән икебезнең башкайларыбызга инде безгә дә акча эшли башларга вакыт җиткәндер, дигән уй кереп оялады. Уйланган эш – эшләнгән эш, артык сузып йөрү гадәтебез юк, үтә дә кызу канлы кызларбыз, әлеге дә баягы эшне шунда ук эзли дә башладык. Замана балалары бит без: «ВКонтактеда»гы сәхифәңне ачасың да «поиск»та гозереңне язасың. Шушы стандарт ысул белән дистәләгән белдерүгә юлыктык. Күңелгә ошаганын сайлап алгач, шалтыратып, эшлекле әңгәмәгә (русчасы – собеседование) язылып та куйдык.

 

Этап №1. Сөйләшү

Журфак студентлары булгач, аңлагансыздыр, сүзгә кесәгә кермибез. Шуңа күрә сөйләшү безгә артык авыр тоелмады. «Гел елмаеп кына торырбыз, кинодагы апалар шикелле киенербез, этикет кагыйдәләрен төгәл үтәрбез», – дип, бөтенесен алдан уйлап юнәлдек. Башта анкета тутырдык, психологик сорауларга җавап тоттык та берничә минуттан эшләп укучы студентларга әверелеп куйдык.

 

Этап №2. Эш урыны белән танышу

Безгә тапшырылачак вакансия кухня эшчесе дип атала иде. Савыт-саба юып, идән себереп йөрербез әле шунда дип, артык матавыкланмыйча, күрсәтелгән адресны тотып, эш урыныбыз белән танышырга юнәлдек.

Безне бейджигына «менеджер» дип язылган бер кызый каршы алды. Шунда ук йөзек-муенсаларны салып куярга кушты. Тырнакларны бик җентекләп тикшерде: алар кыска итеп киселгән, буялмаган булырга тиеш икән. Чәчне дә тиз генә артка төйнәп куйдык. Шушы вак-төякләрдән соң инде кухняга юнәлдек. Ул уң һәм сул канатларга бүленгән: бер якта кайнар ашлар пешерелсә, икенчесендә салкын ризыклар әзерләнә. Савыт-саба юар өчен минем буй озынлыктагы (димәк, 153 см) дүрт югыч куелган. Бер як стена буйлап киштәләр тезелгән, андагы табак-савытны күрсәгез! Очы-кырые юк, санап бетерерлек тә түгел, тик бөтенесенә бер исем – мармитка.

Менеджер апай: «Суыткычка кереп чыгыгыз әле», – диде. Башта бу сүз гаять көлке тоелса да, иңе-буе дүрт метрлы бүлмә ишеген ачып җибәргәч, чынлап та, «керергә» кирәклеге ачыкланды. Аннан салкын бәреп тора, бөтен диварлары да киштә белән тулган. Нинди генә җиләк-җимеш, нинди генә яшелчә юк анда! Үлеп алма яратучы буларак, төрле төстәге алма тулы савытларны күргәч, кинәт башларым әйләнеп куйды. Лиананың да авызы ерык, алтын тапкан диярсең.

– Безнең эшебез нидән гыйбарәт булачак соң? – дим апайга.

  • Гап-гади пешекче инде.


Менә моны ишеткәч, тамак кибеп китте, тел көрмәкләнде. Лиананың да ерык авызы җыелган, зур кара күзләрен челт-мелт йомгалап тик тора. ПЕШЕКЧЕ ди бит, ишетәсезме?! Соң мин андагы 240 градуска эшләп торучы плитәдә кеше ашарлык итеп лазанья белән гөмбә соусы түгел, йомырка тәбәсе дә пешерә алмаячакмын! Якын килергә дә куркыта бит анда. Лиана һаман зур кара күзләрен челт-мелт йомып тик тора.

Безнең моңсу йөзләрне күреп, менеджерыбыз тынычландырырга ашыкты. Өйрәтербез, күрсәтербез, бер дә борчылмагыз, дия-дия, иртәгә кичке бишкә беренче эш көненә чакырды.

Төнем – төн, йокым йокы булмады.

 

Этап №3. Беренче эш көне

Әйтелгән вакытка, бер минутка да соңга калмыйча, эшкә киттек. Әлегә төркемдәшләргә, әти-әнигә әйттем юк, эшләп китә алмасак, адәм көлкесенә калыйк тагын!

Тагын шул менеджер каршылады, бу юлы кулына без кияргә тиешле форманы тоткан, карашы тулы сынау. Киң балаклы ыштан, повар күлмәге, алъяпкыч һәм колпакларны киеп җибәргәч, чын поварлар булдык та куйдык менә.

Кухня кырмыска оясын хәтерләтә. Дистәләгән кеше бер система буенча нидер эшли, һәркемнең үз шөгыле. Безне күргәч, уратып алдылар, таныша башладылар. Әлеге дә баягы менеджер кызыйдан кала, бөтенесе дә татар икән, камил сөйләшәләр, монысы күңелгә май булып ятты. Барысы да яшьләр, иң картына, күп дигәндә, 30 яшьләр чамасы. Үзара бик тату, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар. Коллективның мондый атмосферасы булыштымы әллә, без дә бераз батыраеп киттек.

Кулга меню язылган ике кәгазь тоттырдылар. Берсендә – бүген пешерәчәк ашлар, икенчесендә – иртәгәгә дигәннәре. Ризыкларның бөтен ингредиентлары кичтән туралып, әзерләнеп, ашлар пешерелеп үк куела икән. Икенче көнне аларны соуслар белән болгатып, халыкка җылытып кына тәкъдим итәләр.

Минем икенче бурычым – витринадагы салатларны сәгать саен яңартып тору. Яңарту ул – әлеге салатны алып кереп, яңа чиста савытка күчереп, өстенә яңа туралган петрушка сибеп, «әле генә әзерләнгән» салатны кире витринага чыгарып утырту, дигән сүз. Җайлы эш, сүз дә юк.

Ресторан кичке унда ябыла. Сигезләр тирәсендә җыештыру эшләренә керешәсе. Каф тавын хәтерләтүче савыт-саба өемен, кап-кара булып беткән идәнне юу, суыткычны чистарту – шулай ук минем эш. Әгәр тамагың ачса – рәхим ит – ни пешердең, шуны ашарга рөхсәт бар.

Беренче эш көнем төгәлләнгәндә, җеп өзәрлек тә хәл калмаган иде. Аяклар сызлый. Яшелчәләрне тырышыбрак турап ташлаганбыз – минем җиде, Лианчоның дүрт җирдән кулы киселгән. Савыт-саба да катырак юылган – бөтен киемнәр юеш, куллардан «Фэйри» исе аңкый. Җитмәсә, эш киемнәрен үзеңә үк юып-үтүклисе икән.

 

Нәтиҗә

Бүген (язманы әзерләп бетергән көнне) эшли башлаганыбызга төгәл бер ай. Тиздән хезмәт хакы күчәчәк. Башта төркемдәшләр эшләп йөргәнебезгә ышанмыйчарак тордылар, хәзер исә бөтенләй зур кешеләр итеп карыйлар үзебезгә. Әниләр башта бик каршы торса да, хәзер ияләштеләр инде.

Студентка акча, ашарга һәм маҗара кирәк дигән идемме? Эшкә генә урнашыгыз – бар да булыр. Хәзер һәр көнем ‒ үзе бер маҗара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев