Логотип Идель
Ялкын

«КОСМОНАВТЛАРНЫҢ ЯШЬ ӘТИСЕ»

Гап-гади татар егете «Йолдызлы шәһәрчек»тә эшли! Гап-гади авыл егете космонавтларны космоска очышка әзерли! Гагарин атлаган юллардан хәзер Айдар абый Бикмучев та йөри. Аның үзенең дә ракетага утырып, җир шарын айкап чыгасы килә...

Нефтьме, космосмы?

Айдар абый безнең белән очрашуга үзенең остазы – Казан авиация институтының ракета двигательләре кафедрасы доценты, техник фәннәр докторы Альберт Габделбәр улы Саттаров белән килде. Аның кафедрасында космос һәм ракета технологияләрен өйрәнәләр. Айдар абый Бикмучев – Альберт абыйның аспиранты, кандидатлык диссертациясен аның җитәкчелегендә язган.
– Айдар абый, ни өчен сез космонавтика юнәлешен сайларга булдыгыз? – дип сорыйбыз.
– Мин авыл егете – Әлмәт районы Кичүчат авылыннан. Космос миңа кечкенәдән үк кызык. Бигрәк тә ракета модельләре ясарга ярата идем. Мәктәпне бетергәч, нефть институтына кермәкче булдым, ләкин КАИның Әлмәттәге филиалы турында ишеткәч, документларымны шунда илтеп бирдем. Ике ел Әлмәттә укыдым. 2002 елда КАИның филиалын тәмамлап, укуымны Казанда дәвам иттем. 2005 елда анысын да тәмамладым.
– Айдарның беренче килгән көнен әле дә хәтерлим, – ди аның остазы – Альберт Габделбәрович. – Ул вакытта мин үзебезнең ракета двигательләре кафедрасында эшли идем инде. Аның баш конструкторы – Валентин Петрович Глушко, ракетаны ачкан кеше. Ракеталар буенча генераль конструктор Сергей Павлович Королев бездә өлкән укытучы булып эшләде. Менә нинди кешеләр торды Казандагы кафедраның чишмә башында!
2005 елда Айдар кафедрага килеп, аспирантурага керергә теләк белдерде. Ә андыйлар – үзләре теләп килүчеләр сирәк. Айдар лазер белгечлеге буенча эшли башлады. Кешеләр аспирантурада бишәр ел укый, ә ул программаны ике ел эчендә үзләштерде. Бик күп эксперимент-сынаулар үткәрде. Эксперимент өчен башта идея, соңыннан конструкция ясарга кирәк. Конструкция эшләгән вакытта расчетлар алып барасың. Моның өчен компьютерда бик күп модельләр ясарга туры килә. Шушы этапларны узгач, модельне токарьләр, слесарьләр эшли башлый. Ләкин Айдар модельләрен күбесенчә үзе хәстәрләде.

Имтиханны ничәлегә бирдең, иптәш космонавт?

– Айдарыбызны Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәге – «Йолдызлы шәһәрчек»тән килгән белгечләр сайлап алды. Алар үзләренә нәкъ Айдар кебек белгеч эзләгәннәр. Ул соңгы ике елда «Йолдызлы шәһәрчек»тә космонавтларны яңа төр ракета техникасы белән эш итәргә өйрәтә. Соңыннан, уку беткәч, алар Айдарга зачет бирә! – дип сөйли Альберт абый.
– Очышка космонавтларны сайлап алгач, алар ике ел «Гомуми космик әзерлек» курсын үтә, – дип сөйли Айдар абый Бикмучев. – Космоска очуга әзерләнер өчен алар корабльдәге һәм станциядәге системаларны өйрәнә. Ә ике еллык укудан соң – имтихан. Аны кабул итү комиссиясендә кеше күп була. Имтиханны уңышлы тапшыручыларның квалификациясен күтәрәләр. Кызганыч, кайбер космонавтлар имтиханны бирә алмый. Ләкин андыйлар, бәхеткә, бик тә, бик тә сирәк!
Без генә ул космоска очкан һәркемне космонавт дип атыйбыз. Баксаң, аларның төрләре күп икән: космонавт-тикшеренүче, космонавт-бортинженер, космонавт-сынаучы, командир һ.б. Имтихан тапшырганнан соң, космонавтлар тагын ике ел, бу юлы инде төркемләп укыйлар.

Яңа юнәлеш! Яңа кеше!

Альберт Габделбәрович:
– Безнең теләк – галәмгә башка төрле ысул белән очып карау. Хәзер галәмгә ракета ничек оча, дип уйлыйсыз? Әйе, химик реакцияләр вакытында, җылылык бүленеп, ут чыга башлый. Ул бик зур тизлек белән аска китә дә, шул ук тизлек белән ракетаны өскә күтәреп җибәрә. Моны эшләү өчен бик зур тикшерүләр алып барырга кирәк, әлбәттә. Химиядә утның температурасы чикләнгән, димәк, ракетаны менгерә торган тизлек тә чикле. Ә без чикләнмәгән тизлекле ысул тәкъдим иттек. Анда химия реакциясендәге түгел, ә лазер белән җылытканда чыга торган җылылык кулланыла. Утның температурасы дистәләрчә тапкыр артык, димәк, ракетаны алып менгерә торган тизлек тә шулкадәр көчлерәк. Бик катлаулы хезмәт бу, шуңа күрә без әлеге эшне еллар буе алып бардык. Андый юнәлешне булдыру хәзерге заман космонавтикасының көн кадагында тора. Айдар конференциядә лазер белән җылытыла торган двигательне дә эшләтеп күрсәтте. Экспертлар ошатты булса кирәк – Айдар кандидатлык диссертациясен әйбәт яклады. Аның хезмәте галимнәргә аяз көнне күк күкрәгән төсле тәэсир итте. Аларның күз алдында – яңа юнәлеш, яңа кеше пәйда булды!

[gallery size="full" ids="3394,3393,3392"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев