Логотип Идель
Ялкын

"КОЛЛЕКЦИЯМНЕ БОЛЫТЛАРДАН ҖЫЯМ"

 Әгәр еш кына “Әй, мин гап-гади авыл кызы. Кая миңа мода өлкәсенә керү, мин бит матур күлмәкне кунакка барганда гына киям. Ә шәһәр кызларының дизайнер булу өчен бөтен шартлары да бар”, – дип саныйсың икән,  син ялгышасың.

Яшьтәшләрең арасында да бүгеннән үк үз коллекцияләрен булдырып, республика күләмендә төрле мода конкурсларында катнашучылар бар. Аларның берсе – Балтач авылы кызы Тәнзилә. Ул Казан фәнни тикшеренү химия технология университетының (КНИТУ, ягъни КХТИ), Дизайн һәм программалы инженерия факультетында укый.

Тәнзилә, җир йөзендә әллә никадәр һөнәр бар. Ни өчен син дизайн факультетын сайладың?

– Беренче һәм иң зур сәбәпчесе – әтием. Ул профессиональ рәссам. Кечкенәдән ук әтием тудырган матурлыкны күреп үсү минем өчен эзсез калмагандыр. Икенчесе – һәр нәрсәдә индивидульлеккә омтылу. Минем беркайчан да кабатланасым килмәде. Бу киенүгә генә түгел, ә бөтен тормышыма кагылышлы принцип. Шуңа мәктәпне тәмамлагач, күп уйлап тормыйча Дизайн факультетына юл тоттым.  Университетта өч ел укып, бер тапкыр да бу юлны сайлавым өчен үкенгәнем булмады. Киресенчә, көннән-көн үземә ярашлы һөнәр сайлаганыма ышанычым арта гына бара.

Илһамны каян аласың?

  • Теге яки бу коллекциянең туу факторы иҗат кешесенең дөньяны бөтенләй икенче күзлектән кабул итүеннән тора. Булачак дизайнерларга гади генә әйбердән дә могҗиза тудыра белергә кирәк. Шунысы да бар: кием өлкәсендә ачыласы ачышлар ясалган инде. Кабат велосипед уйлап табарга кирәкми. Ләкин башкалардан аерылып торам дисәң, кеше күрмәгәнне күрә белергә кирәк. Булачак коллекциямнең образларын тәрәзәдә суык ясаган рәсемнәрдән, күктә йөзгән болытлардан һәм табигатьнең башка сихри мизгелләреннән җыям.

  • Ә коллекция ничек туа?

  • Коллекция туу процессы ниндидер бер фикердән, яки сиңа тәэсир иткән бер вакыйгадан соң башланырга мөмкин. Форма, фактура, тукыма алам. Аннары аларга нигезләнеп эскизлар ясыйм. Эскизлар дистәләп була кайчакта. Аларның санаулысы гына ахыргача эшләнеп бетә (изделиегә әйләнә).  Чөнки эскизны ясаганда ук аның ничек тегеләсен кузалларга кирәк. Шулай ук коллекциянең ярты уңышы материалның сыйфатыннан тора. Материал сайлау үзе авыр, кызыклы, мавыктыргыч процесс. Эскизлар бар, тукымалар алынган. Аннан соң, иң кызыгы тегу процессы башлана.

  • Киләчәккә дизайн юнәлеше буенча планнарың?

  • Аз гына кешегә булса да, үзенең хыялында йөрткән гардеробын тудыру. Базар көчләп таккан стандартлардан читләшү.

  • Кием дизайны буенча нинди конкурсларда катнашканың бар?

  • Беренче курста укыганда ук, «Ажур» коллекциясе белән берничә конкурста катнаштым. Призлы урыннар яуламасам да, коллекциям башкаларда кызыксыну уятты. Чөнки ул программада бердән-бер кулдан бәйләнгән коллекция иде. Ә быел «Язгы сюрприз» конкурсына ике коллекция белән катнаштым. Анда «Лунной походкой» коллекциясе белән де-люкс номинациясендә 3нче урын, ә «Комильфо»  коллекциясе белән прет-а-порте номинациясендә 2нче урын яуладым.


Буш вакытларың ничек үтә?

– Укудан, тегүдән кала буш вакытларымның күпмедер өлешен хуҗалык мәшәкатьләре алып тора. Мин бит авыл кызы!  Дусларым белән аралашырга, ял итәргә  яратам. Су коенырга, жиләк-гөмбәгә йөрим. Болардан тыш бик теләп бәйләү, атлас тасмалардан чәчәк букетлары ясау һәм энҗеләрдән төрле аксессуарлар ясау белән дә шөгыльләнәм.

 

 

z3w0IoVMdVM

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев