«КИНОМАННАРГА КЛАВИАТУРА»

CodeAct компаниясе кино яратучыларга һәм профессиональ булмаган монтажерларга ошарлык клавиатура тәкъдим итә. Ул һәрберебезгә таныш клавишалардан тыш тагын берничәсенә һәм прокрутка тәгәрмәченә баетылган.

Кайвакытта кино караганда аның ниндидер моментын яңадан карыйсы яки, киресенчә, куркыныч урынны карамый калдырасы килә. Бу клавиатура нәкъ менә шуның өчен инде. Специаль ПО-лы Greditor Pro GR100 клавиатурасы видео белән бәйле бөтен программалар белән эшләргә мөмкинлек бирә.

Бәясе 275$

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар