Логотип Идель
Ялкын

«КИЛӘЧӘГЕМНЕ ТӨШТӘ КҮРӘМ!»

Куян белән ташбака турындагы әкиятне хәтерлисезме? Ярышуда куян алда бара, ләкин ни сәбәпледер, бераз ял итеп, йоклап алырга була ул. Шул вакытта ташбака акрын гына моны узып, беренче булып килә... Ләкин бүген шушы әкиятнең гыйбрәте турында түгел, ә куянның гамәле, ягъни – йокы турында сүз барачак.

Кеше гасырның дүрттән бер өлешен (15-30 елга хәтле) йоклап үткәрә икән. Кемдер аруны бетереп, хәл җыю өчен йокласа, кемдер төш күрү өчен йоклый. Ә төшләр исә кеше гомернең алты елын тәшкил итә. Мин шуларның икенче төренә керәм, ләкин аның беренчесе дә бик мөһим, чөнки сәламәт булу өчен көненә 8 сәгать йокларга кирәк булуы һәркемгә дә мәгълүм.

Дөрес йокла
Йокы озак һәм тиз үтә торган 2 этапка бүленә. Башта без озак булган фазада йоклыйбыз, ә аннары ‒ тизендә. Озак фаза үзе 4 стадиядән тора: 1) йокыга китү процессы; 2) тирән булмаган төш, бу стадиядә йөрәк тибеше акрыная, тән температурасы төшә. Ә өченче белән дүртенчесендә исә тирән төш була. Монда бөтен организм ял итә, көч җыя башлый. Әгәр без бу соңгы стадияне йокламыйбыз икән, безнең организм көчсез һәм хәлсез була. Ә төшләрне инде без тиз үтә торган фазада күрәбез. Монда баш миенә кан килә, йөрәк тибеше белән сулыш та төрлечә эшли башлый: йә акрыная, йә тизләнә. Хәтта күзләр дә әйләнә икән.

Менә шул төшләр этабы иң кызыгы да инде! Ятар алдыннан бер сәгать кала нәрсә күрсәң, төшеңә дә шул керә, диләр. Мин моны 3 көн буе, дөресрәге 3 төн сынап карадым. Беренче төнне «Александр» фильмын карарга булдым, нәтиҗәдә, төшемә дә шундагы вакыйга керде: имештер, мин атка атланып, илләр яулап йөрим! Икенче тапкыр «ужастик» карап яттым. Төшкә нәрсә керде дип баш ватасы юк – фильмдагы җанвар арттан чабып йөрде! Өченче төнне исә бернәрсә дә карамаска булдым, музыка тыңлап, йокларга яттым. Ни күрдем дисезме? Үзем дә шаккаттым – нәрсә күргәнемне хәтерләмим!.. Баксаң, төшкә көн дәвамында булган хис-кичереш, курку һәм уйланулар керә икән.

Имтиханга йә берәр вакыйгага әзерләнгән вакытта бер сәгать алдан кирәкле мәгълүматны туплап, шуны укысаң яки инде өйрәнсәң, ул, һичшиксез, төшкә дә керәчәк! Моны сессия вакытындагы һәр студент дәлилли ала, чөнки имтихан буласы көнгә хәтле һәр кеше дә берәр тапкыр булса да төшендә теге яки бу билетны тартып чыгаруын яисә мәгълүмат сөйләвен, язуын күрә. Бу, беренче чиратта, курку белән бәйле. Ләкин факт факт булып кала.

Мифларны җимереп...
Төшләр турында нинди генә мәгълүмат юк! Менә шуларның берсе: төштә бары тик өнеңдә сизгән һәм тойган вакыйганы гына күрәсең икән. Мәсәлән, кешенең элек поездда, йә самолетта барганы булмаса, төшендә дә аны күрә алмаячак, чөнки ул бу халәтне тоймаган. Мин моның белән яртылаш кына килешәм. Поездга утырып караганган кадәр, чыннан да, аның төшкә кергәне булмады, ә инде аңа утырганнан соң, төштә дә күрә башладым. Ләкин самолетта очканым юк. Өнемдә, әлбәттә. Ә менә төштә-ә-ә... Төштә исә анда әллә ничә очып йөрдем инде!

Шулай ук сине уйлаган кеше төшкә керә, диләр. Әһә, Салават абый Миңнеханов! Мине генә уйлап ятасыз икән, әй! Мадонна белән мәрхүм Майкл Джексон да (ул әле исән чакта) миңа битараф түгел... Менә бу фикер белән мин чынлап торып килешмим, чөнки төшкә кергән кешеләрне бер дә уйлап йөргәнем юк. Һәрхәлдә, өй халаты киеп, баскетбол уйнап йөргән президентыбызны хәтта күз алдыма да китергәнем юк иде... Ул фикерне гашыйк кеше уйлап чыгарган, минемчә. Үзен аклар йә өметләндерер өчен.

Төшләр белән идарә итәрә өйрәнәбез...  
Төш белән һәр кеше дә идарә итәргә телидер. Минем үз гомеремдә бары бер генә тапкыр идарә иткәнем бар. Төш күргәндә кеше бит аны төш дип уйламый. Ә менә нәкъ шушы уй дилбегәне кулга алырга ярдәм итә дә инде! Моның өчен нишләргә соң? Гадәттә төшкә өндә була алмаган күренешләр керә, мәсәлән, фил очып йөри, кошлар, хайваннар сөйләшә. Төштә ул гадәти хәл булып тоела. Шул вакытта аның чынлыкта була алмавын аңлап алсаң, син – җиңүче! Шулай мин дә бер тапкыр чамаладым: төгәл нәрсә күргәнемне хәтерләмим, ләкин өстәл очып йөргәне исемдә. Үземә: «Тукта, бу бит төш!» – дидем дә вакыйга белән идарә итәргә тотындым. Шунда ук өстәл алдында күрәзәче пәйда булды һәм мин моннан тизрәк киләчәгемне сораша башладым. Кызганыч, аның бер җөмләсеннән соң, шунда ук уяндым... =)
Гаҗәеп факт: гашыйклар бер үк төшне күрә ала. Бу аларның бер дулкында булуын аңлата. Алар бер-берсен уйлый һәм йоклаганда да күңелләре бер-берсенә ашкына, шуңа да төштә күрешәләр икән. Гомумән, йоклаганда, җан тәннән аерылып, төрле җиргә бара, диләр. Моны да искәртеп китәргә кирәктер, чөнки юкка гына йоклаган кешене кисәк уятырга ярамый димиләр бит... Юкса, җан куркып, тәнгә кире әйләнеп кайтмаска мөмкин. Дөресен әйткәндә, бу фикер дә бик шикле.

Баш миеңә конкрет сорау бир!
Һәр кеше дә гомерендә бер генә тапкыр булса да күрәзәле төш күрә. Ул чынга аша торган төш. Мин берне генә түгел, ә берничәне күрдем шундыйны. Һәм алар барысы да шул ук көнне чынга ашты! Мәсәлән, әле таныш булмаган, ләкин танышасы килгән кеше төштә фотоаппарат эзләп йөрде һәм шунда мин үземнекен биреп тордым. Шул ук көнне өнемдә дә шул кеше фотаппарат эзләп йөрде! Әлбәттә, минем фотоаппарат бар иде. Мин аны аңа бирдем һәм без шулай таныштык та.

Шуны аңладым: төштә баш мие теге яки бу вакыйгага карата булган проблеманы чишә ала икән. Ул аны төрле символ һәм билгеләр ярдәмендә күрсәтеп бирә. Юкка гына төш юрау китаплары уйлап чыгармаганнар. Алар аша баш мие биргән символны аңларга мөмкин. Мәсәлән, лифт кына әллә ничә мәгънәгә ия: өскә күтәрелсә – кеше уңышка ирешә, аска төшсә – проблемаларга дучар була, туктап калса – ниндидер мәсьәлә чишелмәгән килеш торуын аңлата. Шулай ук лифтта туктап калу – кешенең куркуын аңлата.

Берничә ел элек мине бер сорау борчый иде, шуңа җавап таба алмыйча әллә ничә көн тилмереп йөрдем. Бу хакта уйлап арыгач, йоклар алдыннан үземә шундый таләп куйдым: әгәр дә җавап шундый икән, төшкә шул-шул керсен, түгел икән, фәлән-фәлән керсен, дидем. Шулай гына соравыма җавап таптым бит, чыннан да, төштә барысы үзеннән-үзе чишелде.

Минем дусларым да файдалы төшләр күрә: мәсәлән, дизайнер дустым Анита төшендә кием эскизларын күрә, ә таныш видеооператор Владимир төшендә шигырь яза икән. Берәр идея, йә сорауга җавап уйлап йөргәндә, еш кына аның чишелеше төшкә керә бит. Иң мөһиме – онытмаска! Ләкин кайчакта без аны аңлап та бетермибез шул.

Кыскасы, төшләргә җитди карарга кирәк. Дөрес, һәр төшне искә төшереп, чебеннән фил ясарга кирәкми. Бары тик йоклар алдыннан баш миенә конкрет сорау бир, һәм ул аның җавабын сиңа төштә әйтәчәк!

Төш – гаҗәеп кызык дөнья ул. Хәтта язучылар да геройларын ачар өчен аларның төшләрен сурәтли, чөнки һәр төш аркылы кешенең психологиясен ачарга була. Шуңа күрәдер дә инде элек-элек төшеңне кешегә сөйләп йөрмә дип өйрәтәләр. Ләкин ни генә булмасын, ул безнең төш һәм без аның белән идарә итәргә сәләтле!

Белеп тор


  • Державин төшендә «Бог» исемле мәдхиянең соңгы строфасын уйлап тапкан.

  • Лафонтен «Два голубя» мәсәлен иҗат иткән.

  • Пушкинга «Лицинию» шигыренең ике юлы төшенә кергән.

  • Скрипкачы һәм композитор Тартини төшендә «Дьявольские трели» дип аталган сонатаның соңгы өлешен уйлап чыгарган. Ул соната иҗатының иң уңышлысы санала.

  • Химик Август Кекуле төшендә бензол формуласын күргән.

  • Элиас Хоуи, күргән төшенә таянып, тегү энәсен уйлап тапкан.

  • Кеше гырлаганда, төш күрә алмый.

  • Кечкенә бала өч яшенә хәтле төштә үзен күрми.

  • Балалар 3-8 яшькә хәтле куркыныч төшләрне олыларның бөтен гомере буена кергәннән дә артыграк күрә.


  •  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев