Логотип Идель
Ялкын

КИБЕРБУЛЛИНГ НИЧЕК ЭШЛИ?

Реаль тормышта явызлыктан дуслар, әти-әни, өй диварлары коткарса, интернетта инде берәү дә ярдәм итә алмый. Көн саен ю-тубта, вк-да һәм башка "җәмәгать урыннары"нда яшьтәшләрен кыйнау видеолары, кимсетә торган мэмнар, "классташларга каныгу төркемнәре" барлыкка килә. Мондый интернет-каныгуны кибербуллинг дип йөртәләр.


Син җыелган чемоданыңны фотога төшердең дә, «кичер, «сәләт»ем, әтиләр мине диңгезгә алып киттеләр» дип язып, instagramга элеп куйдың. Бер карасаң, гап-гади пост инде, ләкин бу синең өчен генә шулай. Интернет дөньясында, чын тормыштагы кебек үк, төрле кешеләр яши. Һәм син җиткергән мәгълүмат кемгәдер кырын эшләр өчен дә ярап куярга мөмкин. Әйе, син бит бары тик дусларыңа: кызганыч, егетләр-кызлар, мин быел «Сәләт»кә бара алмыйм, димәкче идең. Тик шуның урынына син бөтенләй ят кешеләргә дә хәбәр бирдең: без гаилә белән диңгезгә китәбез, фатирда берәү дә калмый, дидең. Ә смартфоның сезнең фатир адресын чамалап, синең пост астына язып та куйды. Менә, фатир басу белән көн күрүчеләргә мәгълүмат әзер дә.



Таныдыңмы мине?


Без бер-беребезне ничек таныйбыз? Очрашканда – йөз чалымнарыннан, телефоннан сөйләшкәндә – номерыбыздан, тавыштан, төрле җәмәгать урыннарында безнең кем булуыбызны паспортыбызга, башка документларга карап ачыклыйлар. Болар барысы – да кешенең шәхесен ачыкларга ярдәм итә торган билгеләр – шәхси билгеләр дип атала.



ШӘХСИ БИЛГЕЛӘР


1. Синең исемең, фамилияң
2. Туган көнең, туган урының
3. Адресың, укыган мәктәбең
4. Телефон номерың, электрон почтаң
5. Фотоларың
6. Милләтең, дини ышануларың
7. Сәяси, фәлсәфи карашларың
8. Сәламәтлегең хакындагы мәгълүмат
9. Бармак эзләре, күз алмасы сурәте, ДНК коды
10. Паспорт сериясе һәм номеры, СНИЛС, ИНН номерлары, банк картасы номеры



интенетта янау


Бу дөньяда мин көчлерәк!


Виртуаль дөнья реаль дөньяга бик охшаган булса да, кайвакыт аның гел киресе булып куярга да мөмкин. Интернетта танышкан кыю сүзле виртуаль дусларыбыз тормышта еш кына ике сүз дә әйтә алмастай кешеләр булып чыга. Тормыштагы танышлар да Интернетта икенче кеше булып теркәлеп яки үз исеменнән ачуын чыгарырга үч алырга мөмкин. Иң куркынычы – реаль тормышта мондый хулиганнардан дуслар, әти-әни, өй диварлары коткарса, Интернетта инде берәү дә ярдәм итә алмый. Көн саен ю-тубта, Вк-да һәм башка "җәмәгать урыннары"нда яшьтәшләрен кыйнау видеолары, кимсетә торган мэмнар, "классташларга каныгу төркемнәре" барлыкка килә. Мондый Интернет-каныгуны кибербуллинг дип йөртәләр.


Кибербуллинг кайдан килеп чыга соң? Тормыштан, билгеле: без көндез кемнедер үпкәләтергә, ялгыш сүз әйтергә, уйламыйча, йөргән кызына күз кысарга, ашханәдә кемнеңдер боткасын ашарга мөмкинбез. Ә кичкә инде ул безнең яшерен серләребез, кимчелекләребез белән бөтен Интернетны тутыра. Яисә кемгәдер безнең язган постларыбыз, виртуаль йөзебез ошамый, һәм ул адым саен безне мыскыл итә башлый. Бу кемдер синең классташың, дустың яисә бөтенләй белмәгән берәү була ала. Ә аноним рәвештә (фейк битеннән, мәсәлән) хәрәкәт итү инде бөтенләй аның кулларын чишеп җибәрә.



Кибербуллинг


Интернет һәм электрон җайланмалар ярдәмендә кешедән көлү, аны мыскыллау, куркыту, начар данын тарату. Һәм шул рәвешле "корбан"ны гел курку, төшенкелек халәтендә яшәргә дучар итү.



Ничек сакланырга?



  1. Шәхси мәгълүматыгызны челтәргә элмәгез. Дусларыгыз белән бергә төшкән фото, видеоларны аларның рөхсәтеннән башка йөкләмәгез. Фотода дустыгызны билгеләр алдыннан да рөхсәт сорагыз.

  2. Интернетта аралашканда итәгатьле булыгыз. Авыр сүзләр язмагыз, әңгәмәдәшегезне мыскыл итмәгез, сүгенмәгез.

  3. Күңелегезгә тигән комментарийга юлыксагыз, берәрсе сезне кимсетсә, җавабыгыз тыныч булсын, конфликтны акыл белән чишәргә тырышыгыз, мәзәккә әйләндереп карагыз. Яисә бөтенләй җавап бирмәгез.

  4. Интернетта сезнең хакта булган мәгълүматны киметегез: артык фото-видеоларны, телефон номерын, адресыгыз, туган көнегез, туганнарыгыз турындагы мәгълүматны бетерегез.

  5. Челтәрдә танышкан һәм күреп белмәгән кешеләргә фото-видеоларыгызны җибәрмәгез!

  6. Парольләрегез катлаулы һәм һәр сайтта үзенеке булсын. Аларны һәрдаим алыштырып торыгыз. Һәм БЕРӘҮГӘ ДӘ бирмәгез!


интернетта җинаять

КИБЕРБУЛЛИНГ ЯНАСА:


1. Сайт администраторына языгыз, хәлне аңлатыгыз, кимсетүле язамаларны бетерүне сорагыз.
2. Хәлләр кискенләшсә, челтәрдә үз битегезне бетерегез.
3. Интернетта сезне классташларыгыз яисә мәктәптәге танышларыгыз эзәрлекли, кимсетә икән, класс җитәкчесенә һәм директорга хәбәр итегез.
4. Кимсетүле язмаларны, фотоларны, видео, хатларны саклап барыгыз, битнең скрин-шот күчермәсен алыгыз. Бу дәлилләр белән полициягә мөрәҗәгать итегез.
5. Телефоныгызга язып яисә шалтыратып интектерәләр икән, челтәр операторына хәбәр итегез яисә номерыгызны алыштырыгыз.
6. Сез ялгыз түгел, шуны онытмагыз. 8-800-2000-122 номеры белән Балалар ышаныч телефонына шалтыратып, сез һәрвакыт урынлы киңәш алачаксыз.



Ишекне берәүгә дә ачма


Интернет дөньясы ничек кенә "няшный" вә "мимимишный" булып күренергә тырышмасын, аның караңгы яклары да шактый. Реаль тормыштагы җинаятьчеләрнең дә Интернетка тоташкан компьютерлары бар һәм ул аларга да өстәмә мөмкинлекләр бирә. Җиңел акча эшләргә теләүчеләргә монда мәгълүмат җитәрлек. Әйтик, исемегезне, туган көнегезне һәм адресыгызны белгән кеше сезнең банктагы счетыгызга да үтеп керә алачак. Без фатир-йортларга икешәр кат ишек, ныклы йозаклар куябыз, кечкенәдән үк ят кешеләргә ишек ачмаска, урамда таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәскә өйрәнәбез. Ә Интернетта мондый саклыкка бармак аша карыйбыз. Игътибарлы булыгыз: җинаятьчеләр ишек-тәрәзәдән генә түгел, көне-төне эшләп торган экраннардан да үтеп керә ала.



Ничек сакланырга?


1. Интернетка шәхси билгеләрегезгә караган мәгълүматны ("Шәхси билгеләр" бүлеген кара!) куймагыз.
2. Берәрсе сездән паспорт номерыгызны, мәктәбегез, өй адресын һәм башка шәхси мәгълүматларыгызны сорый икән, шунда ук өлкәннәргә әйтегез. Күреп белмәгән кешегә андый мәгълүмат бирмәгез.
3. Фейкларны дусларга өстәмәгез, таныш түгел кешеләр белән ачылып китеп язышмагыз.
4. Интернет аша танышкан дусларыгыз белән очрашуга ялгыз гына бармагыз. Яныгызда сез ышанган өлкән кеше булсын.
5. Гаджетларыгызга махсус почта фильтрлары һәм антивирус программалар урнаштырыгыз.
6. Лицензияле программаларны гына кулланыгыз.
7. Шикле сайтларга кермәскә тырышыгыз.
8. Компьютерларыгызны вирус булу-булмауга һәрдаим тикшерегез.
9. Мөһим документларыгызның резерв күчермәсен булдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев