Ялкын
КФУНЫ ТӘМАМЛАУЧЫЛАР ТАГЫН БДИ БИРЕРГӘ ТИЕШ
Әйе-әйе, хәзер укырга кергәндә генә түгел, вузны тәмамлаганда да БДИ бирергә туры киләчәк. Әлбәттә, бу яңалык һәркемгә дә кагылмаячак. Ә бары тик – КФУның педагогоика юнәлешендә укучыларга гына.
– Бу елдан башлап, безнең педагогик вузларны тәмамлаучылар БДИ форматында тест узачаклар. Без үзебезнең студентларны ни дәрәҗәдә мәктәптә эшләргә әзер булуын тикшерәчәкбез, – ди КФУ ректоры Илшат Гафуров.
Әйтергә кирәк, бу тест эше ирекле рәвештә булачак. Әлеге мәгълүматны Илшат Гафуров «Образование России/EDU Russia» Халыкара форумында яңгыраткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев