Логотип Идель
Ялкын

«КЕРПЕ» САЛАТЫ"

Яңа ел табыны булсын да, өстәлдә күзне кытыклардай берәр эксклюзив яңа салат тормасын, ди! Оливье, мимоза янына... «Керпе» салатын да китереп куйсак, кунакларны хәйран калдырдым дигең инде!

Остаханәбездә Кытай кухнясыннан да берәр нәрсә әзерләргә булыр иде. Тик без «Керпе» ауларга» булдык әле.

  1. Салат өчен кирәкле әйберләр: ит (тавык ите булса да ярый), консервланган яшел борчак, йомырка, сарымсак, сыр, майонез, төше алынган кара зәйтүн, пешерелгән бәрәңге, бизәр өчен салат яфраклары, петрушка.1_Рустам Мухаметзянов

  2. Ит, бәрәңге, йомырка сарысын, петрушканы ваклап, бер савытка салабыз, яшел борчак өстибез.2_ Рустам Мухаметзянов

  3. Майонез кушып, барысын бергә бутыйбыз.3_ Рустам Мухаметзянов

  4. Массаны кырына салат яфраклары тезелгән тәлинкәгә керпе формасына китереп урнаштырабыз. Керпенең өстенә сыр + вакланган йомырка агы + майонез кушылмасы ягабыз.4_Рустам Мухаметзянов

  5. Зәйтүнне дүрт өлешкә бүләбез.5_ Рустам Мухаметзянов

  6. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, керпегә энәләр «тезәбез». Күз, борын, мыеклар ясарга да онытмагыз!6_ Рустам Мухаметзянов

  7. Ә энәләр өстенә гөмбә (безнең очракта), алма, кыяр кисәгеннән ясалган яфрак та куярга мөмкин.


«Керпе»ле табыннар түгәрәк булсын! Яңа ел белән, дуслар!

Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев