Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАНДА И.ШАКИРОВ ҺӘМ Ә.АВЗАЛОВА ИСЕМЕННӘН АГАЧЛАР УТЫРТЫЛАЧАК"

2015 елның 30  октябрендә (җомга) 11 сәгатьтә Филармония янындагы паркта (Казан, Павлюхин урамы 73 йорт) зур чара!

Россиянең һәм Татарстанның  халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты  Әлфия апа Авзалова исеменнән агачлар утыртылачак.

Әлеге чара  Татар дәүләт филармониясенә Г. Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышлана һәм татар халкының мәшһүр шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү максатын да күздә тота. Чарада Татарстанның мәдәният  һәм  урман  хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, филармония коллективы, "Илһамият" клубына берләшкән сәхнә ветераннары катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев