Логотип Идель
Ялкын

«КАЗАН ТӨРКИЯ АРАСЫ, КАТЫКТАН АКЧА ТАБАСЫ!?»

Казандагы Төркия  Генконсуллыгында консуллар ике елга бер алмашып  тора. Әхмәт Акынты Татарстанда  Төркия Генконсуллыгы ачылганнан бирле – сигезенче генконсул. Консулга эшебез төшкәне юк әлегә, тик менә аның тормыш иптәше – Өзге ханым Акынты белән танышырга өлгердек инде!

Чөнки Өзге ханым бер көнне  тотты да үзе редакциябезгә кунакка килде. Кунагыбыз килгәнче без бары тик төрек телен яратып өйрәнүче балаларны   Йолдыз апа бүлмәсенә җыярга һәм Өзге ханымның КФУда рус телен өйрәнеп йөргәнен, инде тиздән Татарстаннан китәргә җыеганын, төрле күргәзмәләрдә булырга, Опера  һәм балет театрларына йөрергә, хәйрия акцияләре оештырырга яратканын гына белергә өлгергән идек әле.

Өзге ханым кызык итте безне. Таныша башлауга ук үзе сораулар бирергә кереште: Нинди фәннәр яратасың? Тайм-менджмент законнарын беләсеңме? Сездә нинди лагерьлар бар?..  Сораулары кызык булгач, җавабы да үтемле була инде, кызлар-егетләр бер дә аптырап калмады. Ә менә болары безнең беләсе килгәннәр, Өзгә ханым!

Ләйлә: Кечкенә чакта  лагерьларда  ял иттегезме?

Өзге ханым: Әтием Эчке эшләр министры иде, ул Германиядә эшләде. Германиядә җәйге каникул – алты атна гына. Каникулны Төркиядә туганнарыбызда, диңгездә уздыра идек. Бер карасаң, бездә  лагерь кебек иде инде, өч кыз кардәшем белән өйне ду китереп тору бер ни тормый иде.

Искәндәр: Төркия белән Татарстан мәктәп укучылары арасында  алмашып укыту программасы бармы? Без сезгә китсәк, сезнекеләр безгә...

Өзге ханым: Кызык идея! Күптәнге теләгем бу минем! Узган ел Төркиядәге бер музыкаль классны Татарстанга китертмәкче идем, укытучылары авырып китте дә, килеп чыкмады. Киләчәктә бу идея чынга ашыр дип уйлыйм.

Рүзилә: Татарстанда төрекләр ничек яши?

Безнең Казандагы консуллык алты регионга (Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Марий-Эль, Башкортостан,Самара) берәү. Башка халыклар белән чагыштырганда төрекләр Казанда күп түгел. Биредә ике төр төрекләр яши – эшчеләр һәм төзүчеләр. Төрек балаларының күбесе татар-төрек лицейларында укый. Төрекләр татарлар белән һәрвакыт берләшеп яшиләр. Безгә рус теленә караганда татарчаны өйрәнү җиңелрәк. Төрек диаспорасы үзен бу җәмгыятьнең бер өлеше дип хис итә, мондагы тормышның шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашырга әзер. Киләчәктә дә Татарстан белән Төркиянең бәйләнешләре нык булуын теләр идем.

Азат: Чит җирләрдә яшәгәндә Төркияне сагынасызмы?

Өзге ханым: Һәркем үз Ватанын ярата. Минем дә Төркия гимнын ишеткәндә, Төркия байрагын күргәндә яхшы мәгънәдә чәчләрем үрә тора, табигате матур, яраткан кешеләрем яшәгән, ихлас халкы булган дәүләтем искә төшә. Сездә дә халык бик ихлас. Кунакларга бик каты диккать итәләр, кунакчыл. Кунакка килсәң – китә чәк-чәк, бал, каз... өйдә булган бөтен  нәрсәләрне дә өстәлгә чыгаралар төсле. Бу бит хуҗаның кунакны бәхетле итеп күрәсе килүдән! Алай күп ашый торган кеше булмасам да, миңа бик ошый бу. Бик матур традиция.

Илнур: Ә татарларның өчпочмакларын кабып караганыгыз бармы?

Өзге ханым:  Әйе! Өчпочмак та, бәлеш тә, кыстыбый да ашадым, өйдә дә пешерәбез без аларны. Татар халык кухнясы төрекләр кухнясына охшаш яклары бар. Монда шулпалы аш төрләре күбрәк. Бездә соуслар, помидорлар күп кулланыла. Сездә  – азрак. Ләкин без биредә яшибез икән, бу илнең мәдәниятын өйрәнергә тиеш. Санап чыгарсаң, мин гомер буена ашаган кәбестәнең зур өлешен монда ашадым.  Иң күп кәбестә ашаган кешеләрне дә монда күрдем. Бөтен кеше ашагач, файдасы бардыр дип мин дә ашадым.

Алсу: Сезнең фольклор белән кызыксынганыгыз ны да беләбез.

Өзгә ханым: 21 яшемә кадәр фольклор төркемен җитәкләдем. Гаиләдә дә үзебезнең гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз. Мәсәлән, кичке ашка безнең бөтен гаилә җыела. Яңалыклар, фикерләр белән бүлешәбез. Кайсы илдә яшәсәк тә гаиләдә төрекчә сөйләшәбез.Телләрне бутый башласаң, кеше бер телне дә камил белә алмый (төрле илләрдә яшәгән кеше буларак әйтәм), хәтта мәдәниятта да бик зур кимчелекләр барлыкка килергә мөмкин.

Ильнур: Сабантуйда булганыгыз бармы?

Өзге ханым: Үткән ел да, быел да катнаштым. Авыл сабантуйларында да булдым, капчык көрәшләрен, кул эшләрен, җыр-биюләрне дә күрдем. Ат чабышлары бик ошый. Узган ел Чувашиядә Иң зур авыл Сабан туе булган идек. Чуваш телен аңлавы бер дә  җиңел түгел! Ул якларда  шулай матур яшәп ятуларына сөендем. Сездә сөлге белән көрәшәләр икән. Ә Төркиядә майлы көрәш бар. Ул безнең милли спорт төре дип санала. Сабантуйлар традициясе яшәве – бик әйбәт.

Азат: Сабантуй уеннарында катнашканыгыз бармы?

Бәлки киләчәктә ирем көрәшкә чыгарга рөхсәт бирер?! (барыбыз бергә рәхәтләнеп көлешәбез). Шаярам инде, ә менә катыктан акча эзләп таба алырмын дип уйлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев