"КАЗАН КЫЗЛАРЫ ИТАЛИЯНЕ НИЧЕК ЯУЛЫЙ?"

Казан шәһәре операсы солисткасы Гульнора Гатина Италиядә уздырылган музыкаль бәйге җиңүчесе исеменә лаек булды.

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Гульнора гатина Италиядә уздырылган опера җырларын башкаручы яшь җырчылар бәйгесендә катнашып, иң яхшы җырчы исемен алып кайтты. Concorso Per Giovani Cantanti Lirici D'Europa бәйгесе күп еллар дәвамында уздырыла һәм дөньякүләм аренада бик мәртәбәле бәйгеләрнең берсе булып санала. Быел бәйге Комо шәһәрендә  7-10 нчы гыйнвар көннәрендә узды.

Җиңүче Гульнораны хәзер «Турандот» операсы белән Италиядә көтәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 март 2021 - 10:43
    ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:  – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. 
    1707
    0
    6
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    672
    0
    0
  • 17 март 2021 - 13:39
    СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
    535
    0
    0

Блоглар