"КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕНӘ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ: ЭЛЕКТРОН БИЛЕТЛАР САТУДА"

11-18 февральдә Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә Камал театрының традицион гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында 6 спектакль, шуларның икесе – премьера. Билетларны бүгеннән Камал театры сайты аша сатып алырга мөмкин.

Түбән Кама

11 февраль, 18:00, Мәхәббәт FM, И. Зәйниев, Халыклар сәнгате йорты.

Яр Чаллы

12 февраль, 19:00, “Галиябану”, М.Фәйзи, «Энергетик» мәдәният сарае.

13 февраль 12:00, “Галиябану”, М.Фәйзи, «Энергетик» мәдәният сарае.

13 февраль, 19:00, “Гөргөри кияүләре”, Т.Миңнуллин, «Энергетик» мәдәният сарае.

14 февраль, 12:00, 18:00, “Мәхәббәт FM”, И.Зәйниев, «Энергетик» мәдәният сарае.

15 февраль, 12:00, “Кәҗә, Сарык һ.б.”, И.Зәйниев, «Энергетик» мәдәният сарае.

15 февраль, 19:00, “Җанкисәккәем”, Т.Миңнуллин, «Энергетик» мәдәният сарае.

16 февраль, 19:00, “Сөясеңме, сөймисеңме…”, Ф. Бүләков, «Энергетик» мәдәният сарае.

Әлмәт

17 февраль, 12:00, “Кәҗә, Сарык һ.б.”, И.Зәйниев, Әлмәт драма театры.

17 февраль, 19:00, «Сөясеңме, сөймисеңме…», Ф.Бүләков, «НЕФТЬЧЕ» мәдәният сарае.

18 февраль, 19:00, “Мәхәббәт FM, И.Зәйниев, «НЕФТЬЧЕ» мәдәният сарае.

Билетларны Камал театры сайтында “Гастрольләр афишасы” сәхифәсендә сатып алырга мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2486
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2320
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1968
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019