Логотип Идель
Ялкын

«КАЛЕБ»НЕҢ ЯҢА БУЫН ШАГЫЙРЬЛӘРЕНӘ КАМАЛ СӘХНӘСЕНДӘ ДЕПРЕССИЯ, ФӘРЕШТӘ КИЛДЕ

19 гыйнварда Камал театрының Кече сәхнәсендә “Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсе 15 яшь шагыйрь һәм композиторны тамашачылар белән таныштырды.



Әле күптән түгел генә, 2016 елның 17 ноябрендә “Калеб. Яңа дулкын” татар шагыйрьләре өчен “Тавыш” дигән бәйге уздырган иде. Исегездә булса, барлыгы 17 автордан жюрилар 10сын сайлап алдылар.

Инде хәзер шул сәләтле яшь буын шагыйрьләре Камал театрының баш реҗиссеры Фәрит Бикчәнтаевның укучысы Әминә Миндиярова белән шигъри спектакль күрсәттеләр. Ул гына да түгел, һәр башкарылган шигырь театральләштерелгән, музыкаль фонда башкарылган шигырьләр арасында Тукайныкы да бар, Казанның кичәгесе һәм бүгенгесе темасына да зур игътибар бирелгән.

Ни гаҗәп, шигырьләрне сайлап алганда, шулай ук яңалыксыз булмый калмаган. Яшь буын шагыйрьләре хәзерге вакытта актуаль булган тема: торгынлык чорын, кешеләрнең төшенкелеккә бирелгән күңел халәтен, ләкин аннан бары күтәрелеш, яктылык барын, йөрәктә янып бетмәгән күмердәй, өмет һәм ышаныч булуын күрсәтә алдылар.

“Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсенең иң төп максаты – шәһәрнең иҗат көчләрен берләштерү. Шуңа, ул кичне сәхнәгә яшь шагыйрьләр белән беррәттән сәләтле композиторлар да чыктылар. Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина – шундыйлардан. Ә инде кичәнең музыкаль өлеше өчен җаваплы булган кеше ул -  композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Эльмир Низамов иде.

Яшь шагыйрә Алсу Сәлахова: “Мин әле беренче тапкыр гына мондый чарада катнашам, шуңа моны зур тәҗрибә дип кабул итәм. Бу бәйге булмады. Ник дигәндә, урыннар бирелмәде, без бары тик финалга гына үттек. Уйлавымча, бу бик дөрес эшләнелгән. Чөнки, без һәрберебез дә төрле һәм безгә урын бирү дөрес булмас иде.”

Яңа буын шагыйре Азат Миргаязов: “Бу безнең гала-концерт кебек санала. Хис-кичерешләр иң югары ноктада дип әйтер идем. Тамашачылар алдында ерып чыга алырбызмы дигән авыр йөк бар иде. Ниһаять, ул йөк төште, без үзебезне шагыйрь һәм актер буларак күрсәттек.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев