Логотип Идель
Ялкын

"КӨНДӘЛЕГЕМ"

Мәхәбәәт... Ярату..Сөю дибез... Әйе, бу төшенчәләрне һәркем үзенчә аңлый, аларны үзенчә кичерә, үз күзлегеннән чыгып алар турында фикер йөртә... Кемнәрдер бу хисләр белән гоурланарлар,аларга саклык белән генә карыйлар.. Шушы хисләрнең күңелләрендә уянуын сизгәч үк, иңнәрендә канат тойгандай булалар.. Бу хискә табынып, аңардан илһам алып яшиләр, бер гөнаһсыз сөюләре хакында шигырьләр иҗат итәләр, эчләреннән генә җырлар көйли башлыйлар.. Гашыйк булу бәхеттеннән, җиде кат күккә менгәндәй тоялар үзләрен... Ә кайберәүләр бу хистән куркалар.. Хистән генә дә түгелдер, бәлки.. Ә нәкъ менә шушы күкләргә менгәч, кире төшүдән куркалардыр алар... Чыннанда, гел күктә генә очып йөреп булмый бит инде, иртәме-соңмы барыбер, күктән җиргә төшәргә туры килә... Ә күктән җиргә төшүләре ай-яй авырдыр ул... Миңа калса, алар алданудан, хисләрен кире кагырлар, мәхәббәтләре җавапсыз калыр диеп куркалардыр.... Доньядагы, шушы иң изге хискә, кешеләргә карата булган ышанычларын югалтудан шүрлиләрдер... Өметләре чәлпәрәмә килеп, җимерелер диеп бу хистән качалардыр....Үз хисләренә ирек бирер урынына, күңелләренең иң тирән җиренә яшереп куялар.. Болай итеп, алар үз-узләрен алдалап яшәми микән соң? Кешегә ышанырга, кешене яратырга куркып яшәп, алар ялгыз калуларында сизмиләдер, минемчә... Үзләрен, ниндидер мәңге үтеп керә алмас савытка биклиләрдә куялар.... Әйе, миңа бик күпләр каршы килер. Чөнки, кешегә ышанып яшәргә дә ярамый, ләкин ул савытың синең үтә күренмәле булырга тиештер, минемчә.. Чөнки шул савытта бикләнеп ятып кешенең "кыргый хайванга" да әйләнеп куюы бар... Ә кайберәүләр бөтенләй ярату, мәхәббәт хисләрен ниндидер бер җенси якынлык итеп кабул итәләр.... Бу хисләрне ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен генә кулланалар...Үзләрен яратучыларны күрмиләр, аңламыйлар, үзләредә ярата белмиләр.... Тормыш итәргә яраткан кешеләрен тугел, ә кесә ягы калынрак, киләчәкләре ышанычлы булган, бар яктан тәэмин итеп торачак кешене сайлыйлар.... Ә нигә шулай була икән? Нигә бу хиснең кыйммәте, кадере төшә бара икән соң? Әллә бу бары тик, кешеләрнең кайчандыр бэхетсез сөю кичерү нәтиҗәсеме? Әллә инде замана шулай өйрәтәме? Әйе, кешеләрдә төрле, фикерләрдә бик күп... Ә кемнәр бәхетле икән соң? Яратуга ышанып яшәүчеләрме, әллә инде буш хыялларга бирелмичә, үзләре өчен генә гомер итүчеләрме? Бу хәлдә нишләргә соң? Кешеләрне мәхәббәтнең барлыгына ничек ышандырырга? Исәр диеп гаепләсәләр, үзеңне ничек тотарга? Әллә инде, ботен гаепне дә заманага аударып, бары тик күз генә йомып, яшәргәме? Билгесез....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев