Логотип Идель
Ялкын

ЙОЛДЫЗ ҖЫЯРГА АШЫК!

Ә сезнең Йолдыз җыю көне турында ишеткәнегез бар идеме? Ел саен 7 августта билгеләп үтелә ул. Балачакның матур ышануы булган йолдыз атылгач теләк әйтү һәм табигать күренеше белән бәйле рәвештә туган әлеге бәйрәм романтиклар күңеленә бик тә хуш килә.



Йолдыз атылу яки Персеидалар


Һәр елны август аенда табигать күренешләренең иң матуры булган йолдыз атылуны күзәтергә мөмкин. Бу җәйнең соңгы аена иң зур метеорит агымы Персеиданың активлык чоры туры килүе белән бәйле. Персеидалар – Свифта – Таттла дип аталучы кометаның кисәкчекләре ул. Свифта – Таттла кометасы безнең планетага 135 елга 1 тапкыр гына якынлаша. Соңгы тапкыр бу хәл 1992 нче елның декабрендә булган. Ә менә Җир шары үзе әлеге кометаның гаҗәеп койрыгына ел саен якыная. Комета койрыгыннан аерылган метеоритлар һәм ком кисәкчекләре Җир атмосферасына эләккәч, янып бетә. Үзләреннән соң алар дуга сыман эз калдыралар. Нәкъ шул эзне без йолдыз атылу дип әйтәбез дә инде.


Йолдыз атылу


Персеидалар бик көчле һәм гаҗәеп матур метеор агымын тәшкил итә. Аларның иң зур кисәкчәләре күк йөзендә күренерлек эз калдыра һәм хәтта берничә секунд буе күренеп тора.


Персеидалар сәгатенә 100 метеор күрсәтергә мөмкин. Әмма Россия территориясендә бу сан бераз түбән – 60 тирәсе. Ягъни бер минутка бер метеор.



Тарих битләреннән...


Беренче Персеидалар б.э.к. 36 елга караган Борынгы Кытай елъязмаларында тасвирланган була. Урта гасырларда Европа халкына Персеидалар шулай ук яхшы таныш була, әмма ул чакта алар әле “Изге Лаврентий яшьләре” буларак билгеле була. Эш шунда – күктә Персеидалар күренә башлагач, Италиядә Изге Лаврентий көне бәйрәм ителә. Ә бу метеор агымының рәсми ачучысы буларак бельгия астрономы Адольф Кетеле санала. Ул 1835 нче елда аларны төгәл итеп тасвирлый.


Йолдыз атылу



Теләгеңне әйтеп өлгер...


Кечкенә вакытта күпләр йолдыз атылганда теләк теләсәң, аның, һичшиксез, кабул булачагына ышанып яши. Белеп торам, син дә моның өчен иң зур хыялыңны уйлап куеп, күзләреңне төнге күккә төбәп, йолдыз атылганын көтеп утыргансыңдыр әле. Йолдыз атылуга, теләкне әйтеп өлгерергә кирәклеген дә, аның чынга ашуын теләсәң, һичкемгә бу турыда әйтмәскә  тиешлегебезне дә белә идек. Бераз үсә төшкәч, йолдызлыклар белән танышу, чүмечкә охшаган Җидегән йолдызны тиз генә үзең табарга өйрәнгәч, ихластан сөенү – бу истәлекләр һәрберебезнең балачак хатирәләре сандыгында саклана.



Йолдыз җыябызмы?


Җәйнең соңгы ае булган августның кадерен һәм тәмен тоеп калу өчен күктәге йолдызларны күзәтү – менә дигән чара. Хисапсыз йолдыз белән тулы күк йөзендә сиңа күз кысучы йолдызлар меңләгән. Шуңа күрә төнеңне йоклап уздырма. Дусларың, якыннарың белән бергә йолдыз җыярга ашык!


Йолдыз атылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев