Логотип Идель
Ялкын

ҖӘЙГЕ БЕЛӘЗЕК

Кулымдагы җәйге беләзеккә ромашкалар кызыгып кала. Шуны кидем исә, кәеф күтәрелә дә куя! Моның сере ачык төсләрдәме икән, әллә...

 

Тукта, күлмәк, итәк теккәннән соң, артып калган тукыма кисәкләрен ташларга ашыкма, син. Алардан менә дигән аксессуар – җәйге беләзек ясарга була бит! Әле тагын кием төсенә дә туры килеп торса!

Кирәк: 3x3 зурлыгындагы тукыма кисәкләре, төсле төймәләр, бисер, мамык, ефәк тасмалар.1-ое Фото Рустама Мухаметзянов а

Эш барышы

  1. Алдан әзерләп куелган тукыма кисәген түгәрәкләп энә-җеп белән йөртеп чыгабыз.пункт 1 Фото Рустама Мухаметзянов а

  2. Җепне тарттырабыз һәм түгәрәк эченә мамык кыстырып калдырабыз.пункт 2 Фото Рустама Мухаметзянов а

  3. Тузгакланып калган тукыма кырыйларын кайчы очы белән эчке якка кертеп бетерәбез.пункт 3 Рустама Мухаметзянов а

  4. Җепне тарттырып җыйган урынны тагы бер кат тегеп, ныгытып чыгабыз.пункт 4 Рустама Мухаметзянов а

  5. Беләзек өчен ясалган әлеге тукыма-шарчык тагы да матуррак булсын өчен, төсенә туры китереп сәйлән тегеп чыгабыз. Шушы эзлеклелектә нинди озынлыкта кирәк, шуның хәтле шарчыклар ясыйбыз.пункт 5Рустама Мухаметзянов а

  6. Фантазияне кулланырга вакыт җитте: шарчыкларны төрле төймәләр белән аралаштырып тоташтырабыз.пункт 6 Рустама Мухаметзянов а


 

  1. Соңгы ике шарчыкка ефәк тасма тегәбез.пункт 7 Фото Рустама Мухаметзянов а

  2. Тегелгән урын күренеп тормасын өчен, ике яктан да ефәк тасмаларга төймәләр кертеп куябыз.


Әзер! Ефәк тасмалардан бант ясап, беләзекне киеп куябыз да, ромашкаларны көнләштерергә урамга чыгып китәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев