Логотип Идель
Ялкын

ИЖАУДА КЛАРА БУЛАТОВА БЕЛӘН ҮТКӘН ОЧРАШУДА ШИГЪРИЯТ СӨЮЧЕЛӘР ҖЫЕЛГАН

Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Муса Җәлил исемен йөрткән китапханәсендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, укытучы, Клара Булатова белән очрашу узган.

Әлеге кичәне оештыру тәкъдиме белән җирле шагыйрә Әл­фирә Низамова — “Яңарыш”ка, ә редакция үз чиратында китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллинага мөрәҗәгать итте. Ә Әлфирә апага исә ярдәм сорап Кодашта яшәүче Сиринә Хөснетдинова мөрәҗәгать иткән. Сиринә кайчандыр ял йортында Клара Булатова белән танышкан. Шуннан соң алар дуслар булып калганнар, Клара Булатованың кунакка килергә җыенуын белгәч, очрашулар уздыру идеясе белән ул Әлфирә Низамовага чыккан. Менә шулай итеп әлеге очрашу яралды.

Рәмзия Гыйззәтуллина: “Зур исемгә лаеклы шагыйрәнең безгә килүе — үзе зур бәйрәм. Татар язучысы, үткен публицист, юмор остасы, дәүләт һәм җәмгыять эшлек­лесе — Клара Булатова сезнең алдыгызда”, — дип таныштырды шагыйрә белән. Ә Клара ханым алда үзе турында әйтеп үтелгән бу сыйфатларның барсын да чыгышы белән раслады.

Укытучы кеше буларак, аудитория алдында басып сөйләргә күнеккәнгә күрә, бу юлы да тамашачылар алдында утырып тору ят булуын, әмма теләмәсә дә, утырып торырга мәҗбүр булуын әйтте. Тик аны ул аяныч, үкенү, зарлану белән түгел, киресенә, “Чаян” журналында басылып чыккан шигырь юллары аша шаянлык белән тасвирлап бирде:
“Аяк йөрми, куллар язмый,
Тел әйләнә чак кына.
Русча әйтсәк, ярый пока
Соображает баш кына”.

Ә яшәвенең төп максатын ассызыклап, ул: “Мин укытучы булыр өчен туганмын. 52 ел гомеремне шушы һөнәргә багышладым. Әти-әнием дә укытучылар иде, — ди. — Әтием балалар йортында тәрбияләнгән булганга күрә, әби-бабалы кешеләрдән көнләшеп үстем. Әби-бабалы зат беркайчан да әхлак бозарга батырчылык итми. Гомер-гомергә татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, динен әби-бабайлар саклап килгән. Әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Мин күбрәк репрессия за­ма­­­нының талантлы язучыларын укып өйрәнеп үсү бәхетенә ия булдым, Тукайны тумыштан белдем, Такташны янып яраттым…”

Клара Булатова үзе дә шигырьләрне бик иртә яза башлый. Бүгенге көндә ул — 51 китап авторы. “Китапларымның дүртесе бу гасырныкы. Без бит гасыр белән гасыр арасында туган кешеләр. Соңгы китабым да нәкъ шулай дип атала”, — ди шагыйрә.

Шагыйрә гасырлар үткән саен заманның үзгәрә баруына, кешеләрнең күпчелек матди байлыкка омтылуларына ишарә итеп тә, үз фикерен белдерде. “Бер әфәнде килде дә әйтте: “Клара апа, китабыгыз өчен сезгә фәлән кадәр акча биргәннәр икән”, — ди. “Ии, туган, мин әйтәм:
Акча, акча, акча! Шуннан башка
Берни дә юк безнең башта.
Экраннарга чыкса, хәтта патша
Шуны гына туглый:
акча, акча, акча…
Менә шулай яшәешнең күрке акчага гына кайтып калмасын иде”, — ди ул.

Кичәгә килгән шигърият сөючеләр Клара Булатовага иҗатына, тормыш юлына кагылышлы сораулар бирде. Әлеге сорауларга җавабын тыңлаганда шагыйрәнең әле яшьлеге, әле балачагы, әле оныклар тәрбияләп йөргән вакытлары күз алдына килеп басты.

Гомер буе чая, җор телле, кыю, үз сүзен курыкмыйча әйтеп бирә торган булган ул. Үзе турында, елмаеп, шагыйрә шаян шигырь юллары белән болай ди:
“Кайда йөри Булатова,
Шунда инде буза туа!”

7 сыйныфны тәмамлап, 8нче сыйныфны башка мәктәпкә барып укыйсы чыгарылыш елында шундый бер хәл була. Мәктәпне бишкә тәмамлаган укучыларга мәктәп директоры күлмәклек ситсы бүләк итәргә вәгъдә итә. Әмма вәгъдәсен үтәми. “Бишле” билгеләренә генә тәмамлаган кыз әлеге бүләкне көтеп-көтеп тә ала алмагач, бу турыда шигырь язып, район газетасына җибәрә. Шигырьдә чыгарылыш сыйныфларның җыелышы, тәбрикләү сүзләре, мәктәп директорының вәгъдәсе, аның үтәлмәве турында бәян ителә һәм менә шулай тәмамлана:
“…Ләкин юкка гына шатланганбыз,
Бүләк күлмәкләрне кимәдек.
Озын җәйләр үтте, көзләр җитте,
Бүләкнең төсен дә күрмәдек.

Биргән вәгъдә берәр үтәлер дип,
Без һаман да өмет итәбез.
Июль, август, сентябрьләр үтте,
Октябрьгә бүләк көтәбез”.
“Бу шигырь басылып чыккач, миңа 7 сум 20 тиен гонорар килде. Ул вакытта бу зур акча иде. Мин аңа күлмәклек, сугыштан соңгы бала — сеңелемә ташкурчак, әле җитмәсә, карамель дә алдым”, — ди.

Клара Булатова Казан дәүләт университетын тәмамлый. Укытучылык эшен иҗат белән бергә үреп бара. Иҗатында да укучылар, мәктәп, әхлак, тәрбияле бала темасы киң чагылыш таба. Шагыйрәнең балаларга багышланган шигырьләре дә шактый.

Китапханәгә шагыйрә белән очрашырга Ижевскиның 55нче мәктәп, Г.Тукай исемендәге 6нчы гимназия, 10 мәктәп укучылары һәм укытучылары, җирле шагыйрьләр, “Яңарыш” газетасы журналистлары һәм иҗат яратучылар җыелган иде. Шагыйрьләр үз шигырьләрен укып, шигърияткә карата фикерләре белән бүлешеп, Клара апа Булатовага үзләренең ялкынлы теләкләрен, хөрмәт хисләрен һәм, әлбәттә, ерак араны якын итеп килүе, безгә эчтәлекле аралашу, очрашу бүләк иткәне өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев