Логотип Идель
Ялкын

«ИРЕК» ТЕРРИТОРИЯСЕ»

«Акча» һәм «ирек» төшенчәләре арасында нинди бәйләнеш бар? Гап-гади: берсе икенчесенә ирешергә мөмкинлек бирә. Сәяхәт итәргә, җаның теләгәнчә яшәргә, кешеләргә ярдәм итәргә, иң кыю идеяләреңне тормышка ашырырга. Шуңа да бүгенге замана яшьләре үз бизнесын булдыруны максат итеп куя.

«Бизнес ул – бала!»

Алсу Дусаева-Таҗиева һәм Илдар Таҗиев, «VIA Tourism» туристлык агентлыгы җитәкчеләре.

- Туристлык агентлыгы ачып җибәрү идеясе ничек башыгызга килде?

Илдар: Мин кечкенәдән сәяхәт итәргә ярата идем. Ә 2004 елда, Алсу белән өйләнешкәч, Прагага сәяхәткә бардык. Андагы туристлык агентлыкларының эш ысуллары безне шаккатырды. Нәрсәсе белән бездән аерыла соң, дисезме? Аларның офислары кеше күп булган җирдә урнашкан. Нигездә, зур сәүдә үзәкләрендә. Россиядә андый агентлыклар ул чакта юк иде әле. Яңалык иде бу. Нәкъ менә шул чакта туристлык агентлыгы кешеләр бик еш йөри торган җирдә ачу отышлы дигән фикер килде башка. Бу идея үзенең дөрес булуын раслады.

Алсу: Миңа туризм өлкәсен ныгытып өйрәнергә туры килде. Авыр булмады: яңа илләр, яңа шәһәрләр, яңа культуралар, архитектура объектлары – барысы да кызык иде!

- Туристлык агентлыгы дигәч, күз алдына экзотик илләр килеп баса – диңгез яры, сәяхәтләр... Сезнең өчен нәрсәсе белән кызыклы бу бизнес?

Алсу: Безнең өчен дә эш, вазыйфа гына түгел бу. Шуңа да яратабыз аны. Без кешеләргә путевка гына сатмыйбыз, без аларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәбез. Кем өчендер бу гомере буе көтелгән сәяхәт булырга мөмкин. Һәм ул сәяхәтнең ничек узуы бездән тора. Кешеләрнең хыялларын тормышка ашыруның нинди рәхәтлек хисе биргәнен белсәгез!

Илдар: Мине бу бизнесны алга таба үстерү мөмкинлеге мавыктыра. Азарт, диимме соң.

- Беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә акча эшләгәнегез хәтерегездәме? Ул ничек булды?

Илдар: Мәктәптә укыганда гел ниндидер олимпиадаларда, конкурсларда катнаша, грантлар ота идем. Анда бит җиңүчеләргә акчалата бүләк бирәләр. Беренче акчаларны менә шулай эшләдем.

Алсу: Олимпиадалар өчен безгә никтер акча түләмәделәр. Мин беренче акчаларны студент чагында, кафеда эшләп алган идем.

- Үз бизнесыңны булдыру, аннан да бигрәк, аны «тота белү» җиңел эш түгел. Эшне башлап җибәргәндә нинди каршылыклар белән очраштыгыз?

Алсу: Каршылыклар куркытмады. Һәр эшнең үз авырлыгы, үз җиңеллеге була инде. Гел рәхәттән генә тормый бер эш тә.

Илдар: Бизнесны башлап җибәргәндә дә, «тотканда» да билгеле бер стратегия булырга тиеш. Уңышка илтә торган үз стратегияң.

- Ә авырлыкларны җиңеп чыгар өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

Алсу: Бер генә сыйфат: үз көчеңә һәм белемеңә ышаныч.

Илдар: Үз эшеңне генә түгел, ә кул астыңдагы кешеләрнең дә эшен оештыра белү сәләте кирәк.

- Безгә әти-әниләр кечкенәдән «Зур акчалар хәтәрсез булмый!» дип тукыйлар иде. Бу чыннан да шулаймы?

Алсу: Үземнең генә мондый зур эшкә тәвәккәлләп тотынырга батырчылыгым җитмәс тә иде, бәлки... Әмма янәшәңдә глобаль проектларга алынырга курыкмаган кеше булса, синең үзеңнең дә фикерләвең, дөньяга карашың үзгәрә. Мине «риск»ка сәләтле кешеләр камап алган. Аларның бу сәләте йогышлы. J

Илдар: Күп акча эшлисе килгән кеше куркак булса, аның эше беркайчан да барып чыкмаячак. Хәтәрдән куркып, тәвәккәлләмәсәң, гомерең буе шулай калтырап утырырга мөмкинсең. Авырлыклар була инде ул, ансыз бер җирдә дә эш алып бара алмыйсың. Әмма тырыш һәм үз эшен яраткан эшмәкәрләр өчен авырлыклар проблема түгел, киресенчә, яңаруга, үсешкә этәргеч кенә. Андыйлар өчен бизнес бала кебек. Бала үстерү ничек авыр булса, бизнесны күтәрү дә шулай. Әти-әниләр, авырлыкка карап кына, үз баласын тиешлечә тәрбияләүдән баш тартмый бит. Бизнеста да үз эшеңә тулысынча бирелгәнлек бик мөһим.

- Димәк, иң мөһиме керем алу түгел?

Илдар: Монда бер үзенчәлек бар: синең эшеңнән иң башта клиентларың файда күрергә тиеш! Бу файда синең үзеңә инде кеше ышанычы, рәхмәте һәм икеләтә керем (матди+рухи) булып әйләнеп кайта. Бизнесның киләчәге кеше ышанычыннан тора бит! Яратып, рәхәтләнеп эшләргә кирәк! Ул эш, вазыйфа гына түгел, ә яраткан шөгыль дә булырга тиеш. Шул вакытта гына ул кешегә чын канәгатьлек һәм бәхет китерә.

- Акча тәмен татып карагач, кеше үзгәрә. Һәм еш кына – тискәре якка...

Алсу: Акча, бәлки, кешенең эчке асылын ачыграк күрсәтәдер. Безнең дусларыбыз арасында матди мөмкинлекләре арткач, кешеләргә күбрәк ярдәм итә башлаучылар бар. Кайсы якка үзгәрү – һәркемнең рухи үсеш дәрәҗәсеннән тора.

Илдар: Әйе, акча кешене чыннан да үзгәртә. Кемнедер – уңай якка, ә кемнедер – тискәре. Әмма рухы нык, иманлы булган кеше акчаны беркайчан да начар нәрсә өчен сарыф итмәячәк.

- Иң авыр чакларда сезне нәрсә илһамландыра, нәрсә көч бирә?

Илдар: Гаиләм. Алсуның елмаюы, балаларымның киләчәге турындагы уйлар, алар алдында булган җаваплылык хисе.

Алсу: Икебез өчен дә бер үк нәрсәләр икән. J

- Киләчәктә үз эшен башлап җибәрергә теләгән яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

Илдар: Бер нәрсәдән дә курыкмаска, авырлыклар килгәндә дә тукталып калмаска, һәрвакыт яңа үсеш юлларын эзләргә.

Алсу: Бизнеска килгәнче, үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең эшен оештыра алу-алмавың турында уйларга кирәк. Булдыра аласың икән – алга!

- Бер генә җөмлә белән әйткәндә, «Акча ул - ...»

Илдар, Алсу: Мөмкинлек!

 

ЭШЛЕКЛЕЛӘР ДӨНЬЯСЫ

Александр Чесноков, Татарстан яшь эшмәкәрләр берләшмәсе һәм «face to face» – синең эшлекле дөньяң» проекты җитәкчесе.

- Син Татарстанның яшь эшмәкәрләре берләшмәсенең оештыручысы һәм җитәкчесе? Үз бизнесың да бар. Барысына да ничек өлгерәсең?

- Минем иң зур горурлыгым – «face to face» – синең эшлекле дөньяң» проекты һәм Татарстанның яшь эшмәкәрләре берләшмәсе. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, шуңа да әллә ни авырлыгы юк. «Face to face» проектына өметем бик зур, чөнки, ул Интернет пространствосы аша һәм очрашу, презентацияләр аша үз эшен башлап җибәргән яшьләрне инде бизнес алып баруның ысулларын яхшы өйрәнеп өлгергән эшлекле кешеләр белән очраштыра, таныштыра, берләштерә.

- Бүген үз бизнесын оештыручы яшьләр, гадәттә, нинди өлкәләрне сайлый?

Нигездә, гап-гади сату-алу яки көнкүреш хезмәте күрсәтү сферасын. Әмма моның белән генә чикләнмәскә иде.

- Ә нинди кыенлыклар белән очраша яшь эшмәкәрләр?

Акча (башлангыч капитал) һәм белгечләр җитмәү – төп проблема. Әмма моннан да мөһимрәк проблема бар – идеяләр кытлыгы. Кемнеңдер башлангыч капиталы булырга да мөмкин, ләкин аның бизнес-идеясе юк, аңа креативлык җитеп бетми. Ә кемдәдер, киресенчә, идеяләр дә җитәрлек, ул үзенчәлекле, иҗади фикерли торган шәхес тә. Ә капиталы юк. Менә шундый очракта яшь эшмәкәрләргә ярдәм кирәк тә инде. Бездә күпләр үзе өчен файдалы булган законнарны, мөмкинлекләрне белеп тә җиткерми бит.

  • Син үз шәхси бизнесыңны ничек оештырып җибәрдең?


 


    • Әти-әниләрем 18 яшемә ВАЗ-2106 машинасы бүләк иттеләр. «Бензинга бер тиен дә бирмәячәкбез, акчаны ничек табасың – анысы үз эшең», – диделәр. Бу минем өчен бик шәп этәргеч булды. Дүртенче курста үз бизнесымны ачтым. Ул миңа хәзер дә акча китерә.




  • Синең өчен акча ул нәрсә?


 

  • Үз тормышыңны үзең теләгәнчә төзи алу мөмкинлеге, ягъни ирек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев