Логотип Идель
Ялкын

«ҖИҢҮЧЕГӘ - ПОЛЯРНЫЙ КРУГКА СӘЯХӘТ»

Татарстанда туган якны өйрәнүгә багышланган «Невероятные приключения юных логографов» проектлар бәйгесе башланып китте.


Әлеге бәйгедә катнашкан һәм үзләрен иң-иңнәре дип таныткан мәктәп укучылары «Полярный Круг» (Карелия, Белое море) станциясенә экспедиция белән бара алачак.


«Невероятные приключения юных логографов» проекты «Счастливые истории» хәйрия фонды һәм Рус географлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе тарафыннан оештырыла.


Бәйгенең төп максаты: экспедиция, экология, география һәм туган якны өйрәнүгә кызыксынуы булган укучыларны эзләп табу һәм аларга үсү мөмкинлеге бирү.


Эшләр 2016 нчы елның 25нче апреленнән алып 1 декабргә кадәр кабул ителәчәк.


Бәйгедә 7 яки 7дән кимрәк кешедән торган төркем катнаша ала. Төркемдә Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары һәм аларның укытучылары була ала.


«Невероятные приключения юных логографов» проектлар бәйгесендә катнашу өчен түбәндәге шартларын үтәргә кирәк:


1) бяки-буки.рф сайтына кереп гариза тутырырга;


2) туган як, тарихи мәгълүматлар, риваять, гореф-гадәтләрне өйрәнеп, проект эше язарга;


3) язылган мәнгълүматларны дәлилли торган аудио-, фото һәм видеоязмалар әзерләргә;


4) булган материаллардан креатив экспозиция ясарга кирәк.


Проект эшен 1нче декабрьгә кадәр бяки-буки.рф сайтына кертү сорала.


2017нче елның 16нчы гыйнварыннан башлап 1 нче февральгә кадәр эшләрне тәкъдир итү булачак.


Җиңүчеләрне


* «Полярный Круг» (Карелия, Белое море) станциясенә путевка,


* Рус География Җәмгыяте тарафыннан уздырыла торган мастер-классларда катнашу мөмкинлеге көтәчәк


*Иң яхшы эшләр «Невероятные приключения юных логографов» җыентыгында дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев