Логотип Идель
Ялкын

"АДАШКАН ҖАН"

Аллаһ – барча галәмнәрнең,
Җир шарының хуҗасы!
Кемнең генә килми икән
Хуҗага баш иясе?

Адаша бик күпләребез,
Аллаһ барын онытып;
Читтән файда өмет итеп
Йөри ара ныгытып.

Уйларга да теләми ул
Бар да – Аллаһ кулында!
Йөрәгеңдә гел яз булыр,
Булсаң Аллаһ юлында!

Кеше арасында йөри,
Горур басып, масаеп;
Ялгыз калса, җил иссә дә
Атлый башлый сагаеп.

Чөнки сизә: ниндидер көч
Тотып тора Җир шарын,
Тик белергә теләми ул
Аллаһ Тәгалә барын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев