Логотип Идель
Ялкын

«ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫҢМЫ?» БӘЙГЕСЕНДӘ ИҢ ОСТА «КАЛӘМ ТИБРӘТҮЧЕЛӘР»НЕ ШӘП БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ

Шушы көннәрдә генә «Казан утлары» журналы редакциясе «Хикәя яза аласыңмы?» дип аталган конкурс игълан итте. Яшерен-батырын түгел, әдәби журналлар хикәяләр азлыктан зарлана, саллы әсәрләрне заказ биреп яздырту очраклары да юк түгел. Хәзерге «Казан утлары»на хикәяләр, шөкер, килеп тора үзе, ләкин аларның сыйфатын яхшырту максатында иң шәп хикәяләргә ачык конкурс игълан итәбез, ди «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев.

- Быел май аенда халкыбызның төп әдәби журналы – “Казан утлары” басыла башлауга 95 ел тула. Шул уңайдан әдәбият сөючеләр өчен бер сөенеч, авторларыбызга ялкынланып иҗат итәргә тагын бер форсат булсын дип, хикәяләргә ачык конкурс игълан итәргә булдык.

«Кыскалыкта осталык» дип аталачак әлеге конкурска стандарт word документында А4 форматындагы кәгазьдә 15 биттән дә артмаган хикәяләр кабул ителә. Әлеге конкурсның төп җиңүчесенә ун мең сум күләмендәге бер премия, икенче урын өчен бишәр мең сумлык ике премия һәм өченче урын өчен өчәр мең сум күләмендәге өч премия каралган. Моннан тыш, бәлки, катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре дә бирелер, бу конкурс нәтиҗәсендә әдәбият мәйданында яңа авторлар да пәйда булыр дип өметләнәбез.

Моннан тыш, «Казан утлары» журналының «Ак җилкән» сәхифәсендә аксакалыбыз Рәфикъ Юныс оештырып җибәргән «Хикәя яза аласызмы?» конкурсы башланды. Ул 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Җиңүчеләр, гадәттә, кыйммәтле эксклюзив китаплар белән бүләкләнә.

Игътибар иткәнегез бардыр, «Казан утлары» журналы сайтында (kazanutlary.ru) «Каләм тибрәтүчеләр» дип исемләнгән проект эшли. Ул иҗат итүче үзешчән язучыларга өстәмә мәйдан булдыру, аларга үз сүзләрен ишеттерү, иҗат җимешләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру максатыннан эшләнелгән. Бу конкурсның төп бүләге исә – иң оста «каләм тибрәтүчеләр»нең иҗат җимешләрен сайлап алып, «Казан утлары» журналы битләрендә бастыру. Әдәби журналда әсәрең басылып чыгу үзе дә зур җиңү ич инде ул.

Бүгенге язучылардан укучы нәрсә көтә?

Өлкән буын язучылар тәкъдим иткән әсәрләр арасында бүгенге көн укучысы игътибарын җәлеп итәрлекләре сирәк була, ди “Идел” журналы редакторы Радик Сабиров:

- Безгә олы, олпат язучылар-шагыйрьләр белән бергә, яшьләр дә үз әсәрләрен тәкъдим итә. Дөрес, яшьләрне күбрәк үзебез табабыз, үзебез ачабыз. Исемнәре билгеле яшь әдипләрдән дә әсәрләрне сорап кына алабыз.

Нигәдер олылар үз иҗатларын теләбрәк тәкъдим итә. Шәхсән үзем моның сәбәбен ачыклый алмыйм. Гонорармы, башка сәбәпме - белмим. Шунысы кызык, олырак әдипләрнең материаллары инде эшләнеп беткән, редакцияләнгән була, берничә хата гына очрый. Тик менә бүгенге көн укучысы игътибарын җәлеп итәрлекләре сирәк була шул. Бигрәк тә яшьләр өчен актуальлеге әллә ни юк.

Шагыйрә Эльвира Һадиева татар телендә әсәрләр гомумән сирәк языла дигән фикердә тора:

- Мин укырга яратам, ләкин татар телендә язылган әсәрләр саны чикле. Киң аудиториягә чыгарырлык әсәрләр аз. Ә конкурсларга килгәндә, мондый проектлар күптән кирәк иде, без бит бу өлкәдә соң «өлгерәбез» шул...

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт ир белән хатын мөнәсәбәтләре, гаилә, мәхәббәт турында язылган әсәрләр аеруча яратып укыла дип саный:

- Халык китап укымый дип әйтеп булмый. Гади татар укучысы Зифа Кадыйрова әсәрләренә мөкиббән. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре, гаилә, мәхәббәт турында язылган әсәрләр күбрәк укыла, дигән фикердә мин. Нәбирә Гыйматдинованың да бит күбрәк гаилә мөнәсәбәтләренә кагылган әсәрләре популяр. Тарихи әсәрләр белән кызыксынучы укучыларыбыз да бар. Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов әсәрләрен яратып укыганнарын беләм. Дөресен генә әйткәндә, төрле зәвыклы укучы бар безнең. Югары шигъриятне, югары әдәбиятны да көтеп торганнар булуы да сөендерә. Күпчелек масса уртакул әсәрләргә өстенлек бирә, моны танырга кирәк.

Татарстан китап нәшрияты редакторы Айсылу Галиева да Рәмис әфәнденең фикерен куәтли:

- Бүгенге көн укучысы җиңелчә әсәрләргә өстенлек бирә. Мин массалы укучы турында әйтәм. Сату өчен чыгара башласаң, утилитар әйберләр генә бастыру кулай. Балалар китаплары сатыла, ләкин тиражларны 7 млн татар кешесенә күчереп исәпләсәк, бу бик аз туры килә. Күбрәк мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен алалар. Шунысы кызганыч, районнарда татар китаплары сатылмый, бу безнең укучыларның кысылып, кимеп бетүенә китерде.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы Тәлгат Галиуллинның исә әлеге мәсьәләгә үз карашы:

- Язучылар арасында шундый күренеш сизелә - күбесе тарихка кереп киттеләр. Тарих – ул бер яклы трамвай. Артка чигенеп аны тикшереп булмый. Теләсә нинди фантазия, хыял уены тарихи әсәрләргә бата. Әдәбиятны тарихи әсәрләр басты. Шуның аркасында диимме инде, хәзерге тормышыбызны чагылдырган әсәрләргә кытлык. Тарихны тикшереп булмый, анда ничек язсаң да ярый. Ә хәзерге тормышны чагылдырсаң, ул бөтен кешенең күз алдында. Алдалап язып булмый. Язучыга шуңа күрә да хәзерге тормышыбызны чагылдыру күп тапкырлар кыенрак. Ләкин бүгенге хәлләрне без язып калдырмасак, киләчәктә хәзерге вәзгыятебезне аңламаячаклар.

Ярышлар иҗатка этәргеч була ала

Конкурс-проектлар оештырып алу – язучы халкы арасында җанлану, бер-береңә игътибарны арттыру, иҗат куәсен көчәйтеп җибәрергә стимул бирә.

Әйтергә кирәк, куанычлар бар - язучыларыбыз халыкара конкурсларда да катнаша, уңышлары да юк түгел. Хәтерләсәгез, 2014 елда ТӨРЕКСОЙ һәм Евразия Язучылар берлеге төрки дөнья прозаиклары арасында уздыра торган хикәяләр конкурсында икенче премиягә Татарстан язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» әсәре лаек дип табылган иде.

Татарстан Язучылар берлеге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә (2013, 2014 ел) бүгенге авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә игълан иткән конкурска көлемсерәп караучылар да булды. Әмма бу ярыш үз җимешен бирде шикелле. Проект барышында өр-яңа 34 хикәя, 26 повесть, 8 роман язылды. Вахит Имамов, Нурислам Хәсәнов, Зиннур Хөснияр, Хәбир Ибраһимов, Сәгыйдулла Хафизов, Рәдиф Сәгъди, Айгөл Әхмәтгалиева, Габит Фәрхетдинов, Кәрим Кара, Рифә Рахман кебек халык арасында исемнәре таралган һәм бик үк билгеле булмаган каләм осталары җиңүчеләр рәтендә иде.

Инде менә быел да Татарстан Язучылар берлеге тагын ике конкурс игълан итәргә тора. Беренчесе Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектәгесе булса, икенчесе республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә узачак. Яңа проект профессиональ техник һәм югары белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген, гомум мәгариф системасын үзгәртеп кору, аерым алганда, милли уку-укыту программасын заманча камилләштерү мәсьәләләрен күтәрәчәк. Халык хуҗалыгы өчен аеруча актуаль булган фәнни проектларны гамәлгә ашыру барышын, белем бирү эчтәлеге, формасы яңарып торган шартларда мәгариф хезмәткәрләренең, фән әһелләренең тынгысыз хезмәтен үзәккә алган чәчмә әсәрләргә конкурс булачак ул. Биредә профессиональ һәм профессиональ булмаганнар да катнаша алачак.

//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев