"ХАЛЫКАРА ТЕАТР КӨНЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРГӘ БИЛЕТЛАРНЫ ТАШЛАМА БЕЛӘН САТА"

Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итә. 27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында 110нчы юбилей сезоны спектакльләренә билетлар 25 % ташлама белән сатылачак.

Камал театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, әлеге акция татар мәдәниятен, татар театрын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. «Бүгенге катлаулы чорда без һәр тамашачының да театрга йөрергә мөмкинлеге юклыгын бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә төрле ташламалар тәкъдим итеп торабыз. Безнең өчен иң беренче чиратта электрон билетларга ташлама ясау мөһим, чөнки әле күпчелек тамашачылар Камал театрына билетларны сайт аша - бик уңайлы ысул белән сатып алу мөмкинлеге барлыгын белеп бетермиләр", – ди Илфир Илшат улы.

Ташлама гастроль спектакльләреннән кала, Камал театрының барлык спектакльләренә дә ясала. Акция 2016 елның 27 мартында 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1136
    0
    7
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    906
    0
    3
  • 2 ноябрь 2020 - 11:38
    ЙӨРӘК БИТ УЛ! – Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
    863
    0
    6

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019