Логотип Идель
Ялкын

УБЫРЛЫДАН КУРЫКМА! ГЕОРГИЙ МИЛЛЯРДАН ДА!

Убырлыдан курыкма! Георгий Миллярдан да курыкма! Советлар Союзының чып-чын убырлы карчыгын хәтерлисеңме икән? Бүген аның да туган көне... Менә ни кызык, убырлы карчык хатын-кыз бит инде ул, бөтен килеш-килбәте белән, хәрәкәтләре белән шуны дәлилли. Ләкин, ни кызык, аның ролен башкарырга нәкъ Георгий абый Миллярны - чып-чын ир-атны чакыралар.  Ә бит башкарып та чыга! Без, мәсәлән, шактый шүрли идек аннан.



Тормыш юлы22


Георгий Милляр - РСФСР халык артисты, театр һәм кино киңлекләрендә күп кенә мирас калдырган киң кырлы, бик талантлы шәхес. Ул 1903 елның 7 ноябрендә дөньяга килгән. Мәскәүдә үсә, әтисе француз, әнисе исә рус. Чын фамилиясе - Де Милье. Гаиләсе шактый бай була, Мәскәүдә үз квартиралары, Мәскәү артында һәм Геленджикта - дачалары. Малай исә француз тәрбияче белән үсә: кече яшьтән сәнгать, әдәбиятка мөкиббән киткән була. Шуңа да киләчәк тормышын сәхнә белән бәйләргә тели.  Революция гаиләнең хәлен үзгәртә: малы, акчалары алына, фамилиясе дә Милляр булып кала... Ләкин нәни Георгий үз хыялларыннан баш тартмый. Бүген аның каһарманнарын танымаучылар юктыр, әкият дөньясын яңа дәрәҗәгә күтәргән кеше ул!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев