Логотип Идель
Ялкын

ГАРРИ ПОТТЕР ЭЗЛӘРЕ БУЕНЧА СӘЯХӘТ

Чын фанатларга яраткан геройлары турында берничә роман һәм фильм гына җитми! Гарри Поттерның сихри иленә бөтенләй чумасы килә. Ә ничек? Бәлки сәяхәт итәргә?

Поттериана басып ала!


Легендар тылсымчы турында китапларны ятламадылар гына әле, фильмнары да әллә ничә тапкыр каралган, могҗизаны һаман тоясы килә бит... чын сәяхәткә җыенырга вакыт! Гарри Поттер булган җирләрне үз күзләрең белән күрергә була бит.



Сүз уңаеннан, андый турлар Бөекбританиядә иң популярлары. Кешеләр бөтен дөньядан Гарри күргән матурлыкны күрергә дип килә. Әйдә, без дә аларга кушыйлык.

Kings Cross вокзалы


Бу тылсымлы җир Лондонның төньяк-көнчыгышында урнашкан. 9¾ платформасын Гарри нәкъ монда тапкан. Бүген анда теләгән һәркем фотога төшә ала.


Алнвик сарае


Джоан Роулинг Хогвартсны кайдадыр Шотландиядә урнашкан дип белдерсә дә, Гарри Поттер турында фильм авторлары аңа яраклы алмашны Англиянең төньягында тапкан. Менә ул - Нортумберленд графлыгының Алнвик сарае. Бинага инде 700 елдан артык!


Оксфорд университеты


Гарри Поттер турындагы фильмнарны бер күзе белән генә күргән кеше дә Хогвартсның зур залын хәтерлидер. Әйе, меңләгән шәмнәр янып торучы, студентларны факультетларга билгели торган зал шушы инде ул. Зур зал белән барлык куелышларны Крайст-Черч дигән Оксфордның иң аристократик колледжларының берсендә төшергәннәр. Анда кергән кеше, һичшиксез, Хогвартс атмосферасын тоячак.



Хогвартс китапханәсе – шундый ук көчле атмосфералы урын. Фильмның андагы өлешләрен Европада иң борынгылардан саналган Оксфордның Бодлиан китапханәсендә төшергәннәр.


Лиденхолл базары


Кыек тыкрыкны (Косой переулок) хәтерлисеңме? Теге, тылсымчылар үзләренә барлык кирәк-яракларны алар торган урын. Гарриның уку елы башындагы куелышлар Лондонның Лиденхолл базарында төшерелгән. Ул базар Урта гасыр чорыннан ук эшли икән.


Уилтшир графлыгындагы Лэкок авылы


Менә ул – Годрик чокыры (Годрикова впадина)! Поттерлар гаиләсе йорты! Чынлыкта ул Бөекбританиянең иң борынгы җирләренең берсендә – Лэкок авылында урнашкан.


Гарри Поттер музее


Чын киноман булсаң, кичекмәстән Уотфордтагы Гарри Поттер музеена күз сал. Ул Лондон читендә урнашкан. Warner Bros. концерны мондагы кино студиясен чын тылсымлы Гарри Поттер иленә әверелдергән. Анда эләгү экранның икенче ягында, яраткан фильмыңда булу белән бер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев