Логотип Идель
Ялкын

"ГАЛӘМӘТ ХИМИК ГАЛӘМ"

«Сез нәзәкатьле исләр чыгарып акрын гына кайнап торган казанның матурлыгын күрергә сәләтле дип уйлап та карамыйм. Кешенең акылын сихерләп, хисләрен богаулап кан тамырлары буйлап шуышучы сыекчаларның да йомшак дәһшәтен дә бәяләү сезнең көчтән килми... Мин сезгә танылуны флаконнарга ничек салырга, җиңүне ничек кайнатырга, үлемне бөке белән капларга өйрәтә алам».

«Гарри Поттер» фэнтези-эпопеясының төп геройларыннан булган тылсымлы сыекчалар кайнату фәне профессоры Северус Снегг беренче дәресендә Хогвартс шәкертләренә шулай ди. Аның бу сүзләрен җиңеллек белән хәзерге җәмгыятьнең, белем бирү өлкәсенең иң мөһим фәннәренең берсе – химиягә карата кулланып булыр иде. Химия – табигатьтә, бар әйләнә-тирәдә, кухняда; хәтта кеше организмында барган барлык процессылар да химик реакцияләрдән тора.

Син инде хәзер әйтәчәксең – ууу, формулалар, Менделеев таблицасы, масса өлешләре, төш массалары һ.б. – скукотища. Әмма шундый төгәл һәм бар нәрсәне дә санап чыгарырга мөмкин булып күзалланган фәндә дә очраклыкларга урын бар икән. Вулканик резина (кулланылышка яраклы каучук төре), сагыз, нейлон (хатын-кыз чүәкләре, үтә нык җепләр ясау өчен менә дигән материал), йод, пенициллин, фосфор, глицерин, кока-кола, пенициллин (көчле антибиотик) һәм башкалар, һәм башкалар – болар барысы да очраклы рәвештә ясалган ачышлар! Химия тапкырлар һәм югалып калмаучыларны ярата. Без сиңа берничә гади химик тәҗрибә эшләп карарга тәкъдим итәбез. Бәлки нәкъ менә син төрле химик экспериментлар белән шөгыльләнгән вакытта берәр төрле яңа эчемлек яки кешелеккә бик кирәкле дару төрен таба алырсың. Алга!

Тәҗрибә №1. Йод белән металлга язу

Бу тәҗрибә өчен сиңа нибары шәм, йод һәм берәр нинди тимер предмет кирәк булачак. Җайланмалардан пипетка, энә һәм шкурка әзерләп куй.

  1. Шкурка ярдәмендә тимер предметны ялтырап тора торган хәлгә китер;

  2. Шәмне эретеп тимер предмет өстенә нечкә катлам итеп агыз (әгәр тимер әйберсен бераз җылытсаң, парафин тигезрәк ятачак);

  3. Металлга кадәр үтеп керерлек итеп тимергә берәр нинди язу яз, рәсем яса;

  4. Пипеткага йод тутырып канаучыклар өстенә тамыз;

  5. Берничә минуттан растворның төсе ачыграк була башлагач, йодны тагын тамыз – моны берничә тапкыр кабатла;

  6. Якынча бер сәгатьтән соң парафин катламны салдырыгыз – канаучыклар тирән булмаган буразналарга әйләнеп сез язган-ясаган символлар металл өстендә калачак. Мондый процесс химик ашату дип атала, ә асылында – тимернең йод белән реакциягә кереп тоз – тимер йодиды барлыкка килү.


Тәҗрибә №2. Янмый торган кулъяулык

Тәҗрибәгә әзерләнәбез: кулъяулык, силикат клее, яисә гади су, пинцет, бер кап шырпы, ацетон, тәҗрибә барышында ассистент ролен башкарырга бер данә дус барлыйбыз.

  1. Зур булмаган кулъяулыкны натрий силикаты растворына (силикат клеен су белән 1:10 пропорциясендә бутыйлар) я булмаса чиста суга тулысынча ман, әйбәтләп юешлә һәм сык;

  2. Кулъяулыкның бер читеннән пинцет белән эләктереп ацетонга манып алалар да шырпы ярдәмендә яндырып җибәрәләр;

  3. Ацетон бик тиз янып бетә, ә кулъяулык берни дә булмый, ул хәтта караймый-көлләнми;


Тәҗрибә сере – ацетонның яну температурасы шулкадәр түбән ки, ул яулыкны киптерергә дә җитми диярлек. Тәҗрибәдән соң кулъяулыкны җылы суда юуып, яңадан кулланырга була.

Тәҗрибә №3. Шәп егет

Кирәк булачак: чибәрлеге бераз булса да булган егет, бер данә теләсә нинди хуш исле парфюм, тәҗрибә нәтиҗәсен тикшереп карау өчен бер кыз.

  1. Душтан (мунчадан) чыкканнан соң парфюмны күп итмичә генә сөртенәсең;

  2. Иснең бераз сеңгәнен көтәсең;

  3. Үзеңнең күңелеңә хуш килгән кыз янына барып, аның тирәли бөтерелеп йөри башлыйсың (урамда булсаң, җил юнәлешен игътибарга ал!);

  4. Нәтиҗәләре турында безгә язып җибәрәсең.


КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

1990-нчы еллардан башлап төрле веб-сайтларда дигидроген монооксидын куллануны чикләргә һәм тыярга дигән өндәүләр пәйда була башлый. Бу өндәүләрдә әлеге химик кушылманың куркыныч яклары саналып кителә: ул кислота яңгырларының төп компоненты, металларның коррозиясен тизәйтә һ.б. Куркынычына карамастан сәнәгатьтә аны төрле ризыкларга кушалар, атом станцияләрендә кулланалар, елга-диңгезләргә агызалар диелә сайтларда. 2007 елда бер Яңа Зеландия депутаты хәтта хакимият башлыгына хат юллый. Бу матдәнең гап-гади су (H2O) булуы аның (һәм тагын меңләгән кешенең) башына да килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев