ГАБДУЛЛА ТУКАЙ МУЗЕЕ ФИЛЬМ КАРАРГА ЧАКЫРА

2016 елның 3 ноябрендә 11.00 сәгатьтә Габдулла Тукай музее «Сәнгать төне» акциясе кысаларында Милли музееның конференцияләр залында шагыйрь Габдулла Тукайның балачагы турындагы «Каргышлы балачак» телевизион фильм премьерасының 20 еллыгына багышланган очрашуга чакыра. Кичә ТР РФда Кино елы белән дә бәйле.

Кичә Г.Тукай әдәби музееның иң кызыклы экспонатларының берсе – Иске Татар бистәсе макеты тарихы белән бәйле. Макет Тукайның балачагы турында төшерелгән фильм өчен махсус ясалган.
Очрашуга ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, телефильм режиссеры Әхтәм Зарипов, Сәгъди ролен башкаручы, Г. Тукай ис. премия лауреаты, актер Илдус Әхмәтҗанов, фильм эпизодлары төшерелгән Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музее мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина чакырылган.
Чара ТР Милли музееның конференцияләр залында очрашу форматында узачак. Музейга килүчеләр «Каргышлы балачак» телевизион фильмы авторлары һәм актерларының истәлекләрен тыңлый, фильмны төшерү өчен ясалган Иске Татар бистәсе макеты буенча экскурсиядә катнаша һәм фильмның кайбер эпизодларын карый алачак.
Очрашуга 5-8 сыйныф укучылары чакырыла һәм алдан бирелгән гаризалар буенча кабул ителә.
Габдулла Тукай әдәби музее: 292-20-85
Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге: 292-32-18
Тагын укыгыз:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
26 гыйнвар 2021 - 10:48
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55