Логотип Идель
Ялкын

БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ-ИННОВАЦИОН ЭШЛӘР КОНКУРСЫ

Бөтенроссия фәнни-инновацион эшләр конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс үсемрләрне тормышны уңайлырак итү турында уйланырга чакыра.
Оештыручы: Сименс компаниясе

Дедлайн: 15 гыйнвар, 2017 ел

Теркәлү урыны: apply.siemens.ru

 

Фәнни-инновацион эшләр

Фәнни-инновацион эшләр конкурсында 9-11 класс укучылары һәм урта профессиональ белем бирү оешмаларының 1-2 курс студентлары катнаша ала. Конкурска 3 кешедән артмаган команда белән дә катнашып була.

Нишләргә?


Конкурста катнашу өчен:

  • Энергетика һәм электрификация;

  • Индустрия, сәнәгать автоматизациясе и дигитализациясе;

  • Шәһәр инфраструктурасы;

  • Сәламәтлек


темаларының берсенә махсус проект әзерләргә кирәк. Проектларга куелган шартлар конкурс сайтында җентекләп язылган.

фәнни-инновацион эшләр 1

Фәнни-инновацион эшләр конкурсы бүләкләре:



  • Барлык катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә дипломнар тапшырыла.

  • 1 урын яулаган проектка 350 000 сум күләмендә акча бүленеп бирелә.

  • 2 урындагы проект Ноутбук белән бүләкләнә.

  • 3 урынга Планшет бүләк итәчәкләр.

  • Җиңүченең җитәкчесенә - Ноутбук, ул укыган мәктәпкә компьютер классы өчен җиһазлар бүләк ителә.

  • Укучылары конкурста күпләп катнашкан фәнни җитәкче Планшет белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев