ЕЛГА БУЕНДАГЫ МАҖАРАЛАР [ХИКӘЯ]
Борын-борын заманда түгел, былтырмы, быелмы, гомумән, шушы тук һәм бай елларда, тыныч, аяз көннәрдә, елга буендагы бик матур бер авылда яшәгән ди булган ди дүрт дус. Бик тату булганнар-тел белән сөйләп, көй белән көйләп бетергесез!
Көннәрдән бер көнне киткәннәр болар су буена ял итәргә. Су буендагы талларны чабып, учак якканнар, кармак тотып яр буенда гына утыра торган егетләр түгел инде болар, «кәттәләр». Шартлаткыч белән генә эш итәләр, болай балык тиз дә кулга керә, күп тә. Җаның ниндиен тели, әле яр буена сибелеп калганнарын да күрсәң!
Балык шулпасы – минуты-секунды белән әзер! Тәмләп тамак ялгап алганнар да ял итеп яталар болар. Шулчак күктә очып баручы кыр казларын күреп алганнар. Мәргәннәр кыр казларына мылтыкларын төбәгәннәр. Кем төзрәк атар икән? Каздан да авыз иткәннәр дуслар. Учак янында кәеф-сафа корып утыруларын дәвам иткәннәр болар. Бар дөньяны яңгыратып музыка уйный, әйләнә-тирә чүп-чар белән тулган...
Елга хуҗасының бу хәлләргә бик нык ачуы килгән. Елга кинәт кенә ярларыннан чыгып дулкынлана башлаган. Иң зур дулкын күтәрелеп килгән дә дүрт дусны берьюлы елга төбенә алып төшеп киткән. Егетләр югалып калган. Төптә аларны Елга хуҗасы үзе каршы алган. Киная белән, әмма сабыр гына:
‒ Сез бик «батыр» егетләр, нишләп үзегез яши торган йортны җимерәсез?! ‒ дигән.
Егетләр, берсен-берсе уздырып:
‒ Нинди йорт?! Безнең йортларыбызны күрсәң, шаккатырсың! Бу бит табигать, ә ул – кешеләр өчен. Ничек телибез, шулай яшибез, ‒ дигәннәр.
‒ Ярар, ‒ дигән Елга хуҗасы, ‒ мин сезне хәзер өйрәтәм!
Шулай дип әйтүе булган, бер егет елга буендагы талга әйләнгән, икенчесе – балыкка, өченчесе – кошка. Дүртенче дуска исә хуҗа:
‒ Әйдә, хәзер элеккечә ял ит инде! ‒ дип боерган.
Дүртенче дус талны чапмакчы булган, әмма чаба алмый, чөнки тал – аның дусты. Балыкларны шартлатмакчы була, ә анда, балыклар арасында, тагын бер дусты. Очып баручы кошларга мылтыгын төзи, ата алмый – алар арасында да дусты бар.
Шул ук вакытта тал да: «Дустым килеп чапмаса гына ярар иде», ‒ дип калтырап утыра, яшь коя. Балыкка әйләнгән дус та әледән-әле су өстенә калыккалап, куркуын баса алмый интеккән, казлар арасындагысы да каңгылдый-каңгылдый дустын кисәтмәкче булган.
Шунда дүртенче дус Елга хуҗасына эндәшә:
‒ Елга хуҗасы, зинһар өчен, безне кире үз халәтебезгә кайтар, без барысын да аңладык, без бүгеннән башлап табигатьне үз йортыбыз итеп кабул итәчәкбез, ‒ ди.
Елга хуҗасы, күңеле йомшарып, аларны үз халәтенә кайтарган һәм әйткән:
‒ Шуны онытмагыз, егетләр: Агачлар, Кошлар, Хайваннар, Бөҗәкләр һәм Кешеләр – барысы да Җир-Анабызның балалары. Алар – бертуганнар. Сез башка туганнарыгыздан көчлерәк, шуңа күрә калганнарны рәнҗетергә түгел, ә, киресенчә, якларга, сакларга, үстерергә тиеш.
Шул көннән соң егетләр бик күп тапкырлар ял итәргә чыкканнар. Елга хуҗасына биргән вәгъдәләрен үтәгән алар. Алай гына да түгел, алган сабакларын башкаларга да җиткергәннәр, аларны да Табигатькә дөрес карарга өйрәткәннәр. Безгә дә сөйләделәр. Арабыздагы кайберәүләр моңарчы кылган ямьсез гамәлләре өчен үкенделәр, кайберәүләр Табигатьне яклау, саклау эшенә керештеләр.
Гүзәл МУРЗИНА,
Мамадыш районы Олыяз лицее укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев