Логотип Идель
Ялкын

"ЭЛЕКТРОН БИЛЕТЛАР - ФАЙДА ҺӘМ ЗЫЯН"

2015 елда Камал театрында электрон билетлар алдагы ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыргакүбрәк сатылган. Үткән ел нәтиҗәләре буенча театр сайты аша барлыгы 15 мең билетсатылган, бу барлык сатылган билетларның 13% тәшкил итә. 2014 елда – 9,4 мең тирәсе билетһәм 8,3%.


Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында билетларны онлайн сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә гамәлгә керде. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып билетларны онлайн сата башлады. Беренче айларда сатылган билетлар саны йөзләр белән генә исәпләнсә, хәзер Камал театры сайты аша һәр ай саен меңнән артык билет сатыла. 2016 елның беренче 10 көнендә 1978 электрон билет сатылган – бу рекорд күрсәткеч.

Камал театры директоры Илфир Якуповның сүзләренә караганда электрон билетларның көн-көннән күбрәк сатылуы аның уңайлы булуы белән аңлатыла. «Спектакльгә килү өчен кассага барырга яки алдан бронь ясап, аннары килеп алырга кирәк түгел. Тамашачының спектакльгә барасы килү теләге белән спектакльгә килү юлы сизелерлек дәрәҗәдә кыскарды. Моның өчен театрның сайтына кереп “билет алырга” төймәсенә басу да җитә», – ди Илфир Илшат улы.

Алай гына да түгел, сайт аша билетларны Камал театрының Казандагы спектакльләренә генә түгел, башка шәһәрләрдәге гастрольләр спектакльләренә дә алырга мөмкин, шулай ук Казанга килгән башка театрларның спектакльләренә дә. Мәсәлән, хәзерге вакытта камаллыларның Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә булачак гастрольләренә сайт аша актив рәвештә билетлар сатыла.

Тамашачыларның уңайлыгы өчен Камал театры шулай ук интернет-кибет тә ачты. Әлге кибеттә үзенчәлекле видео, аудиоматериаллар, китаплар, истәлекле сувинирлар сатып алырга мөмкин. Материалларны электрон форматта да алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев