Логотип Идель
Ялкын

«ЧЕМПИОНАТНЫҢ ИҢ ГҮЗӘЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ»

Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты тарихка кереп калачак! Бу Россиядә узган беренче Дөнья чемпионаты. Су спорт төрләре буенча ярышлар беренче мәртәбә “Казан Арена” футбол стадионы үзәгендәге бассейнда - Россиядә 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатын уздырырга дип төзелгән беренче стадионда уза.

Бу Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты барысының да– тамашачыларның да, җанатарларның да, спортчыларның һәм оештыручыларның да хәтерендә калачак.

Ачылыш тантанасы саннарда:

  • цирк артистлары үз номерлары өстендә 1 елга якын эшләгәннәр.

  • һәрберсе 250шәр килограммлы 6 робот-манипулятор шоуда катнашты. Алар өчен махсус программа төзелгән, биюне исә хореографлар куйган. Роботларны биюгә 1 ай әзерләгәннәр.

  • шоу өчен 700 костюм тегелгән. "Тере су" эпизоды финалында барлыкка килә торган ладьяның авырлыгы 600 кг. Ул тулысынча кулдан эшләнгән.

  • шоуда максималь биеклеге 12 метрга җиткән 345 фонтан җәлеп ителгән.


Яңа дисциплиналар

Казандагы ДЧ-2015тә тамашачылар беренче мәртәбә спортчыларны  берьюлы ике яңа дисциплинада карый алдылар: мәҗбүри һәм ирекле программа белән синхрон йөзүдә катнаш дуэтларда, шулай ук суга сикерүләрдә катнаш парларда. Америка дуэты Билл Мэй / Кристина Джонс, Россия пары Александр Мальцев/ Дарина Вәлитова һәм инглиз тандемы Томас Дэйли / Ребекка Галлантри шушы дисциплиналарда беренче җиңүчеләр буларак үз исемнәрен мәңгелеккә язып калдырырга өлгерделәр инде.

Чемпионат мира FINA 2015. Синхронное плавание. Смешанные дуэты. Произвольная программа. Предварительный раунд

Чемпионат рекордлары

  •  2015 елның 8 августына 10  дөнья рекорды куелган: баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә 2 рекорд, хатын-кызлар (квалификация, финал) - Швеция; ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә 2 рекорд, хатын-кызлар (квалификация, финал) - АКШ; 200 метрга комплекслы йөзүдә, хатын-кызлар - Венгрия; 4х100 метрга катнаш кушма эстафета (квалификация) - Россия; брасс белән 50 метрга, ир-атлар - КАР; брасс белән 50 метрга, ир-атлар - Бөекбритания; 4х100 метрга катнаш кушма эстафета (квалификация)  -  АКШ; 4х100 метрга катнаш кушма эстафета (финал) - Бөекбритания.

  •  11  дөнья яшьләр рекордлары: баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә 2 рекорд, хатын-кызлар (квалификация, полуфинал) - Кытай;  200 метрга комплекслы йөзүдә, хатын-кызлар - Төркия; 200 метрга баттерфляй, хатын-кызлар – Кытай (квалификация, финал); 200 метрга брасс, ир-атлар – Россия; 100 метрга баттерфляй, ир-атлар – Кытай (квалификация, полуфинал); 20 метрга аркада– хатын-кызлар – Россия (квалификация, полуфинал), 200 метрга аркада– ир-атлар - Кытай), 22  континенталь рекордлар, 16 чемпионат рекордлары.

  •  Россия Федерациясе җыелма командасы тарафыннан 2 Россия рекорды куелды:

  •   К.Пригода,брасс белән 100 метрга йөзү; 4х100  метрга катнаш кушма йөзү, квалификация һәм 3 дөнья яшьләр рекорды: А.Чупков, 200 метрга брасс; Д.Устинова, 200 метрга аркада (квалификация и полуфинал) һәм 1 дөнья  рекорды: Д.Устинова, В.Попова, К.Пригода, Д.Пахомов, 4х100 м, катнаш эстафета, микст.

  •  Наталья Ищенко чемпионат рекордын куйды. Судьялар аңа  97,23 балл куйдылар.


Триумфаль кире кайтулар

Синхрончы кыз Наталья Ищенко, улы туганнан соң, профессиональ спортка кире кайтты.  ДЧ-2015тә Россия кызы 3(!) алтын медаль яулады.
Хай-дайвер Гэри Хант Барселонадагы ДЧнан соң 2 елга хай-дайвингтан китеп торды, ул бары тик клифф-дайвинг белән шөгыльләнде, ә хәзер кире кайтты һәм чемпион титулына ия булды.

Чемпионат мира FINA 2015. Синхронное плавание. Соло. Произвольная программа. Предварительный раунд

  • Спортчыларның яше 10 яшьтән алып аннан да өлкән

    • Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында иң яшь катнашучы старт алды – Бәһрәйннән килгән йөзүче кыз Тарек Алазинга 10 яшь.  50 метрга баттерфляй белән йөзүдә, тулаем квалификациядә дә, Тарек соңгы булып килде. Әмма, нәтиҗәгә карамастан, яшь спортчы кыз журналистлар иң күп интервью ала торган популяр спортчыларның берсе булды.

    • ДЧ-2015тә иң яшь призер Кытай кызы Рен Цян булды, аңа быел гына 14 яшь тула. Ул 10 метрлы каланчадан суга сикерүләрдә көмеш медаль яулады.

    • ДЧ-2015тә иң олы призер немец йөзүчесе Ангела Маурер булды, ул үзенең 40 яшьлек юбилее көнендә ачык суда 25 километр арага йөзүдә бронза медальгә лаек булды.


    Итальянча мәхәббәт- романтикасыз булмады

    ДЧ-2015 итальян йөзүчесе Симоне Руффининың исендә озакка калачак, ул монда ачык суда 25 километрга йөзү буенча гына түгел, мәхәббәт өлкәсендә дә җиңүгә иреште. Фиништан соң ук марафончы үзенең сөйгән кызына тәкъдим ясады, сөйгәне дә йөзүче – ДЧ-2015тә катнашучы Аврора Понселе исә ризалык бирде.


Чемпионат мира FINA 2015. Плавание на открытой воде. Мужчины. 25 км

  • Билет программасы

    Ярышларга билетлар сату барлык рекордлардан да артып китте. Спорт ярышларына булган 400 000 билеттан 312 000нән артыграгы сатылган.
    Спорт ярышларына билетлар бәясе 50 сумнан алып 3000 сумга кадәр тора иде.

    Спортчылар Авылы турында

    • Чемпионат вакытында Авылда дөньяның 166 иленнән 2435 спортчы яшәде.

    • Греция, Йәмән һәм Швейцария вәкилләре спортчыларны Авылга күчерү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр, үз заявкаларын алар Атлетлар Авылында аерым бәйрәм атмосферасы һәм яшәү өчен шартлар уңайлы дип дәлилләделәр.




 

Деревня атлетов чемпионата мира FINA 2015

  • Чемпионат волонтерлары

     

    • 2 500 волонтер ДЧ-2015тә  ярдәм күрсәтте.

    • РФнең 20 партнер-төбәгеннән һәм дөньяның 11 иленнән 540  башка шәһәрләр һәм чит илләр волонтерлары катнашты.

    • Спорт объектлары һәм шәһәрнең төп туристлык маршрутлары янәшәсендәге 11 City Volunteers станциясендә эшләделәр.

    • Уртача волотер сменасы 4 сәгатьтән алып 8 сәгатькә кадәр сузыла.

    • Волонтерларны сайлап алуның 5 критерие: сәбәбе, командада эшләү теләге, стресска чыдамлылык, коммуникабельлек, чит телләр белү дәрәҗәсе.

    • Бер урынга 9,5 кеше – Kazan Volunteers командасында бер позициягә конкурс.

    • 18-19 яшь – волонтерның уртача яше.

    • Командадагы иң өлкән волонтерларга 2015 елда 76 яшь һәм 77 яшь тулган.

    • Волонтерлар командасындагы иң яшь вәкилләр – шәһәр һәм спорт волонтерларына 2015 елда 14 яшь тулган (аларның Чемпионатта катнашуы Казанның мәгариф учреждениеләренең һәм спорт мәктәпләренең махсус программалары һәм килешүләр белән каралган).

    • Казанга иң ерактан килүчеләр Владивостоктан 25 волонтер (8 308,4 км) һәм АКШтан бер волонтер (9 133 км).

    • Инглиз теле белән беррәттән волонтерлар белгән телләр – немец, француз, испан телләре; волонтерлар арасында сирәк телләр – поляк, португал, гарәп, япон, корея, итальян телләре; аеруча сирәк телләр – урду, фарсы, пушту телләре.


    ФИНА президенты Хулио Маглионе: “БУ ФИНА ПАРКЫ – ИҢ ЯХШЫСЫ!”:

    • 24 июльдә ачылган көненнән алып 16 көн эшләгән дәверендә Паркка 250 000 кеше килгән. (Парк16 августка кадәр эшли).

    • Шул вакыт эчендә 3892 артист Паркның төп сәхнәсендә чыгыш ясаган.

    • 1 тоннага якын су көн саен “Искушение” театры артистларына “коела”. Аларның “Су астында биюләр” тамашасы һәр көнне 21.00 сәгатьтә була.

    • Чемпионат  партнерлары павильоннарында 16 көн эчендә 25 000нән артык сувенир уйнатылган, шул исәптән 1 Калина Кросс автомобиле.

    • Туристлар Паркның бер кибетендә сувенир открыткаларга 10 000 сум акча тоткан. Сувенирлар арасында шулай ук Итил һәм Алсу магнитлары, брелоклары, кружкалары, уенчыклары аеруча популяр булган.

    • 48 000 кеше Парктагы Милли ишегалдында (ашау зонасы) булган. Иң популярлары – рус һәм татар ашлары.

    • 2 тонна шашлык һәм 6 тонна яшелчә Милли ишегалдында сатылган.

    • 500 моменталь фото һәр көнне “Татнефть” павильонында ясалган.

    • 300 иң яхшы волонтер Парк сәхнәсендә бүләкләнгән. Бүләкләрне волонтерларга көн саен Чемпионат илчеләре, атаклы спортчылар, күренекле мәдәният эшлеклеләре тапшыра, шулар арасында Дмитрий Саутин, Мария Киселева, Глеб Гальперин, Максим Шәрәфетдинов, Тимур Бәдретдинов, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар.

    • 21 бала югалган, аннары Лада Кампус павильонында табылган, аның мәйданы 2 мең кв. метрга якын (бу Паркның иң зур партнер павильоны).

    • 5 гектар - Паркның гомуми мәйданы.

    • Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты иң шәп цитаталарда нәрсәсе белән истә калды:

      Ачу тантанасы турында

      Мария Киселева: “Бик күп дөнья чемпионатларында булдым, минемчә, ачу тантаналары тарихында бусы - иң яхшысы!”
      Җырчы Аида Гарифуллина: “Бу тантанада катнашуым белән горурланам!”
      Камил Харисов, Ачу тантанасындагы волонтер-моряк: “Бу минем тормышымдагы иң мөһим вакыйга!”

    • Чемпионат турында


    ФИНА президенты Хулио Сезар Маглионе: “Бу Чемпионат рекордлы сандагы илләрне һәм рекордлы телеаудиторияне җыйды”.
    ФИНА башкарма директоры Корнель Маркулеску: “Казан – спорт яратучы шәһәр һәм бик яшь шәһәр. Спортка мәхәббәт – анда яшәүче кешеләр йөрәгендә, һәм бу безнең барыбыз өчен дә мөһим”.
    РФ Спорт министры Виталий Мутко: “ФИНА орденын алу су спорт төрләрен үстерү буенча илебез эшен бәяләү, Россиядә Дөнья чемпионатын уздыру дәрәҗәсен бәяләү. Бар да әйбәт булды дияргә мөмкин, димәк, бу орден – иң яхшы Дөнья чемпионатын юридик яктан беркетү дә!”
    Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан: “Медаль зачеты буенча Россия 9 алтын медаль алган, чынлыкта алар 10 булырга тиеш, чөнки Татарстан Республикасы һәм Казан 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештырган өчен тагын бер медальгә лаек”.
    ТР спорт министры Владимир Леонов: “Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге халыкара ярышны кабул итәргә объектив рәвештә әзер”.
     “A” халыкара категориясе арбитры, 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты судьясы Елена Царькова: “Бу бөтен ил өчен эшләү!”
    Eurovision Production Coordination компаниясенең өлкән режиссеры Хавьер Серрано: “Чемпионатның  телеаудиториясен бөтен дөнья буйлап 4,5 миллиардка якын тамашачы тәшкил итә. Кайчак телевизордагы сурәт стадионда тамашачы күргәннән әйбәтрәк тә әле”.
    Глеб Гальперин: “Шәһәр һәм бөтен ил бу Чемпионат белән яши, һәм мин аны Олимпия уеннарына тиңләр идем”.
    Эльмира Кәлимуллина: "Хайдайвинг ярышлары - хисләр өермәсе, кеше организмының мөмкинлекләре шулкадәр чиксез булуга гаҗәпләнәм. Бу ярышта катнашкан  һәркемгә медаль бирер идем"


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев