Логотип Идель
Ялкын

"ЧАЛЛЫ ДУМАСЫ"

Илебездәге җитәкче органнар – Татарстан Дәүләт Советы, Россиянең Дәүләт Думасы турында барыбыз да беләбез инде. Кайберләребез зур кызыксыну белән аларның сессияләрен карап, нинди законнар кабул ителүен күзәтеп тә бара әле. Ә менә балалар, яшүсмерләр дөньясында шундый җитәкче органнар була аламы? Әллә инде, безнең проблемаларны өлкәннәр дә бик яхшы хәл итә дип, мондый идеядән баш тартыргамы?

Чаллы балалары үз язмышларын үз кулларына алырга булган. Ничек, дисезме? Мәктәптә булсынмы, ишегалдында, урамдамы, үзара мөнәсәбәтләрдәме – яшүсмерләрнең проблемаларын аларның үзләреннән дә яхшырак кем белә соң? Бәлки, шәһәр тормышын яхшыртырга да алар үз өлешләрен кертә аладыр? Менә шул мәсьәләләрне бергәләп ачыклау һәм хәл итү өчен, һичшиксез, үзеңнең абруйлы оешмаң булу кирәк. Һәм ул оешма шәһәр күләмендә хәрәкәт итсен!


Әнә шундый максатта Чаллыда 2004 елның март аенда Шәһәр укучылары Думасы (Городская Дума учащихся – ГДУ) төзелә. Балалар үзидарәсенең әлеге иң югары органына шәһәрнең барлык мәктәпләреннән депутатлар сайлана. Һәм барысы да нәкъ олыларча: мәктәпләрдә сайлау комитетлары эшли, депутатлыкка кандидатлар теркәлә, сайлау алды агитациясе оештырыла.


Бу проект, беренче чиратта, яшүсмерләргә сайлау механизмын, бүгенге җәмгыятьнең социаль нормаларын үзләштерергә, аның төзелешен аңларга һәм шунда ук үзләренә дә актив катнашырга мөмкинлек бирә.


Кемнәр сайлана?


Икътисад-хокук колледжы укучысы Диана Мамакова үзенең Думага сайлануы турында менә ничек сөйли:


Мин ул чакта 12нче мәктәпнең 8нче классында укый идем. Думага сайлану теләгем 6нчы класста ук «баш калкытса да», 14 яшькә җитмичә андый хокукың булмый шул әле. Аның каравы, сайлау кампаниясенә зур әзерлек белән кереп киттем. Өч җитди көндәшем булуына да игътибар итмәдем. Сайлау алды платформама ашханәдә тәртип урнаштыру, икенче аяк киеме йөртү пунктларын да керттем, плакатлар ясадым, КВНнар үткәрдем. Ышанычлы кешем Алсу Шәйхетдинова да мине пропагандаларга бик булышты. 60 процент тавыш белән җиңеп чыктым. Узган көздә мине культура комитеты председателе итеп сайладылар. Спикерлыкка да кандидатурамны куеп караган идем, анысына ук ирешеп булмады – вице-спикер мин хәзер. Ә спикерыбыз – 18нче лицей укучысы Дамир Абдуллин.


Спикер ике елга сайлана. Чын мәгънәсендә лаеклы, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә иң актив укучылар гына эшли бу постта. Мәсәлән, моңа кадәрге спикерларның берсе Манюта Савушкина журналистика факультетында укып, үзен телевидениедә танытырга да өлгергән. Ә Салават техник университетка (КАИ) укырга кергән.


Эш тәртибе


Дума үзенең эшен 7 комитетка бүлеп алып бара: яшүсмер хокукларын яклау; социаль яклау; спорт; культура; мәгълүмат; уку; мәктәпләрдәге үзидарә советлары белән эшләү комитетлары.


Дөрес, комитетлар эшчәнлегенә шәһәрнең 14нче Балалар-яшүсмерләр үзәге педагоглары да булышып, юнәлеш биреп тора.


ГДУ депутатлары беренче чиратта үз мәктәбе мәнфәгатьләрен кайгыртсалар да, гомумән алганда, барысы ды шәһәр балалары-яшүсмерләре тормышына килеп тоташа. Мәктәпләрдә аларның «җәмәгать тәртибендә кабул итү пунктлары» эшли һәм анда һәр укучы үзен борчыган темалары яисә яңа идеяләре белән уртаклаша ала. Соңыннан бу фикерләр шәһәр күләмендә үк күтәрелә. Чөнки алар шәһәр хакимияте, Яр Чаллы мэры Илдар Халиков белән дә турыдан-туры элемтәдә торалар бит! Әйтик, «Уңыш синең үз кулыңда!» акциясен хакимият ярдәменнән башка үткәрү авыр булыр иде. Ай саен иң актив һәм тырыш укучыларны ачыклап, аларга шәһәрнең мәдәни-күңел ачу үзәкләренә, Орган залына, Татар драма театрына ташламалы билетлар бирү каралган бу акциядә.


«Яңа ел әкияте»н укучылар үз көчләре белән оештыра. Моның өчен алар эре сәүдә-күңел ачу үзәкләренә килгән сатып-алучылардан социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен шәфкать бүләкләре җыя. Үзе һәм гаиләсенә зур суммада акча туздыра алган кеше мохтаҗлар өчен дә күпмедер өлеш чыгара ала, әлбәттә.


Укытучыңны котла!


Узган ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгы уңаеннан, «Ветеран янәшәдә яши» дигән акция уздырганнар. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итү, госпитальлә концертлар кую әнә шул акция эшләреннән саналган. Быел инде «Данлы юллар буйлап» дигән проект башлап җибәргәннәр.


Укытучы елына багышлап, «Илнең киләчәге укытучы кулында» проекты уйлап табылган. Укытучы профессиясенең дәрәҗәсен күтәрү, популярлаштыру өчен күптөрле чаралар үткәрүне күздә тота ул. Моңа кадәр дә ГДУ депутатлары халык арасында «Укытучыңны котла!» акциясен оештырган булганнар. Гаҗәпмени, дөнья мәшәкатьләреннән бушый алмаган өлкәннәр күп очракта мәктәп елларын, яраткан остазларын, Укытучылар көнен онытып та җибәрә. Ә менә бу тынгысыз яшь депутатлар ул кадерле укытучыларның адресларын-исемнәрен язып ала да, мәгариф бүлекләре аша укучыларыннан открыткалар юллый!


Хәер, ГДУның барлык эшләрен саный китсәң, моңа журнал битләре җитмәс иде. Иң мөһиме – шушы оешма аша алар игелекле эшләр башкара, мәгънәле итеп яши, киләчәк тормышларына ныклы нигез сала.


Күңелсез яшибез дип уйлый күрмәгез, - ди вице-спикер Диана. – Укыйбыз да, эшлибез дә, ял да итәбез. Барысына да өлгерәбез, чөнки ГДУ безне вакытны контрольдә тотарга өйрәтә.


Фотолар Балалар Думасы альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев